Логотип
Архив Материалов

Казанда - Ислам сәнгате

Бу дәверләр эчендә ислам дөньясы күп тетрәнүләр кичерде – сугышлар булып торды, династияләр алмашынды, бер дәүләтләр юкка чыкты, алар урынына яңалары барлыкка килде, бер җирдә мәдәният учаклары кабы...

Бу дәверләр эчендә ислам дөньясы күп тетрәнүләр кичерде – сугышлар булып торды, династияләр алмашынды, бер дәүләтләр юкка чыкты, алар урынына яңалары барлыкка килде, бер җирдә мәдәният учаклары кабынды, икенче җирдә – сүнде. Монголлар килгәч тә ул бик зур үзгәреш кичерде. Кайсандыр гөрләп үскән шәһәрләр җимерелде,  кабатланмас һөнәрләр юкка чыгарылды, алдынгы технологияләр югалды, зур-зур китапханәләр яндырылды. Әмма шуның белән бергә монголлар зур җир биләмәләрен берләштереп, Урта Шәрекъкә кытайларның сәнгать традицияләрен алып килде, алар исә шактый дәрәҗәдә бу төбәкнең сәнгать үсешен билгеләде. Күргәзмә өч өлештән тора. Ислам барлыкка килгән чордан башлап монгол явына кадәрге дәвергә караган әйберләр аерым тупланган. Чынгыз нәселе хакимияттә юулган дәвер үзенә аерым бер экспозиция тәшкил итә.  Монголлардан соңгы дәвер әйберләреннән күргәзмәнең өченче соңгы өлеше хасил булган.

Беренче өлештә Төньяк Африка, Сирия, Гыйрак, Иран, Урта һәм Кече Азиядә табылган гарәп, фарсы, төрки осталары тарафыннан эшләнгән,  иҗат ителгән сәнгать әсәрләре урын алган.

Икенче бүлек Кытайдан алып Көнбатыш аурупага кадәр җирләрне берләштерә. Чыңгызхан дәверендә монголлар үзләре мөселман булмаса да, остаханәләрендә бүтән дин тотучылар белән бергә бөтен ислам дөньясыннан кул осталары эшләгән. Әмма Чыңгызхан килгәнче дә мөселман һөнәрчеләренең кул эшләре Бөек ефәк юлы буйлап Ауразиягә үтеп кергән һәм җирле хакимнәрдә, югарырак катламнарда зур популярлык казанган, җирле осталар өчен үзенә күрә бер өлге, үрнәк булып торган. Бу бүлектә тәкъдим ителгән вакыт аралыгына карамаса да, берникадәр алдарак эшләнгән берничә артефактның да урын алуы шуны искәртә.

Экспозициянең өченче бүлегендә Мәмлүк (1250-1517), Госман (1281-1924) һ.б. династияләр заманында эшләнгән гамәли бизәү әйберләре урын алган. Андагы кулъязмалар,  миниатюралар, келәмнәр мөселман сәнгатен бөтен дөньяга танытты.

Күргәзмәне тамаша кылганда, мөселман сәнгатендә һәр дәвердә дә кеше сурәтләре булганлыгына игътибар итәсең. Шулай булгач нигә бездә һаман да әле бу җәһәттән бәхәсләр тынмый? Кеше, хайван сурәтләрен тыю мәҗүсилек белән көрәш барган заманда, адәм баласының элеккечә сурәтләргә, кешегә охшатып уелган агач баганаларга, чукылган ташларга табынуын бетерү өчен балыкка килгән булса кирәк. Бу мәсьәләне бүтәнчә тагын ничек аңлатасың?!

Монгол чоры бүлегендә бик зур хатын-кыз күлмәге игътибарын җәлеп итә. Хикмәт шунда ки, монгол хатыннарының берьюлы 4-5-6 кат күлмәк киюе байлык, затлылык билгесе саналган. Шуңа күрә күлмәкләре гадәттән тыш зур булган. Кызганыч ки,  тарих тукымаларга карата аяусыз. Мондый ише күлмәкләрнең саклануы – үзе могҗиза. Алар бөтен дөньяда да 20 генә данә диләр. Шуларның алтысы Ш.Мәрҗани фондында саклана. Анда әйтүләренә караганда, Казанга китерелгәне арада иң кечкенәсе, ди.

Күргәзмәдә Коръәннәрнең ниндие генә юк. Бүгенге көндә нинди генә зур Коръән ясап чыгарсалар да, берәүне дә шаккатырып булмас кебек, чөнки хәзерге технологияләр әллә нинди могъҗизалар тудырырга мөмкинлек бирә. Ә менә XV гасырда озынлыгы 2.50, киңлеге 1.80 зурлыктагы Коръән эшләп чыгару чын-чынлап могъҗизага тиң булган. Аны Аксактимернең оныгы бабасы хөрмәтенә эшләткән дигән фаразлар бар.

Күргәзмәдә элеккеге заман китап битләренә карап китап бастыру олы сәнгать югарылыгында башкарылганын күрәсең, аны бүгенге көн белән чагыштырырлык   түгел. Алтын, көмеш белән бизәлгән китап битләренә сокланып йөргәндә таныш бер рәсемгә күзем төште. Ул миңа балачакта укыган “Лягушка-путешественница” китабын хәтердә яңартты. Әмма күргәзмәдәге китап битендә илгизәр буларак бака түгел ташбака сурәтләнгән. Баксаң, хикәя XVI гасырда шәрекътә башланган икән бит.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк