Логотип
Архив Материалов

Ал нуры таңнарның...

Олы юлга фатиха   Язмыш... Кайларда гына йөртми дә, ниләр генә эшләтми адәм баласын. Башкаларга карап, бигрәк бәхетле кеше инде дип, сөйләнергә яратабыз. Тик шунысын да онытмаска кирәк: кем...

Олы юлга фатиха

  Язмыш... Кайларда гына йөртми дә, ниләр генә эшләтми адәм баласын. Башкаларга карап, бигрәк бәхетле кеше инде дип, сөйләнергә яратабыз. Тик шунысын да онытмаска кирәк: кемнәрдер кулына килеп кергән бәхетен дә ычкындырып җибәрергә мөмкин. Ә кемнәрдер язмыш сынауларына бирешмичә, кыенлыклар алдында сабыр итеп, тырышлыгы, үҗәтлеге белән үзенә юл ярып, бәхетенә таба атлый. Госман аганың да тормыш юлы шома гына бармаган. Шулай да чишмә башы буларак, кечкенәдән салынган югары әхлаклылык, тәрбия, кешеләргә ихтирам һәм хөрмәт, аңа тормыш кыенлыклары алдында югалып калмаска ярдәм итә.

  Аның мулла нәселеннән чыгуын да әйтеп үтү кирәк. Бабасы Әхмәтҗан Габдулла Тукайның атасы Мөхәммәтгариф һәм күренекле мәгърифәтче мөгаллим Төхвәтулла хәзрәт белән Кышкар мәдрәсәсендә бергә укыганнар. Соңыннан авылда мулла вазыйфасын башкара. Булачак режиссер исә 1925 нче елның июнендә Әтнә районы Олы Бәрәскә авылында дөньяга килә. Әтисе Нигъмәтҗан абзый да дөньявилыкны яхшы аңлаган хәлдә күңеле белән зыялы, диндар кеше була. Әмма балачагында аның язмышын кулга алган өлкәннәрнең битарафлыгы аркасында, авылдан Җаекка белем алырга җибәрелеп  тә, язмыш шуклыгы белән мәдрәсәгә алынмый кала. Олы Бәрәскәдән чыккан бер Җаек баенда тамак хакына хезмәткә ялланырга туры килә аңа. Ул анда шул заманның күренекле зыялылары белән аралашып яши. Яшь Тукай үзенең яңа шигырьләрен беренче аңа укый торган була. Үзе укый алмаса да Нигъмәтҗан абзыйның гыйлемгә булган сусавы беркайчан да басылмый. Госман агадагы энцеклопедик гыйлем - шул сусауның эзлекле бер дәвамы, күрәсең. Әтисеннән Тукай шигырьләрен ишетеп, мәктәп елларында ук үзе дә шигырьләр язып, үзешчән театрда катнашып үсә ул.

Соңрак  техникумда белем алуы, шахта базларына төшеп җир астында күмер чабулар, армия хезмәте, давыллы сугыш еллары, яу кырыннан авыр яраланып кайтулар – болары Госман аганың тормыш мизгелләреннән әле кайберләре генә.

 

Яшьлек эзләре

  “1945 нче елның 9 нчы мае, сугыш беткән көн, минем өчен өчләтә истәлекле көн булып хәтергә кереп калды. Беренчесе – сугыш бетте, тыныч дөнья башланды. Икенчесе – гомер итәчәк хатыным Кадрияне кабат очратып, танышып киттек, бер-беребезне балачакта ук белә идек, очраклы рәвештә янәдән таныштык. Өченчесе – бәйрәм итеп урамда йөргәндә, театр училищесына студентлар кабул ителә дигән игъланны күреп, шунда укырга кердем”, - дип искә ала Госман Әхмәтҗанов үзе, 75 яшьлек юбилеена багышлап эшләнгән тапшыруда. Бүген күренекле шәхесләр булып танылган Шәүкәт БиктимеровАйрат Арсланов, Әминә Сафиуллиналар белән бер курста белем ала. Шәүкәт ага Биктимеров белән беренче көннән үк бер партага килеп утыралар. Шул көнне башланган дуслыклары елдан-ел ныгый гына бара. Сәнгатькә булган мәхәббәт, уртак фикер сөреше бәйли аларны. Ул чакта ук курсташлары аны акыл иясе дип йөрткәннәр. “Китап укыса, эченә кереп китеп укый, бар нәрсә белән кызыксына, бар сорауга да җавап таба иде”, - дип искә ала аның турыда Шәүкәт ага. Шул чакта ук Лермонтовның “Маскарад”, Шекспирның “Леди Макбетыныннан” өзекләрне тәрҗемә итеп, әдәбиятны яхшы белүе, логикасы, образлы фикер йөртә алуы белән укытучыларны сокландыра.

  Училищены кызыл дипломга тәмамлап, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрына эшкә килә. Әлеге затлы театр сәхнәсендә ул калдырган якты эз, тамашачы хәтерендә сакланган рольләре хакында сөйли китсәң, үзе бер кыйсса язып булыр иде. Ләкин Госманның язмышына язылганы башка икән әле. Камал театрында 11 ел эшләгәннән соң, 1960 елда яңа оешкан Казан телестудиясенә режиссер ярдәмчесе булып китә ул. Әмма анда озак эшләми, бер елдан Татарстан радиосына тәрҗемәче булып урнаша. Берничә елдан инде тулаем режиссерлык  эшенә алына.

 

Иҗат уты янмаса

  “Госман аганың тормыш сукмаклары радиога таба сузылган икән, бу язмышның бик тә урынлы, бик тә кирәкле гамәле булган. Чөнки тормышта бернәрсә дә очраклы гына эшләнми. Радиога Әхмәтҗанов кебек күптөрле һөнәрләргә ия кеше кирәк булган, ә Әхмәтҗановка исә төрледән-төрле сәләтен ачу һәм барча мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен радио иң кулай, иң игелекле мәйдан ролен үтәгән. Менә шулай бу ике дөнья бер берсен тапкан. Моны мин оешма язмышы белән кеше язмышы бербөтен булып әверелгән, соклангыч табигый бер күренеш дип уйлыйм, - ди Татарстан радиосы ветераны Нәсимә Әхмәтҗанова. - Белеме, күпкырлы сәләте, әдәбиятне, сәнгатне әйбәт белүе, телебезнең нечкәлекләрен тирән сиземләве аны артистан режиссер итте. Әхмәтҗанов радиода режиссураның нигезен салган, аны камилләштерүгә бөтен көчен, гомерен сарыф иткән режиссерларның берсенә әверелә. Аның һәр эше тырышлыгы һәм гадел хезмәт куеп, мәхәббәт белән дөнья күрде. Шуңа да алар радио тыңлаучыларда уңай кичерешләр генә тудыралар”.

  Берничә ай гына булса да үзем дә радиода эшләп алган кеше буларак, шуны әйтә алам, радиода режиссура телевидение һәм сәхнәдәгегә караганда күпкә аерыла. Ахыргыларында әсәрнең максатын ачарга, кием, йә декорацияләр яки берәр күренеш ярдәм итсә, радиода ул юк. Анда бар нәрсә тыңлаучыга тавыш аша җиткерелә. Ул башкаручыларның ихласлыгы, дөрес табылган интонация, логик басым, кирәкле урында, тиешле микъдарда тотылган тулы эчтәлекле паузалар ярдәмендә бирелә. Радио режиссерларның бурычы менә шуларны табуда артистка, дикторга, чыгыш ясаучыга ярдәм итү, аның башкаруындагы җитешсезлекләрне, хаталарны вакытында эләктереп, алардан котылырга булышу. Бер үк вакытта режиссер сөйләнгән вакыйганың чынбарлыкка якын булуына ирешү өчен, геройларның кичерешләрен йөрәккә үтемле итү өчен тиешле музыкаль бизәлеш һәм тавыш эффектларын да табарга тиеш. Монда инде аның бөтен иҗат потенциалы, алган белеме, тәҗрибәсе, табигый тоемлавы эшкә җигелә. Шуның өчен дә режиссерның үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән булуы кирәк. Шулай булмаганда аның эше берникадәр вакыттан сәнгать булудан туктый, кабатлану һәм бер урында таптану башлана.

  “Үз күңелендә иҗат уты янмаса, тыңлаучылар күңелендә ут кабыза алмыйсың”, - дип дөрес әйткәннәр. Госман ага нәкъ менә шундыйлардан иде. “Ул үз эшенә нык бирелеп эшләде. Бер тапшыру яздырыр өчен генә дә атна буе әзерләнә, өеп-өеп музыкаль әсәрләр алып килә, төрле тавыш эффектлары чыгару өчен, чиләк белән су алып килү дисеңме, йә булмаса кош-корт, җәнлек тавышлары чыгару дисеңме, бер эштән дә тайчанмый. Кыскасы, эченә кереп китеп, бирелеп эшли, шуның белән яши иде. Радиода аны яратып аяклы энцеклопедия, дип йөрттеләр. Нинди генә сорау белән килсәк тә, ашыкмый гына уйлый, дөрес итеп җавап бирә иде”, - дип искә алалар аның белән бергә эшләү бәхетенә ирешкән Татарстан радиосы дикторлары Рөстәм Фәйзуллин һәм Тәлгать Хаматшиннар. “Андыйлар йөз елга бер генә туа торгандыр, - дип сүзгә кушыла радионың Балалар тапшырулары редакциясе мөхәррире Дания Гайнетдинова да. – Ул тәрҗемә өлкәсендә дә бик актив эш алып барды. Бергә эшләгән чорда балалар өчен дөнья халыкларның әкиятләрен тәрҗемә итеп, инценеровка ясап, тапшырулар чыгардык. Русчадан татарчага, татарчадан русчага һәм башка телләрдән җырлар тәрҗемә итү, төрле жанрдагы киноларны татарчалаштыру дисеңме – барысы да аның иҗат җимешләре.  Госман аганың хезмәтләрен бүген дә файдаланыбыз.”

  Радиога килгәч, бүгенге көндә биредә тавыш режиссеры вазыйфасын башкаручы, Госман Әхмәтҗановның шәкертләреннән берсе, якташы, Арча районы Наласа авылы кызы Әлфия Гыйләҗи белән дә сөйләшми китә алмадым. Аеруча да ниндидер бер җылылык белән, яратып сөйләде ул остазы турында. “Бирегә килгәч ул мине күп әйберләргә өйрәтте, радио режиссурасының ни икәнен дә белми идем дип әйтергә була. Ә Госман абый булганда күңелем тыныч иде. Җайлап кына, ашыкмыйча, дөрес киңәшләрен бирә, нинди генә сорау белән килсәк тә, кире борып җибәрми, һәрчак ярдәм итәргә тора. Искиткеч кешелекле, тыйнак, мәрхәмәтле, миһербанлы кеше, олылар белән олыларча, яшьләр белән яшьләрчә аралаша. Кешедән көнләшми, берәүне дә дошманы итеп күрми иде. Без яшьләргә нык ярдәм итте. Әминә Шаһиәхмәтова, Фәрит Җәләй, Әлфинур Хисамиларның һәм шәхсән үземнең дә югары уңышларга ирешүендә Госман аганың өлеше зур дип саныйм”, - ди Әлфия апа.

  “Радиода режиссура ул радиоспектакльләр, инсценировкалар гына түгел. Ул шулай ук сәхнәдә барган яки барып туктатылган спектакльләрен миллионлаган аудиториягә җиткерү. Безнең радио фондында шундый күп спектакльләр халкыбызның тарихи хәзинәсе булып саклана. Бу эш кешеләр белән эшләү, әдәби авторлар, композиторлар, башкаручы артистлар, музыкантлар белән дә эш алып баруны, һәркайсы белән уртак тел табуны таләп итә. Мин үземнең һөнәремә иң беренче чиратта әнә шул хасияте – мине олы җанлы әдәбият, сәнгать, фән әһелләре белән очраштыруы, алар белән аралаштыруы өчен шөкерана итәм,”- дип яза Госман Әхмәтҗанов үзенең “Радиода режиссура” дип аталган мәкаләсендә.

  Радио менә шундый белгечләре белән яшәде, шундый кешеләре белән үсте, радио дигән исемен раслады. Бүгенге көндә янәдән терелеп, яшәреп килүче Татарстан радиосында Госман аганың шәкертләре аның юлын дәвам итә.

 

Язмышыма чиксез бурычлы

“Биргәнсең син миңа ал нурын таңнарның,

Җыйгансың син миңа бар гөлен даланың.

Биргәнсең канатлар, талпыныр чагымда

Балалык рәхмәтем, җырымда чагыла...”

Заманында бик популяр булган, хәзер дә рухи кыйммәтләребезнең берсе булып саналган, Флера Сөләйманова башкаруындагы әлеге җырның сүзләрен казах теленнән тәрҗемә ителгәнен белә идегезме? Ш. Бәяковның Г.Каюрбәков шигыренә язылган бу җырны Госман ага Әхмәтҗанов тәрҗемә итә.

  Нәкъ җырдагыча, Госман аганың да холкына тумыштан ук кеше булып җитлегү өчен зарур булган, иң кирәкле иң әһәмиятле сыйфатлар салынган. Шуларның иң беренчесе дип бар нәрсәне белергә, дөньянының бөтен серләренә төшенергә омтылучан зирәк акылы, гыйлемгә хирыслыгын әйтергә кирәктер. Шуның аркасында ул барысы, һәм хәтта икешәр югары белем алган иптәшләре арасында да үзенең эрудициясе белән аерылып тора. Нәкъ менә шул эрудициясе ярдәмендә режиссер тыңлаучыга җиткерелә торган фикернең дөрес һәм төгәл, ачык һәм тирән, мәгънәле яңгыраш алуына  ирешә дә.

  “Әхмәтҗановның тагын бер күркәм сыйфаты аның күп кешеләрне сокландырырлык аралашу культурасы. Әйләнә тирәдәге дуслары танышлары, хезмәттәшләренә хөрмәтле һәм ихтирамлы мөгамәләсе. Менә шуңа күрә дә аның янына галимнәр дә, язучылар да, композиторлар да төрле дәрәҗәдәге сәнгать әһелләре дә тартыла. Тагы да кыйммәтле рухи байлыгы дип бу шәхескә ныклы кешелек башлангычы әхлакый нигез салынган булуын әйтер идем. Аның хезмәттәге уңышлары да, гаиләдәге җәмгыяттәге абруе да, томышында кичерергә туры килгән авыр хәсрәтле чорларны ирләрчә уза алуы да шушы нигезгә корылган дип беләм”, - радио ветераны Нәсимә Әхмәтҗанова.

  Госман ага эшендә генә түгел, гаиләсендә дә һәрчак үрнәк була. Әкияттәге кебек, хатыны Кадрия апа белән бер елда, бер көндә туган алар. 4 малай, 1 кыз үстерәләр. Бик тату, тыныч, бер-берсен хөрмәт итеп яшиләр. Балаларына да ныклы тәрбия бирәләр, кешелекле булырга өйрәтәләр. Бәхетле кешеләр бергә туа, ахирәт тормышына да бергә күчә диләр. 80 яшен тутырган Госман ага бакыйлыкка күчкәч, хәлләр җефете дә аның артыннан озак тормый. Соңгы көннәренә кадәр диярлек яраткан радиосына хезмәт итә. Радио тарихын өйрәнеп, биредә үз өлешен керткәннәр турында, үз мәкаләләрен, хезмәтләрен дә туплап, китап чыгару нияте дә була Госман аганың. Тик нишлисен, бу теләге инде аның чынга ашмый кала шул.

  “Дөнья кешене аермый, дөнья һәркемне кешелек бишегендә тигез ярата, тик әнә шул кешеләр үзләре кемне нинди бишеккә салалар, нинди теләкләр теләп, нинди җырлар җырлап үстерәләр - шунда гына аерма”, - дип яза Айдар Хәлим.  Госман ага да бармак белән генә санарлык, кешенең рухи халәтенә турыдан туры йогынты ясый торган шәхесләрнең берсе.  Сүземне Татарстан радиосы ветераны Нәсимә Әхмәтҗанованың сүзләре белән тәмамлыйсым килә.

  “Әхмәтҗанов - җирдә лаеклы гомер кичергән, лаеклы урынын тапкан, бөтен матур сыйфатлары белән балкыган, эшчәнлегенә, яшәешенә тиешле гадел бәя алган бәхетле кеше. Әйләнә тирәсендәге дусларын, хезмәттәшләрен, якыннарын да бәхетле итәргә сәләтле олы зат. Бүген дә аның эшләренә, гамәлләренә сокланабыз, ихтирам белән башыбызны иябез.”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк