Романтика, яшьлек, бәйрәм
Сюжет үтә гади һәм спектакль күбрәк театральләштерелгән концертны хәтерләтә. Бу куелышның үзенчәлеге, тамашачы мәхәббәтен яулау өчен нигезе нәкъ шул гадилек һәм җиңеллеккә бәйледер дә. Сәхнәд...
Сюжет үтә гади һәм спектакль күбрәк театральләштерелгән концертны хәтерләтә.
Бу куелышның үзенчәлеге, тамашачы мәхәббәтен яулау өчен нигезе нәкъ шул гадилек һәм җиңеллеккә бәйледер дә. Сәхнәдән һәрберебезгә билгеле нәрсәләр – мәхәббәт бәясе, дуслыкның кыйммәте, кайчак, язмыштан ярдәм көтеп утырасы урынга, дилбегәне үз кулыңа алырга кирәклеге турында сөйләнә.
Пьеса геройлары – гап-гади авыл малайлары, аларның кызларга мөнәсәбәте дә берникадәр примитив һәм гади, шул ук вакытта саф һәм ихлас. Бу спектакльгә ачык, күңелле рух бирә, өлкәнрәк тамашачыларда сагыну-сагыш хисләрен уята. Пьеса автор тарафыннан заманга туры китереп бераз яңартылса да, рухы белән барыбер язылган чорында калган. Минемчә, бу яхшы да. Бүген гади һәм табигый хис-кичерешләрне чагылдыра, мәңгелек мәсьәләләр турында аңлаешлы итеп сөйли һәм үз мөмкинлекләреңә ышаныч уята торган әсәрләр җитми.
Дүрт дус егет ролен яшь актёрлар, Казан дәүләт мәдәният-сәнгать университетының беренче курс студентлары башкара. Бу курсны Кариев театры өчен баш режиссёр Ренат Әюпов үзе җыйган иде. Яшьләрнең уеннарында, әлбәттә, кытыршылыклар бар. Бу бигрәк тә драматик хис-кичерешле сәхнәләрдә күренә. Әмма режиссёр сайлаган җиңел музыкаль шоу стилистикасы башкаручылар уеныннан әллә ни тирәнлек һәм психологизм да таләп итми. Төп игътибар пластикага, ритмга, музыкальлеккә һәм бердәм ансамбль булдыруга юнәлтелгән. Әйтергә кирәк, яшьләр бу бурычны төгәл үтиләр. Героиняларны исә студентлар белән бергә тәҗрибәле актрисалар да уйный. Бу сизелә дә: сәхнәдә алар үзләрен ышанычлырак хис итәләр, образларының эчке дөньясында артык казынмыйча гына, тышкы хис-кичерешләрен бик төгәл ачалар. Спектакльдәге музыкаль номерлар, заманча хәрәкәтләр, җете костюмнар динамикалы эстрада тамашасы мохитенә бик табигый кушыла.
Спектакльнең бизәлешендә аерым проблемалар бар: декорацияләр функциональ, ләкин бу жанр өчен бик гади һәм җыйнаксыз күренәләр. Бәлки бу театрның матди хәленә бәйледер.
Гомумән алганда Кариев театрының яңа спектакле уңай тәэсир калдыра. Ул, катлаулы проблемалар күтәрми, фәлсәфи уйлануларга этәрми генә, тамашачыларны бәйрәм, яшьлек, романтика һәм оптимизм мохитендә яшәтә.
«Сәхнә», 2013, №8 (август)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк