Логотип
Архив Материалов

«Кечтүкле уен»

Иң элек бу аның жанрына кагыла. Замана модасына ияреп, аны голливудча фэнтези дип тә атарга була. Әмма пьесаның эчтәлеге күбрәк совет әдәбиятында шактый популяр булган фантастик повестька туры ки...

Иң элек бу аның жанрына кагыла. Замана модасына ияреп, аны голливудча фэнтези дип тә атарга була. Әмма пьесаның эчтәлеге күбрәк совет әдәбиятында шактый популяр булган фантастик повестька туры килә. Хәер, бу – терминология нечкәлекләре генә. Илгиз Зәйниев – әйләнә-тирәне нечкә тоемлаучы, иҗатында төрле юнәлешләрне берләштерүче, традицияләрне – яңа карашлар, ә милли үзенчәлекләрне – интернациональ күренешләр белән бергә үреп баручы яшь драматург.

«Кечтүкле уен» фантастика ук түгел. Шамил, Рөстәм, Ләйлә – яшьтәшләреннән берни белән дә аерылмаучы гап-гади үсмерләр. Әмма үзләре өчен кискен мизгелдә алар Уен территориясенә, балачаклары иленә – Ак чәчәкләр иленә эләгәләр. Моны аллегория дип кабул итәргә була. Чөнки катлаулы вазгыятьтә кеше таяну ноктасын һәрвакыт күңеле төбендә эзләргә тотына. Ә чиста, ихлас, самими балачак – кешелеклелек сыйфатларының, рухи гармониянең һәм матурлыкның чишмә башы. Сынаулар, көндәшлек рухы, канәгатьсезлек һәм курку белән тулы олы тормыш кына йөрәгеңне бикләп куярга, кырыс, салкын, үз-үзеңне генә кайгыртучан булырга, башкаларга көндәшләргә караган кебек карарга өйрәтә. Һәрвакыт беренче булырга омтылу, башкалар белән идарә итү һәм җиңел табыш алу теләге залимлеккә һәм кеше фикере белән санашмауга, хыянәткә һәм вәхшилеккә китерә. Кешеләрдә илаһи, асыл сыйфатларны юк итүче «Кара көчләр» шулар инде ул. Бу мәгънәдә «Кечтүкле уен»ны тирән фәлсәфи фикер салынган кинаяле парча дип кабул итәргә була. Пьесаның образлар системасы – эчке каршылыклары аркасында бәргәләнүче Шамил һәм ике капма-каршы як: Ак чәчәкләр иленең Патшасы белән Патшабикәсе һәм Кара көчләр Падишаһы – болар барысы да әлеге фикерне куәтли генә. Спектакльдә бу геройлар үзенчәлекле юмор һәм ирония белән күрсәтелә. Кара көчләр Падишаһы – актив явызлыкны түгел, күбрәк салкынлык, битарафлыкны символлаштыручы мәгънәсез машина. Патша белән Патшабикә дә пассив. Алар эшкә яраксыз, зәгыйфь, сентименталь, башкаларны якларлык түгел, чөнки үзләре яклауга мохтаҗ. Нәрсәгә кирәк соң болар, дип тә уйларга була. Әмма нәкъ аларның хиссилеге һәм назлылыгы, җылылыгы һәм ихласлыгы финалда Шамилнең үле тәненә җан өрә. Ярату һәм яхшылык нурлары, кояш нуры сыман ук – аларны тотып карап булмый, әмма алар бар нәрсәдән дә куәтлерәк, җан өрә торган көчкә ия. Спектакльнең төп идеясе шуннан гыйбарәт.

Пьесаның сәхнәдә куелышы, һичшиксез, югары бәяләүгә лаек. Режиссёр Радик Бариев тудырган фантастик дөнья таң калдыра. Көтелмәгән алымнар һәм тышкы эффектлар бик күп булуга карамастан, сәхнәдәге күренешләрнең чынлыгы һәм табигыйлыгы югалмый. Бу, әлбәттә, режиссёр эшенең сыйфаты турында сөйли. Спектакль тылсымлы төш сыман бер сулышта карала. Монда спектакльне сәхнәгә куюда катнашкан бөтен иҗат төркеме: рәссам Сергей Скоморохов, композитор Радик Сәлимов, хореограф Наилә Фәтхуллинаның өлеше зур. Коллективның спектакльне энтузиазм белән куюы, иҗади максатларның яңалыгы һәм масштаблылыгы белән рухланып эзләнү һәм эксперимент мохитендә эшләве сизелә.

Бу уңайдан актерлар уены да кызыклы. Баш герой фантазиясе тудырган образларга әкияти шартлылык, тәэсирлелек хас. Алмаз Гәрәев башкаруында Шүрәле һәм Олег Фазылҗан башкаруында Карт Убырлы гына да ни тора! Кечтүк ролендә Ләйсән Рәхимова һәрвакыттагыча сөйкемле, уңай энергиясе ташып торучан. Нәфисә Хәйруллина назлы, гламур Су кызы образына тулысынча туры килә. Массовка да табигый күренә. Үрмәкүчләр, гөмбәләр, сакчылар, әкәм-төкәмнәр – барысы да төсләргә бай, динамикалы, бертуктаусыз үзгәреп торучан Хыял дөньясын тудыра. Театрның яшь актерлары Ришат Әхмәдуллин, Раил Шәмсуаров, Айгөл Миңнуллина үсмерләр ролен бик табигый башкара.

Спектакль сәхнә теле белән дә, аңа салынган идеяләре белән дә заманча килеп чыккан. Бүген кешенең үз тормышын аңлы һәм инстинктив рәвештә (туры, физик мәгънәдә) үз-үзенә куйган максатлар ярдәмендә төзи алу идеясе бөтен дөньяда популяр. Шулай итеп, камалларның яңа спектакле гомумдөнья фәлсәфи агымнары белән бер дулкында, дияргә була. Һәм бу, әлбәттә, үзенә күрә бер күрсәткеч тә. Татар театры, үз тамырларыннан аерылмыйча, үзенең традицион чикләрен әкренләп киңәйтә, актуаль эстетик, менталь һәм стилистик тенденцияләрне үзенә сеңдерә.

Ильмир Хәбибуллин тәрҗемәсе

 

«Сәхнә», 2013, №2 (февраль)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк