Логотип
Архив Материалов

Бәхетсез булдым инде...

шалт, йә ул кеше үзе килеп керә, йә кем дә булса аның турында язып китерә. Бу да шундый бәхетле язмаларның берсе. Бер көнне эшкә килүемә,  үлмәбездә җырчы Фән Вәлиәхмәтов утыра. Язучылар берлеген...

шалт, йә ул кеше үзе килеп керә, йә кем дә булса аның турында язып китерә. Бу да шундый бәхетле язмаларның берсе. Бер көнне эшкә килүемә,  үлмәбездә җырчы Фән Вәлиәхмәтов утыра. Язучылар берлегенә килгән дә безгә сугылган икән. Дөресрәге, сугылганнар. Янында бик мөлаем, буй-сынлы, гәүдәле ханым. Килеп кергәч, ничектер гомуми генә исәнләштек тә, ханым белән танышмый калдым. Ул арада Фирая (Ф.Бәдретдин – ул чак бездә баш мөхәррир урынбасары иде) үз бүлмәсенә дәшеп алды.

– Кара, Илсөяр, халык бит Фән белән бик кызыксына, күптән инде аның турында газетабызда язасы килә иде, «плюс» сәхифәсенә бирик, сөйләш үзе белән, – ди.

– Бу ханым аның хатынымы соң? – мин әйтәм.

– Белмим, – ди Фирая.

– Теге, кунакка килгән саен яңа хатын белән килә торган уртак танышыбыз төсле булса?..

Шулай шактый уйланган, икеләнгәннән соң. Мин:

– Ярар, берәр «подход» эзләп карыйм, – дип бүлмәмә чыктым. Фәнгә үзебезнең газеталарны тоттырдым. «Менә шундый-шундый сәхифәләр бар бездә», – дим. Ул кызыксынып карый. «Плюс»ка да барып җиттек. Мин, җай гына, Тукайның «хәйләсене әкрен-әкрен китерәдер көйгә бу» дигән Былтыры төсле, үз максатыма якынлашам.

– Укучыларыбыз сезнең белән дә бик кызыксына, шушы сәхифәгә бирсәк, ничек булыр икән? – дим.

– Хатын ни әйтер тагын? – дип, баядан бирле «газетага чумып» утырган ханымга ымлый Фән. Мин җиңел сулап куям: «Хатыны икән!» Исеме – Светлана.

Була бит шундый кешеләр: алар белән сөйләшкәндә күңелгә ниндидер җиңеллек иңә, дөньялар яктырып китә, кыскасы, рәхәт! Икенче төрлеләре дә була: ике-өч авыз сүз алышсаң, көне буе хәлсезләнеп йөрисең. Фән шуларның беречесенә керә. Ачык, җор телле, шаян, тапкыр кеше булып чыкты ул. Бөтен бүлмәбез белән рәхәтләнеп сөйләштек. Һәм күңелдә якты бер җиңеллек калды. Җырлый башласа, тоташ моңнан гына тора юкса.

Алга китеп булса да әйтим, әңгәмәбезнең ахырында Светлана ханыма карап: «Чынлап та артист хатыны менә шундый булырга тиештер ул», – дип уйлап куйдым. Шундый – ягъни, вак-төяккә чәпчеп, юктан бар ясап, имеш-мимеш сүз җыеп ботка пешерми; тиеш урында кирәген генә үткәзеп әйтеп куя белә торган.

– Гаилә танышудан башлана. Бер күз карашыннан йә булмаса күңелне «дерт»ләтеп куйган бер сүздән... Сез ничек таныштыгыз?

Фән:

– Светлананы белгәнгә кадәр, бер биюче кыз белән танышкан идем әле мин. Уфа музыка училищесында укыганда. Күбәләк кебек, бәләкәй генә кызый. Алып кайттым әти-әни белән таныштырырга: «Киленегез шушы булыр», – дим. Әткәй карап-карап торды да аулакта гына әйтә миңа: «Син нәрсә, малай, нәселне вакларга йөрисеңме? Кирәк түгел безгә мондый кнопка, – ди. – Хатын ул карап торырга түгел, тормыш итәр өчен. Тормышта төрле хәл була, хатын кара-каршы сугышырлык булсын ул!» Әткәй белән шулай бер, берәгәйле сөйләштек. Шуннан менә шундый гәүдәлерәкләрне карап йөри башладым инде.

– Ничек, сугышырга туры килдеме соң? – дим шаяртып. – Кем җиңә?

Светлана:

– Ике тапкыр сугыштык.

Фән:

– Егерме дүрт елга ике тапкыр күп түгел инде ул. Кем җиңә дип... Икең дә җиңә дә, җиңелә дә. Кочаклашып ятып йоклыйсың аннары. Үпкәләшүнең иң күңеллесе шул бит аның – дуслашу. Ничектер хисләр яңарып китә.

– Дуслашу өчен кемдер беренче адымны ясарга тиеш. Сездә кем тизрәк «бирелә»?

Фән:

– Мин инде. Светлана ул атналар буе дәшми йөрергә дә булдыра. Үпкәләсә, сөйләшми – гадәте шундый. Мин күпкә түзә алмыйм. Төрлечә якын килергә азапланып карыйм. Аны «алу»ның бер юлы бар – күзенә карасаң, көлеп җибәрә ул. Үпкәләшсәк, күзләрен гел яшереп кенә йөри. Мин, билгеле, җай табып, күзләренә карарга тырышам, күземнең нуры бөтен үпкәсен суырып ала инде.

– Без танышуны урап үттек бит әле.

Фән:

– Ашханәдә таныштык. 1974 елны. Гел кереп йөри торган ашханәдә. Ашап бетергәч, поднос белән савытларны илтә барганда килеп «бәрелештек». Светлана иптәш кызы Альбина белән иде. Альбинасын элек тә белә идем.

Светлана:

– Белмичә. Альбина әллә кайчаннан мине синең белән таныштырырга кызыгып йөри иде. Ул көнне, савытларны юри илтмичә, сез ашап бетергәнне көтеп утырдык әле.

Фән:

– Кит аннан! Монысын белми идем әле. Шушы гомер бергә яшәп әйткәне юк иде.

– Шулай, ир-ат, үзем таптым, үзем өйләндем, дип йөри инде ул, бичара. Ә чынлыкта аларны кызлар өйләндереп куялар шул. Аннан гаилә тормышы башлана...

Фән:

– Торыр урын булмый интегәсең башта. Светлана тулай торакта яши иде. Вахтерлар усал, кертмиләр. Инде бала да бар ул вакытта. Үз хатының янына керә алмый аптырап йөрисең... Ярый душ бүлмәсенең кечкенә генә форточкасы бар. Светлана кичтән шуны ачып куя, мин форточкадан керәм. Иртән чыгып киткәнне күреп, вахтер әбиләр шакката. Хәзер форточкадан түгел, тәрәзәсеннән дә сыймыйм.

Светлана:

– Башкаларның күзе төшмәсен дип шулай симерттем мин аны.

Фән:

– Барыбер яраталар! Әбиләр ярата инде бигрәк. Концерт алдыннан чәчәкле яулыклар күренә башласа, минекеләр килә, дип карап утырам.

– Кызлар да яраткандыр. Ничек, Светлана көнләшәме соң?

Светлана:

– Көнләшсәң, артистка кияүгә чыгып торасы юк. Уфада опера театрында эшләгәндә күрдем инде артист халкын.

– Сез дә җырчы идегез мәллә?

Светлана:

– Юк. Театрда костюмер булып эшләдем. Җырчы буласым килгән идее дә, Фән: «Синең моңың юк... », – диде бит.

Фән:

– Бер гаиләгә бер җырчы бик җиткән. Икәү булса, артып китә ул.

– Көнләшү турында сөйләшә идек. Көнләштерергә тырышып караучылар булдымы соң?

Светлана:

– Бик күп булды. Кеше сүзенә карасаң.. Хәзергә кадәр Нефтекамскида кибет өстендәге йортта кызы үсә икән дип әйтеп торалар. Сүз күп инде ул.

Фән:

– Бервакыт озак кына гастрольләрдә йөреп, сагынып, бүләкләр төяп кайтып төшсәм... Хатын минем белән сөйләшми бит. Мин инде тегеләй итеп карыйм, болай итеп карыйм... Юк. Аптырадым. Шулай шактый интеккәч, халат кесәсеннән мунчаланып беткән кәгазь кисәге чыгарып, миңа суза бу. Телеграмма. Укыйм, укыйм... Һич аңлый алмыйм. Без гастрольдә йөргән бер шәһәрдән мине малаем туу белән котлап җибәргәннәр.

Светлана:

– Башта мин дә аңлый алмый йөдәп беттем.

Фән:

– Минем энекәш тора иде Уфада. Светлана башта аңа килгәндер дип телеграмманы күрсәткән. «Абыйгадыр ул», – дигән тегесе. Шуннан аңлаган инде. Нервыланып, кесәсендә уып йөреп, йомарлап бетергән телеграмманы.

Светлана:

– Икенче юлы кызы туу белән котлап җибәрделәр.

– Кем эше икәнен белдегезме?

Фән:

– Белдек соңыннан. Кайчандыр бергә эшләгән «дуслар» булып чыкты. Гастрольдән кайтып керми идеек бит ул вакытта. Язгы чәчү башлангач чыгып китәсең дә, урак беткәч кайтасың. 15 еллап җәйне Уфада үткәрә алмадым.

Светлана:

– Бәби тапсаң, килеп алырга кеше юк иде инде. Роддомга илтү турында әйткән дә юк, үзем «скорый» чакырып китәм.

Фән:

– Икенче малайны алып чыктым бит.

– Ничәсен алып чыкмадыгыз?

Фән:

– Икесен. Өч малай безнең: Руслан, Раушан, Румзан. Кечкенәсе Румзан – 7 нче класста, Раушаны Казанда 41 нче училищеда укый. Руслан Чаллыда, юрфакта. 24 яшь тулды. Өйләнер инде, кызы Лилияне безгә күрсәтте.

– Берсе дә сезнең юлдан китмәгән икән.

Фән:

– Уртанчысының артист буласы килеп китә кайчак. Уртанчы дигәннән... Мин гел гастрольдә йөргәч, балаларны тәрбияләү тулысынча диярлек Светлана өстенә төште. Бервакыт төнлә кайтып кердем, уртанчы малай кечкенә идее әле, танымый мине. «Анда бабай...» – дип, әнисе янына йөгерде. Әллә, мин әйтәм, берәр бабай кергәләп йөргәнме мин юкта монда, дим... Шулай да ата кешенең авторитетын аңлап үстерде ул аларга. Хәзергә кадәр, берәр нәрсә булса: «Атагызга әйтеп үтертәм», – дип куркыта 2 метрлы малайларны.

Безнең эштәге кешегә түзеп торган хатынга Ходай ярдәм бирсен! Но мин дә түзәм инде. Үзе бик күп тапкырлар өйләнгән бер таныш бар минем. Шул әйтә: «И-и, Фән, бәхетсез булдың инде, гел бер хатын белән яшисең бит» – ди. Чынлап та, җырчылар арасында ул яктан – бер хатын белән генә яшәү ягыннан дим – беренче урында бугай инде мин.

– Башкаларга күз дә салмадым дип әйтмәкче буласызмы?

Фән:

– Күз салмадым дип... Тугач та гашыйк була башлыйсың бит инде ул. Бөтенесенә дә бу минем хатын булса иде дип карап йөрисең. Ләкин... нәкъ үзеңнеке берәү генә була. Мостай Кәрим: «Озын-озак балачагы»нда: «Кешеләр бу дөньяга парлы-парлы яратылган, ләкин бөтенесе дә үз парын таба гына алмый», – дигән фикер әйтә.

Мин үз ярымны таптым. Кайда йөрсәм дә, аның янына сагынып, ашкынып кайтам. Хатынның мәхәббәте тартып тора. Шуңа күрә, теге танышым әйтмешли, «бәхетсез булдым инде». Татар җырчылары арасында – мин тагын бер як белән беренчелекне тотам. Татарда башка 140 килограммлы җырчы юк.

– Сездәй моңлы җырчылар да сирәк.

Фән:

– Бар инде ул. Илһам абыйлар бар бит әле. Аларга җитеп булмый. Моңсызлар да күп. Хәзер бигрәк күбәйделәр.

– Концерт тыңлап чыкканнан соң, беркадәр шул тәэсирләр белән әсәрләнеп йөрисең. Җиргә төшәр-төшмәс. Артистлар үзләре дә шундый халәт кичерәме?

Фән:

– Әлбәттә. Артистлар ул халәттән тамашачыга караганда озаграк айный. Сәхнәдән тормышка күчү инде бу.

Светлана:

– Тормышка күчкәч, Фәннең җиргә кайтасы килә башлый. Шулай дип 50 сутый җир алды ул. 35 сутыенда бәрәңге утырттык. Малайлар белән җир казып хәлләр бетте. Фән ник бер көрәк тыгып карасын!

Фән:

– Туйдыра бит шәһәр ташлары. Без – авыл кешесе, җиргә басып йөрисе килә.

Светлана:

– Эшкәртү белән басып йөрү бер түгел шул ул.

Фән:

– Зато үзегезнең бәрәңгегез бар, рәхәтләнеп бәрәңге ашыйсыз.

Светлана:

– Үзенең иң яраткан ризыгы бәрәңге аның.

– Авыл кешеләре дидегез. Кайсы төбәкләрдән сез?

Фән:

– Башкортстанның Шаран районы Хафиз авылыннан.

Светлана:

– Мин Борай районы Сүзибаш авылыннан.

Фән:

– Мамонт сөяге табылган авыл, елга башы.

– Уфадан Чаллыга күчеп кайтуыгызны беләбез инде.

Фән:

– Светлананың бер дә күчәсе килмәгән иде дә. Көтмәгәндә генә булды ул күчү. Чаллының ул чактагы мэры Рәфкать Алтынбаев Сабантуйга җырларга чакырды. Минтимер Шәймиев та килгән иде. Бәйрәмнән соң Алтынбаев рәхмәт дип кулны кыса. Шундый кыса инде, нидер авырттыра бит кулны. Карасам, ачкыч. Фатир ачкычы. «Кайт, әйдә, үзебезнең Татарстанда җырла», – ди. Үртәлеп йөргән чаклар иде, Башкортстанда татарны кысалар бит инде, күңелләр тулып китте. Аннан Уфада фатирны бик авырлык белән алдык. Алар да искә төште. Ә монда «кайт» дип, өч бүлмәле фатир биреп торалар... Бер ара Чаллы татар мәдәниятын үстерү ягыннан бик җитди эшли башлаган иде дә... Хәзер авырлашты. Ни әйтсәң дә, мәдәниятнең бишеге – Казан.

– Сез йолдызнамәләргә ышанасызмы?

Фән:

– Туры килгәне бар, туры килмәгәне бар. Мин Песи елында туган Кәҗәмөгез.

Светлана:

– Минем елым – Ат, аем – Кучкар.

Фән:

– Билгесенә туры килә: гадел, усал.

– Билгеләрегез буенча бер-берегезгә туры киләсезме?

Фән:

– Юк, менә шул туры килмәгән билгеләрне туры китереп яшәп ятабыз инде.

2004 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк