Логотип
Архив Материалов

Рудольф Нуриевка багышлау

Спектакльләр башланыр алдыннан һәм тәнәфесләрдә тамашачыларның күңелләрен Захар Штейнберг җитәкчелегендәге квартет башкарган музыка иркәләде, борыннарны шампан шәрабе куыклары рәхәт кытыклады, Ру...

Спектакльләр башланыр алдыннан һәм тәнәфесләрдә тамашачыларның күңелләрен Захар Штейнберг җитәкчелегендәге квартет башкарган музыка иркәләде, борыннарны шампан шәрабе куыклары рәхәт кытыклады, Рудольф Нуриевка багышланган күргәзмә игътибарны җәлеп итте. Анда иң беренчеләрдән булып бөек биюченең татар милләтеннән булуын раслаучы туу таныклыгы күчермәсе урнаштырылган. Ул һәр татар кешесе күңелендә горурлык хисе уятадыр. Аның янәшәсендә үк 1998 елда артистның реабилитацияләнүе турында белешмә күчермәсе урын алган. Бу ике кәгазьнең бергә килүе очраклы түгел, әлбәттә. Чыннан да, совет чорында «халык дошманы», «илгә хыянәт итүче» исемнәре үлемгә тиң булгандыр. Реабилитацияләнү исә яңадан туу кебек.

Күргәзмәдә «Р.Нуриевның бөеклеге нидә?» дигән сорауга да җавап табып була. Юк, ул башкаларныкыннан нык аерылган үзгә бер хореография өслүбе барлыкка китермәгән, чөнки биюдә ул теория белән түгел, ә бәлки илһам белән эш иткән. Аның каравы даһи бу милләттәшебез аңа кадәр хатын-кыз партиясенә ярдәмче ролен генә үтәгән ирләр биюен югары күтәреп гүзәл затларныкына тиң иткән. Бер үк вакытта ул беренчеләрдән булып рус, инглиз, американ һ.б. балет мәктәпләре арасында киртәләрне җимергән. Нәтиҗәдә, классиканы таш гасыр калдыгы дип уйларга күнеккән Үзәк Европа халкы да атаклы хореограф Мариус Петипаның Рудольф Нуриев яңартып куйган балетларын хушы китеп караган. Классик балеттан башка бию сәнгате юк, дия торган булган Рудольф Нуриев. Шуңа күрә ул үзе сәхнәдә бии торып 3 ел эчендә 4 балет труппасы өчен 6 балет куйган. 29 яшенә ул М.Петипаның бөтен төп балетларын сәхнәләштергән. Европаның танылган балериналары Р.Нуриев куйган балетларда һәм аның үзе белән биеп талантларын бөтенләй яңа яктан ачкан һәм шуның белән тарихка кереп калган. Шундыйларның берсе – Марго Фонтейн. Юк, ул гади генә балерина түгел, ул Нуриевның йөрәгенә үтеп кергән сөйгән яры да. Алар беренче очрашканда Маргога – 42, Р.Нуриевка 23 яшь була. Нуриев биюче түгел, ул биюнең үзе, дия торган булган Марго Фонтейн.

Билгеле ки, күп туташ-ханымнар бөек артист Рудольф Нуриевка гашыйк булып йөргән, бик күп танылган шәхесләр аның белән дустанә мөнәсәбәт урнаштырырга хыялланган. Р.Нуриевның, мәсәлән, Джон һәм Роберт Кеннеди, Жаклин Кеннеди, Монако принцессасы Грейс Келли, Филиппин президенты Фердинанд Маркос, Иордания принцессасы Фирайл, экран йолдызлары Элизабет Тейлор, Марлен Дитрих, опера йолдызы Мария Каллас белән дус булуы билгеле. Алар белән бергә төшкән фотосурәтләр – бу дуслыкның шаһитлары.

Шөкер, бүген Рудольф Нуриев турында китаплар бик күп. Яңалары һаман чыга тора. Әмма аларда даһиның Казанга, әнисе дөньяга беренче аваз салган шәһәргә килүе турында, күп булса, 4-5 юл күрәбез. Бу гаделсезлек якташларыбыз геолог, социология фәннәре кандидаты Марат Мәһдиев белән географ, инженер-конструктор, уйлап табучы Рөстәм Ишморатовны Рудольф Нуриев турында ике китап нәшер итәргә этәргән. Аларның берсе тулысы белән якташларыбызның бөек артист турындагы истәлекләренә багышланган. Бу гаделсезлек юбилей күргәзмәсендә Р.Нуриевның Казанга сәфәрен бик тәфсилләп тасвирларга этәргәндер, күрәсең. Беренче тапкыр Р.Нуриев Казаныбызга 1992 елның мартында килә. Биредә ул театрыбызның балет труппасы белән таныша, дәүләт симфоник филармония оркестры белән С.Прокофьевның «Ромео и Джульетта» балетының сюитасын репетицияли, театрыбыз оркестры белән «Щелкунчик» балетының репетицияләрен үткәрә. Икенче тапкыр артист шәһәребезгә шул ук елның май аенда алтынчы классик балет фестивалендә дирижёр буларак катнашыр өчен килә. «Щелкунчик» балеты белән дирижёрлык итә, гала-концертта катнаша, «Ромео и Джульетта»ның концерт башкарылуында дирижёрлык итә. Шул вакытта ул Казаныбыздагы классик балет фестиваленә үзенең исемен бирергә рөхсәт итә. Шулай итеп 26 фестивальнең 20се Р.Нуриев исеме астында уза. «Нуриевны Казаныбызга кан тарткандыр, мөгаен, – ди театр директоры Р.Мөхәммәтҗанов. – Безнең фестиваль бу бөек артистның җирдә яшәвен озайта бит, бәлки, ул алдан ук шулай булачагын тоеп килгәндер».

«Татарның каны тизрәк ага, ул һәрвакыт кайнап чыгарга әзер, – дияргә яраткан Рудольф Нуриев. – Бездә Азия халыкларына хас йомшаклык һәм гомерләре ат өстендә үткән борынгы бабаларыбызның гаярьлеге бергә килә». Нуриев татар халкы өчен кем ул, дигән сорауга театрыбызның дирижёры В.Васильев бик гади һәм үтемле итеп җавап биргән. «Нуриевның бөтен казанышлары – татар халкы казанышлары. Нуриевта татар халкының бөек таланты чагылыш тапкан», дигән ул. Фестиваль афишасына килгәндә, һәр спектакль диярлек Рудольф Нуриев исеме белән тыгыз бәйләнгән. П.Чайковскийның «Лебединое озеро» балетында, мәсәлән, Р.Нуриев Одетта-Одиллия-Марго Фонтейн белән патша улы Зигфрид партиясен биегән. Ә 1964 елда Вена опера театры сәхнәсендә булып узган «Лебединое озеро» спектакле Гиннесс рекордлар китабына кергән, чөнки тамашадан соң Рудольф Нуриев һәм Марго Фонтейнны алкышлап 89 тапкыр сәхнәгә кабат чакырганнар. Фестивалебездә исә төп партияләрне Берлин дәүләт балет театрыннан япон кызы Шоко Накамура һәм Дмитрий Семионов биеде.

Балетта комедияләр бик аз. Шуларның берсе – Л.Минкусның «Дон Кихот» балеты. Шуңа күрә ул бөтен дөньяда яратып биелә. 1962 елда Р.Нуриев бу балетны Вена операсында куя. Ә 1973 елда бу куелыш буенча кинобалет төшерелә. Теләүчеләр аны хәзер дә алып карый ала. «Дон Кихот» спектаклендә Китри партиясен Россиянең Зур театрыннан Евгения Образцова биеде, Базиль ролен Санкт-Петербургның Мария театрыннан Корея егете Ким Кимин башкарды. Белүебезчә, Р.Нуриевның иң беренче сәхнә пары – Нинель Кургапкина. Ул гомере буе Мария театрында биегән, СССРның халык артисты исеменен алган, 2009 елда фаҗигале төстә вафат булган. Әйтергә кирәк, Мария театрында эшләгәндә Евгения Образцованы сәхнәгә нәкъ менә Нуриевның беренче пары Нинель Кургапкина хәзерли торган булган. Гомумән, Евгения үз заманында Р.Нуриевны белгән хореографлар Лучано Каннито, Пьер Лакотте, балет артистлары Карла Фраччи, Гилен Тесмар белән дә хезмәттәшлек итә икән. Корея егет-кызларына килгәндә мәсьәлә болайрак тора. Соңгы елларда абруйлы классик балет, опера фестивальләрендә беренче урыннарны нәкъ менә Корея, Кытай, Япония башкаручылары ала башлады, чөнки бу халыкларда максатчан рәвештә классик музыка, бию төрләре үстерелә. Шундый җиңүчеләрнең берсе – Ким Кимин. Быел ул Пермьдә узган «Арабеск» халыкара балет артистлары бәйгесендә һәм Youth America Grand Prix халыкара бәйгесендә ике Гран-при яулаган. Быел «Дон Кихот» спектакле фестивальнең иң истә калган матур спектакльләренең берсе булгандыр, мөгаен.

А.Аданның «Жизель» балеты быел Зур театрдан Николай Цискаридзеның килүе белән истәлекле булды. 1962 елда Рудольф Нуриевны Лондонның Ковент-Гарден театрына «Жизель»да биергә чакырганнар. Анда ул Марго Фонтейн белән биегән. Сәхнәдән бөтенләйгә китү алдында торган Марго Нуриев белән биегәннән соң яңадан туган кебек була, аңа иҗат көче кабат әйләнеп кайта һәм ул тагын ун ел бии әле. Николай Цискаридзе Казаныбызга Жизель партиясен биер өчен үзе эшләгән театрдан шәкертен – яшь биюче Анжелина Воронцованы алып килгән иде. (Анжелина шушы елның гыйнвар аенда Зур театрның балет төркеме сәнгать җитәкчесе С.Филинга һөҗүм итүдә төп гаепләнүче артист Павел Дмитриченконың йөргән кызы икән. Кыз, әлбәттә, егетен гаепсез дип белдерә һәм тиздән аны гаепсез дип табарларына ышана).

А.Аданның «Корсар» балетында Р.Нуриев 1958 елда ук Ленинград хореография училищесының өченче курсында укыган чакта Мәскәүдә узган балет артистларының бөтенсоюз бәйгесендә биегән. Анда ул Али партиясен башкарган. Тамашачы бер мәлгә өнсез калган. Аннары залны көчле алкышлар тавышы шартлаткан. Әйтергә кирәк, бу балет Нуриевның сәхнә амплуасына бик туры килә. Биюче үзен романтик артистлар рәтенә керткән бит. Фестивальдә Али ролен үзебезнең Олег Ивенко, Медора партиясен Кристина Андреева, Конрад һәм Гюльнара партияләрен Мәскәүнең К.Станиславский һәм В.Немирович-Данченко исемендәге музыка театрыннан Георги Смилевски һәм Ольга Сизых башкарды.

Л.Минкусның «Баядерка» балеты Р.Нуриевның иң яраткан спектакльләреннән булган. «Баядерка» аның соңгы спектакле дә. Парижның Гранд Опера театрының балет җитәкчесе буларак ул «Баядерка»ны француз тамашачысы өчен сәхнәләштерә. Моның өчен ул ярдәмгә Ленинградтан беренче сәхнә парын Нинель Кургапкинаны чакыра. 1992 елда «Баядерка» спектакленнән соң Франциянең мәдәният министры Р.Нуриевны сәхнәгә чакыра һәм мәдәният өлкәсендә Франциянең иң зур бүләген – Шәрәфле легион орденын тапшыра. Быел фестивальдә Никия һәм Солор рольләрен Нидерланд милли балетыннан Юргита Дронина һәм Исаак Эрнандес башкарды, Гамзаттины Англия милли балетыннан Фернанда Оливьера биеде.

Бөек милләттәшебез Р.Нуриев фестиваль спектакльләреннән Ф.Яруллинның «Шүрәле» балетында гына биемәгәндер, мөгаен. Әмма «оча торган татар»га багышланган фестиваль ничек инде татар балетыннан башка узсын ди?! Юк, «Шүрәле» татарныкы гына түгел, 1950 елда талантлы хореограф Л.Якобсон Ленинград театрында куйганнан соң, бу балетны Советлар Союзының күп театрларында сәхнәләштерәләр, аны үзебезнең һәм чит ил тамашачысы бик яратып карый. Ә 2009 елда «Шүрәле» балеты кабат Санкт-Петербургтагы Мария театры афишасына әйләнеп кайта. Быел Сөембикә белән Былтырны Мария театрыннан Елена Евсеева һәм Андрей Ермаков биеде, Шүрәле партиясен бик шәп итеп үзебезнең театр биючесе Олег Ивенко башкарды.

Нуриев фестивалендә беренче тапкыр Мәскәү хореография академиясе артистлары чыгыш ясады. 240 ел тарихлы бу уку йортыннан берьюлы 58 кеше килгән иде.

Ә ахырдан Россия, Алмания, Корея, АКШ, Голландия һ.б. илләрнең иң оста балет биючеләре катнашында ике гала-концерт булды. Араларында кара тәнле афроамериканнар да бар иде.

Шул рәвешле фестивальдә дөньяның ундүрт театрыннан төрлесе төрле милләттән булган йөздән артык балет биючесе катнашты. Р.Нуриев төрле балет мәктәпләре арасында киртәләрне җимерде, ди белгечләр. Бу яктан караганда фестивальнең исеме җисеменә туры килде кебек.

Күргәзмәне тамаша кылганда фестивальдә катнашучыларның фотосурәтләре арасында Айсылу Галиуллина исем-фамилияле чибәр генә татар кызы игътибарымны җәлеп итте. Бу кыз А.Хачатурянның «Спартак», А.Аданның «Корсар» балетларында да күземә чалынган иде кебек. Ә менә Дж.Вердиның «Дама с камелиями» балетында мин Айсылуның биегәнен рәхәтләнеп, бик озак иттереп карый алдым, чөнки ул анда төп партияләрнең берсе Олимпияне биеде. Аның зифа буй-сынына, нәзек биленә, озын аякларына, тәненең сыгылмалылыгына, хәрәкәтләренең җиңеллегенә, йомшаклыгына сокланып туя алмадым. Ә барыннан да бигрәк кызның күзләре исемдә калды. Кыйгач кашлы, тирән уйчан күзле, асыл затларда гына була торган озын нечкә борынлы бу кыз миңа кемнедер хәтерләтә иде кебек. Ә инде тамашачылар арасында Г.Камал исемендәге театрыбызның танылган артисты Фәридә Сафинаны күргәч, бер шигем калмады: Айсылу Фәридә ханымның кызы булырга тиеш. Һәм шулай булып чыкты да.

– Кызым Казан хореография училищесын тәмамлаганнан соң театрыбызда ике ел эшләде инде, – дип сөйләп китте Фәридә ханым. – Театр җитәкчелеге Айсылуга карата бик игътибарлы, талантын күрәләр, бәялиләр. Башта ул кордебалетта биеде, хәзер инде икенче солист итеп күтәрделәр.

Кызым театр белән гастрольләргә дә йөри. Әле күптән түгел генә Голландиядә булып кайттылар. Киләсе елга гастрольгә килгәч осталык дәресе үткәрергә дә чакырганнар үзен, чөнки Айсылу инглизчәне бик әйбәт белә. Кызым кечкенә чакта һаман минем белән театрда була торган иде. Шунда күңеленә сәнгатькә, мәдәнияткә мәхәббәт иңгәндер, күрәсең. Аннары кызымның музыкага, биюгә күңел бирүен сизә башладым, бию түгәрәгенә илтеп бирдем. Анда исә хореография белән профессиональ нигездә шөгыльләнергә киңәш иттеләр. Шулай итеп хореография училищесы шәкерте булдык. Мондый мөмкинлекле егет-кызлар безгә бик кирәк, кая йөрдегез сез моңа кадәр адашып, дип каршы алды безне танылган балерина һәм педагог Нинель Юлтыева. Кызым училищены кызыл дипломга тәмамлады.

Фәридә ханым сөйләгәндә һаман Айсылу-Олимпиянең өрфиядәй җиңел әйләнүләре, кул хәрәкәтләренең салмак затлылыгы, горур баш тотышы күз алдымнан китмәде. Айсылу – бөтен кыяфәте белән коеп куйган чибәр татар кызы. Шуңа күрә дистәләгән фотосурәт арасыннан шундый күңелгә якын тоелгандырдыр да инде ул миңа. Ә иң мөһиме татар кызы Айсылу Галиуллина бөек биюче Р.Нуриевның истәлегенә багышланган халыкара фестивальдә сәхнә түрендә күбәләк кебек бөтерелә, һәр спектакльдә диярлек катнаша, тамашачы аңа сокланып карый, көчле алкышларын бүләк итә. Кайчандыр Р.Нуриевны бар иткән татар канының яңарган мәледер бу, мөгаен. Эх, сүзләрем хак булсын иде дә, фәрештәләрнең Амин дигән чагына туры килсен иде.

 

«Сәхнә», 2013, №6 (июнь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк