Логотип
Саннар

«Сәхнә», 2022, №5(май)

13 мая 2022 «Сәхнә», 2022, №5(май)

2 бит

УРЫН КЕШЕНЕ БИЗӘМИ, КЕШЕ УРЫННЫ БИЗИ

Зилә Мөбәрәкшина

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт Опера һәм балет театры солисты, Татарстанның атказанган артисты Гөлнора Гатина белән опера сәнгатенә мәхәббәте, яраткан образлары һәм элекке иренең фамилиясе турында сөйләштек.

 

6 бит

«КЫЗЫЙ, МИНЕ КӨТ!»

Зиннур Хөснияр

Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗев. Драматургмы, прозаикмы? Кайсы юнәлешкә өстенлек биргән һәм ни өчен? Нинди кеше ул? Тормыш иптәше Нәкыя ханым белән танышу тарихы ‒ болар турында «Сәхнә сере» дигән яңа тапшыруыбызда сөйләдек. Әңгәмәнең иң кызыклы өлешләрен сезгә тәкъдим итәбез.

 

9 бит

СССР (СӘХНӘДӘ СӘНГАТЬ СӘХИФӘСЕ РӘСЕМНӘРЕ)

Равил Фәйзуллин

 

12 бит

ӘХЛАКСЫЗ КЫЗ ‒ БӘХЕТСЕЗ

Зөлфия Гыйлметдинова

«Матурлык турында» дигән сәхифәдә татарның күренекле шәхесләре

фикерләрен ирештерүне дәвам итәбез. Кем ул татар кызы? Бу сәхифәдә Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фонды җитәкчесе, җәмәгать эшлеклесе Миләүшә Гайфуллина фикерен җиткерербез һәм Туфан Миңнуллинның «Әби патша һәм татар кызлары» әсәрендә татар кызы образы бирелешенә тукталырбыз.

 

14 бит

ҮЗЕҢНЕ УЙНАМА!

Эльвира Рафикова

21 майда режиссёр, педагог, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссёры ‒ Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтәев юбилеен билгеләп үтә. Татар театры дөньясында аны белмәүчеләр юк. Фәрит Бикчәнтәев чын мәгънәсендә үз мәктәбен булдырган шәхес, ничә буын артистлар тәрбияләгән остаз. Казанда «Нәүрүз Төрки халыкларның Халыкара театр фестивале һәм белем бирү форумы», «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестивале, «Яңа татар пьесасы» конкурсы, күп кенә халыкара театр проектлары аның җитәкчелегендә гамәлгә ашырыла. Шуңа күрә аны Рәсәй һәм чит илләрдә дә танып беләләр.

 

18 бит

КЕШЕ ҺӘМ АНЫҢ КҮЛӘГӘСЕ

Елена Шевченко

27 мартта халыкара театр көнендә традиция буенча ел саен уза торган «Тантана» республикакүләм театраль премиясенең нәтиҗәләре игълан ителде. Гадәттә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры бинасында үткәрелә торган лауреатларны бүләкләү тантанасы бу юлы А. Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында узды. Быел тугыз номинациядә тәкъдим ителгән Казан яшь тамашачы театры ике номинациядә лауреат булды: «Иваново детство» спектаклендә лейтенант Гальцев ролен башкарганы өчен актёр Илнур Гарифуллин «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә җиңү яулады, ә иң яхшы кече күләмле спектакль ‒ Е. Шварцның «Күләгә» («Тень») пьесасы нигезендә куелган фантазияле постановка.

 

22 бит

МИН СИНЕ ХӨРМӘТ ИТӘМ

Әнәс Хәсәнов

Тормыш юллары буйлап атлаганда кемнәрне генә очратмыйсың, кемнәр белән генә аралашмыйсың. Кайберәүләр белән шактый еллар янәшә атлыйсың, икенчеләр белән аз гына вакыт хезмәтләшәсең һәм аннан соң гомер буе күңелеңдә матур истәлекләр, ихтирам саклыйсың. Югары таланты белән исемен милләтебез мәдәнияте тарихына алтын хәрефләр белән язып калдырган композитор Әнвәр ага Бакиров белән аралашуыбыз дәвамлы булмады, ә үзара ихтирамыбыз мәңгелеккә калды.

 

24 бит

ТЕАТР ‒ ИҢ ЗУР ҖИҢҮЕМ

Рәфидә Галимҗанова

Әлмәт татар дәүләт драма театры артистларын берләштереп торучы бер нәрсә бар ‒ театрга булган мәхәббәт. Яшь артист Миләүшә Хафизованы Әлмәт театрына нәкъ менә әлеге хис китерә дә инде. Хезмәт юлын 2017 елда әлеге театрда башлап җибәрә. Бүген ул тамашачыга театр сәхнәсендә тудырган күпкырлы образлары аша таныш: Фәрештә ‒ «Оҗмах капкасы» (М. Гыйләҗев), Әнирә ‒ «Тыкрыкта булды бу хәл» (З. Хәким), Маhирә ‒ «Яшь йөрәкләр» (Ф. Бурнаш), Люсинда ‒ «Әҗәлгә дару бар диләр» (Ж.Б. Мольер), Нәфисә ‒ «Хыял йорты» (И. Зәйниев), Галия ‒ «Йөрәк сере» (Л. Аминова), Мели ‒ «Эзоп» (Г. Фигейредо), Тычкан, Оля ‒ «Көзге сере» (А. Фарятьев, А. Федоров), Ләйсән ‒ «Синсез килгән язлар» (З. Кадыйрова), Нәчтук ‒ «Микулай» (М. Гыйләҗев), Адела ‒ «Сөюнең соңгы бүләге» (А. Касона), Анна Васильевна ‒ «Ул әле өйләнмәгән иде» (Г. Исхакый) h.б.

 

27 бит

БОЛГАР ИЛЕНДӘ ИСЛАМ ДИНЕ

Фаяз Хуҗин

922 елның 21 маенда Болгар дәүләте рәсми рәвештә

Ислам динен кабул итә. Бу Алмыш хан заманында була. Тарихи чыганаклар күрсәткәнчә, болгарларның шактый өлеше инде VIII–IX гасырларда ук мәҗүсилектән ислам диненә күчкән була. Фарсы тарихчысы Ибн Рөстә язганча, «аларның авылларында мәчетләр һәм дини мәктәпләр бар, мөселманча киенеп йөриләр, мәетләрне дә мөселман кануннары буенча җирлиләр». 902–908 елларда Алмыш хан, үзенә Җәгъфәр бине Абдуллаһ дигән мөселманча яңа исем алып, шул исем белән көмеш акчалар суктыра башлый.

 

30 бит

ДУСЛЫК ҖЕПЛӘРЕ НЫК БУЛСЫН

Алсу Габдуллина

Башкортстан республикасының милли симфоник оркестры, Татарстан буенча гастрольләр кысаларында, 7 һәм 8 апрель көннәрендә Казан тамашачысына юбилей концертларын тәкъдим итте.

 

31 бит

СУКЫР ТӨННЕҢ ЯКТЫЛЫГЫ...

Гөлинә Шәйхи

К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 18+ тамгасы белән Илгиз Зәйниевнең «Мәдинә» спектаклен тәкъдим итте. Режиссёры да Илгиз Зәйниев үзе. 7-8 ел элек язылган әлеге пьеса беркайчан да үзенең актуальлеген югалтмас кебек, чөнки кешеләр бүген дә ялгыша, бүген дә алдаша һәм бүген дә адаша...

 

34 бит

ИҖАТ МӘЙДАННАРЫ ТАР ИДЕ...

Нәсим Акмал

Журнал укучылары игътибарына тәкъдим ителә
торган әлеге аудиоязма әле кайчан гына радио өчен
әзерләнгән гадәти бер тапшыру иде, хәзер исә ул
безнең архивта кадерле ядкяр, кыйммәтле тарихи
документ сыйфатында саклана.

 

36 бит

МИЛЛИ АҺӘҢНӘР

Алинә Раджабова

Быел Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тула. Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, республика планына кергән рәсми чараларның беренчесе буларак, «Мөселман дөньясының заманча музыкасы» дигән концерт тәкъдим итте.

 

38 бит

«ТЕШЛӘП» ТӘ АЛАМ

Алинә Айдарова

Күп очракта бер шәхес белән берничә тапкыр әңгәмә корып булмый. Бер-бер артлы, диюем. Шәхесне укучыга ачып бирерлек кызыклы яклары калмый. Гөлназ Сәфәрова андыйлардан түгел, минемчә. Аның һәрчак сөйләрлек сүзе, бүлешерлек киңәше бар.

 

41 бит

КИТАПХАНӘ ЗИҺЕН ХӘЗИНӘСЕ

Фәнзия Төхвәтуллина

Вакыт үтә башлагач кына бу сүзләрнең чынбарлыкка ни дәрәҗәдә якын икәнен аңлый башлыйсың икән. Күңеле белән яктылыкка, матурлыкка, аң-белемгә тартылган бу кешеләр әйтерсең лә, дөньяның керсез үзәген табып, кадерле укучысына да шул илаһи күркәмлекне тапшырырга тырыша сыман. Әйе, сүзебез Балтач бистәсенең үзәгендә урнашкан Балтач Үзәк китапханәсе эшчәнлеге турында булачак.

 

44 бит

БАР ДА ЭЛЕККЕЧӘ

Шоу-бизнес дөньясында тынлык. Беркем талашмый, беркем берни бүлми.

 

45 бит

АВЫЛ ОФЫКЛАРЫ

 

48 бит

СКАНВОРД