Кечкенәләргә - зур театр!
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Театр бәйрәмен гамәлгә куючылар – Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутаты Рөстәм Сәйфулла улы Бакиров, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары мәгариф бүлеге һәм «Сәхнә» журналы. 22 – 23 н...
Театр бәйрәмен гамәлгә куючылар – Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутаты Рөстәм Сәйфулла улы Бакиров, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары мәгариф бүлеге һәм «Сәхнә» журналы. 22 – 23 ноябрьдә булган сайлап алу турларында 19 мәктәп, 3 балалар бакчасы театры катнашып, Туфан ага әсәрләре буенча куелган 24 өзек уйнадылар.
Фестивальне Татарстанның халык артисты Ирек Баһманов, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Дания Нуруллина, Татарстанның халык артисты Зөлфирә Зарипова, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Исламия Мәхмүтова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зиннур Хөснияр, Татарстан театр әһелләре берлеге әгъзасы, «Сәхнә» журналының җаваплы мөхәррире Земфира Гыйльметдиновалардан торган жюри бәяләде.
Финалга 10 театр коллективы узды!
Идел буе районыннан:
«Әйт әле, күбәләк» әсәре белән 16нчы гимназия укучылары;
«Авыл эте Акбай» әсәре белән 48нче гимназия укучылары;
«Моңлы бер җыр» әсәре белән 19нчы гимназия укучылары;
«Авыл эте Акбай» әсәре белән139нчы гимназия укучылары.
Вахитов районыннан:
«Үзем белән үзем» әсәре белән 3нче гимназия укучылары;
«Авыл эте Акбай» әсәре белән 5нче лицей укучылары;
«Әниләр һәм бәбиләр» әсәре белән 116нчы лицей укучылары;
Туфан ага Миңнуллинга багышланган әдәби композиция белән 212нче балалар бакчасы театры;
«Телефоннан сөйләшүләр» интермедиясе белән 209нчы балалар бакчасы театры;
«Кәрлә – мәктәп баласы» әсәре белән 273нче балалар бакчасы театры.
Фестивальне йомгаклау туры һәм җиңүчеләрне бүләкләү 6 декабрьдә, Халыклар дуслыгы йортының Павлюхин урамында урнашкан яңа бинасында узачак. Бу көнне финалга узган коллективларны гына түгел, фестивальдә катнашкан һәр баланы сюрпризлар көтә.
Туфан ага Миңнуллинның зирәк сүзен, аның геройларының шаян холкын, матурлыгын аңлап, чын күңелдән бирелеп уйнаган балаларның һәрберсенә аерым-аерым рәхмәт әйтәбез!
Башка фотоларны «Сәхнә» журналының vk.com челтәрендәге сәхифәсеннән карый аласыз http://vk.com/sahne
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк