«Сәхнә», 2022, №7 (июль)
2 бит
КОЯШ КЕБЕК РЕЗЕДА
Эльмира Сираҗи
Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Резеда Галимова үзенең бәллүр лирик сопраносы, сәхнәне эчке дөньясыннан бөркелгән нуры белән яктыртып торуы буларак истә кала һәм аны беркайчан да онытмыйсың, нинди генә чарада, концертта аның чыгышына тап булсаң, кабат шул эчке бәхет сирпеп торучы кечкенә кояш белән очрашкандай буласың. Каян бу җырчыда шуның кадәр гармония, нәзакәтьлелек, үз бәяңне белү катыш дөньяга сабыйларча гашыйклык? Әңгәмәбез барышында Резеданың күңел бакчасына күз салып, мин шул сыйфатларның чишмә башын эзләдем дә.
6 бит
МИНЗӘЛӘДӘ ТЕАТРАЛЬ САБАНТУЙ ГӨРЛӘДЕ!
Рәйсә Борһаниева
Минзәлә шәһәрендә Татарстан театрларының XIV Сабан туе уздырылды. Бәйрәмдә республиканың 10 театры коллективы, шулай ук Татарстанның танылган мәдәният һәм сәнгать әһелләре катнашты.
9 бит
СССР (СӘХНӘДӘ СӘНГАТЬ СӘХИФӘСЕ РӘСЕМНӘРЕ)
Равил Фәйзуллин
12 бит
ЯРАТСАМ, ОЗАК ЯРАТТЫМ
Зөлфия Гыйлметдинова
«Алмаз абый, берәр кызык сөйләгез әле». Редакция бүлмәсенә кергән саен шаян, кызык сүз сөйләп көлдерүенә ияләнеп беттек. Ул үзе генә түгел, бер кочак кәеф ияртеп йөрүчеләрдән. Алмаз абый бер борчусыз, бер мәшәкатьсез, әнә шулай көлеп-елмаеп кына яши кебек. Хатын-кызларга карата игътибарлы, матур сүзен кызганмас тел остасыннан, үткәндә калган үкенечле мәхәббәт тарихларын сөйләткәндә, аның бик нечкә күңелле, шашкын хисләргә бирелеп яратырга сәләтле кеше икәнен аңлап аласың. Бу юлы да шулай булды. Гаиләсе турында бик җәелеп сөйләргә яратмавын беләбез, ә менә яшьлектә Алмаз Хәмзин нинди булган. Җор телле Алмазга кызлар бер-бер артлы «ябышкан» дип уйласагыз, ялгышасыз, Алмаз абыйга «йөргән дә ташлаган», дигән сүзләр бөтенләй дә туры килми. Ул ‒ чын йөрәктән ярата белүче!
14 бит
«ӨЧ АРШЫН ҖИР» КАВЫШТЫРДЫ
Фатиһ Котлы
Кәрим Тинчурин театрының күренекле артистлары Ирек һәм Гөлчәчәк Хафизовларның Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» спектакленең баш каһарманнары ‒ Мирвәли һәм Шәмсегаян рольләрен уйнагандагы хискичерешләре...
18 бит
ҖЫРНЫҢ ҖЫРТЫГЫ БАР...
Җырның җыртыгы юк диләр. Хәер, элек булмагандыр ул. Ә хәзер бар... «Җыр халыкның җаны, җырны гарипләндерәсең икән, димәк, халык җанын үтерәсең», ‒ дип әйтеп калдырган А. Островский. Бу мәсьәләгә карата бөек шәхесләребезнең инде шактый еллар элек әйткән сүзләре әле бүген дә актуальлеген югалтмый...
20 бит
БАЛАЧАК БЕЛӘН САУБУЛЛАШУ
Айдар Әхмәдиев
Заманча драматургия белән эшләү театрның тере организм булуын күрсәтә. Сәхнәдә яңа текстлар куела икән, димәк, биредә кешеләр бүгенгесеннән баш тартмый, аны игътибар белән күзәтә һәм тамашачы белән шул хакта ачыктан-ачык әңгәмә кора ала.
24 бит
МӘҢГЕ ЯШИСЕ КИЛӘ
Әнәс Хәсәнов
«Мәңге яшисе килә». Мин бу җырны мең кат тыңласам да, автордан тагын-тагын башкаруын үтенәм. Фәтхерахман ак төймәле баянын күкрәгенә кысып уйга талып утыра... Дустым, янә бер уйнап, җырлап алыйк әле, дим. Ул тәрәзәдән аерылып, яныма килеп утыра, баянының каешларын килеп алып, бармак очларын ак төймәләрдә биетеп ала да, йа Хода, «Мәңге яшисе килә»не сыздыра башлый... Мин дөньямны онытып, сокланып тыңлыйм. Гап-гади сүзләр, музыка сихере йөрәгем аша бөтен рухыма сеңә, яшисем килә, дөньяны, барча кешеләрне кочасым, шәһәр, авыллар өстеннән очып йөрисем килә.
27 бит
ӘНИ БЕЛӘН ХАТЫН БЕР ГЕНӘ БУЛА
Алинә Айдарова
Булат Бәйрәмов ‒ эстрадабыздагы күпкырлы артистларның берсе. Эш кешесе ул. Буш вакыты күп булмаса да, «Сәхнә»гә «кунакка кереп чыгарга» вакыт тапты.
30 бит
УРМАН НИЧЕК ШАУЛАР
Алмаз Хәмзин
Бөек җырчыбыз Илһам Шакировны халкыбызга таныштырып торасы юк. Әмма аның белән булган кайбер хатирәләрне искә төшереп алу урынлыдыр... Шундый зур шәхеснең гадилеге мине гаҗәпкә калдыра иде. Сокландыра да әле!
32 бит
БАЯНЫН ШИГЫРЬ УЙЛАП УЙНАГАН...
Нәсим Акмал
Бу юлы без «Хәтер сандыгы»ннан күренекле музыкант, композитор, виртуоз баянчы Марс Макаровка (1939-2016) кагылышлы бер язманы укучыларыбыз хозурына чыгарырга булдык. Шәхесне бөтенләй яңа яклары белән ача торган аудио истәлек.
34 бит
«ШУКТУГАН» ӘКИЯТЕ ‒ МУЗЕЙДА
Нурия Мифтахетдинова
«Шуктуган» спектакле Татар әдәбияты тарихы һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры музеенда беренче мәртәбә 2021 елның июнь аенда Җ. Тәрҗемановның туган көнен билгеләп үтү кысаларында студентларның диплом спектакле буларак куелды. Режиссёр ‒ Низамиева Лилия Рашатовна, актёрлар ‒ Казан театры училищесының 4 курс студентлары. Лилия Низамиева ‒ Театр әһелләре берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган артисты. Ул Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында һәм Казан театр училищесында укыта, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшъ тамашачы театрында эшли. Җәвад Тәрҗемановның «Шуктуган» әкиятен татар һәм рус телләрендә сәхнәләштерде һәм әлеге спектакль музей мәйданчыгында ел дәвамында тамашачыларга тәкъдим ителде.
36 бит
КАРШЫ АЛ БЕЗНЕ, ПЕТЕРБУРГ!
Эльмира Семёнова
Менә инде икенче ел рәттән язның ахыргы ае безнең өчен ачылмалы күперләр шәһәренә сәяхәт белән тәмамлана. Һәм бу сәяхәт безнең өчен мәдәни-укыту өлеше булган күңелле ял гына түгел, беренче чиратта, ул биредә яшәүче халыкның һәм төрле регионнардан килгән кунакларның безнең театр эшчәнлеге белән танышу мөмкинлеге дә. Буа театры коллективы «Радуга» халыкара театрлар фестивалендә катнашырга икенче тапкыр чакырылды.
38 бит
БЕЗ ӘЛЕ ӘЗЕР ТҮГЕЛ
Зиннур Хөснияр
«Сәхнә сере» тапшыруының чираттагы кунагы ‒ Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров. Укучыбызга Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының күренекле артисты белән интервьюның бер өлешен тәкъдим итәбез. Әлеге язмага кермәгән башка фикерләр белән танышу өчен QR-код аша узу кирәк.
40 бит
КАЗАН КРЕМЛЕНДӘ ‒ КУНАКЛАР
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Казан Кремленең гавами урыннарында булды.
41 бит
«МОҢ»ЛЫ ҺӘМ НУРЛЫ КИТАПХАНӘ
Рәфидә Галимҗанова
Татарстанның Милли китапханәсе республикабызның кайнап торучы мәдәни үзәге дә булып тора. Хәтерләсәгез, элек аның урынында «Казан» миллимәдәни үзәге урнашкан иде. Узган ел 1 мартта Милли китапханә яңа бинада китаплар бирә башлады.
44 бит
АВЫЛ ЯШИ, ҮСӘ, ЯҢАРА!
Теләче районы, Иске Җөри авылы мәдәният йортында мәдәни яктан оештыручы, директор вазыйфаларын Равил Насыйбуллин башкара. Үзенә һәм кешеләргә карата таләпчән, хезмәттәшләре һәм авылдашлары арасында хөрмәт казана ул. Аның җитәкчелегендә конкурслар, уеннар, тематик кичәләр, бәйрәм концертлары, яшьләр дискотекалары уздырыла.
46 бит
АВЫЛ ОФЫКЛАРЫ
48 бит
СКАНВОРД