Логотип
Архив Материалов

Сәхнә остасы

  Татар театрына нигез салучыларның берсе Габдулла Кариев драматург иҗат иткән образларны тулыландыру һәм аларга билгеле бер сәхнә формасын бирү өстендә җитди һәм озак эшләп килде. Г.Кариев б...

 

Татар театрына нигез салучыларның берсе Габдулла Кариев драматург иҗат иткән образларны тулыландыру һәм аларга билгеле бер сәхнә формасын бирү өстендә җитди һәм озак эшләп килде. Г.Кариев белән Г.Камал кулга-кул тотынышып иҗат иттеләр. Галиәсгар Камал Кариев йөзендә үзе белән бер үк эстетик караштагы, иҗади һәм рухи омтылыштагы күпкырлы талант иясен күрсә, Габдулла Кариев Г.Камал йөзендә үзенең тормыш карашларына туры килгән, таланты чын мәгънәсе белән җәелеп чәчәк ата алырлык драматургны таба. Әнә шуңа күрә дә, Г.Камал «Банкрот» һәм «Безнең шәһәрнең серләре» исемле пьесаларын язып бетерүгә, Г.Кариев тиз вакыт эчендә Петербургка барып, бу пьесаларны куярга цензурадан рөхсәт алып кайта.

Г.Камал «Безнең шәһәрнең серләре»ндә атаклы Печән базары короле, карагруһ, бәйләнчек, үз заманының һәрбер прогрессив кешесенә пычрак атучы Мөхәммәтҗан Хафизны күрсәтә. Кариев бу типны сәхнәдә гәүдәләндерү өчен аның табигатен, гореф-гадәтен, психологиясен, мимика, интонацияләрен җентекләп өйрәнә. Ә беркадәр вакыттан ул Хафиз образын шундый ышандыргыч, типик һәм тормышчан итеп гәүдәләндерә ки, күп кенә тамашачылар Кариевны шкафчы Хафизның үзе дип кабул итәләр. Спектакльнең икенче көнендә Печән базары әһелләре үзләренең рухи аталары Хафизның «Кәмитче Кари» белән бергә сәхнәдә уйнавын ишетеп, зур аптырашта калалар һәм Хафизга бәйләнә башлыйлар. Эш кызганнан-кыза бара. Иярченнәрен үзенең «изге юлда» калуына ышандыру өчен Хафиз «зур гөнаһлы» эш эшләргә – нәүбәттәге «Безнең шәһәрнең серләре» спектакленә барырга мәҗбүр була. Артист Кариев Хафиз ролендә сәхнәгә чыккач, ул:

– Әнә ул, мөртәт, дин дошманы, әһле исламнан көлүче, безнең арага кергән иблис Кари, безне кәмит ясаучы кеше! Мин – Мөхәммәтҗан Хафиз – динемнән чыкмадым, – дип кычкыра.

Ул вакыйга үз заманында бөтен Казанны шаулата. Ләкин эш эшләнгән, кабахәтлеге белән танылган шкафчы Хафиз һәм аның йөзендә Печән базары реакционерлары җәмәгатьчелек алдында мәсхәрәләнгән.

Бу мисал Кариевның артист буларак эчке кичерештә һәм тышкы күренештә нинди тирән үзгәрешләргә керә алу осталыгын күрсәтә.

Яки икенче мисал. Г.Кариев спектакльдән чыккач, «Болгар» номеры янында елап торган бер хатынны күрә һәм аннан ни өчен елавы турында сораша башлый. Ләкин хатын Кариевның соравына ачык бер җавап та бирми. Мәсьәләне ачыклау өчен Кариев бу хатынны үзенең таныш карчыгына алып бара һәм аның аша эшнең асылына төшенә. Бу хатынны Казанның атаклы бае һәм типтерүчесе исерек Абрар Бәхтиев мәсхәрәләп куып чыгарган икән. Кариев вакыйганы Г.Камалга сөйли һәм шуның нигезендә яхшы сәхнә образы иҗат итү мөмкинлеге турында әйтә.

Бу вакыйгадан файдаланып, Г.Камал «Өч бәдбәхет» драмасын яңадан эшли. «Уйнаш» драмасы әнә шулай туа. Спектакльне сәхнәгә куярга хәзерләнгән вакытта Кариев, Абрар Бәхтиев белән дә якыннан танышып, аның холкын, гадәт, мимика һәм башка бик күп якларын ныклап өйрәнә. Нәтиҗәдә, Кариев шундый типик буржуа образын иҗат итә ки, Әнвәр образында тамашачы Бәхтиевләр тибын ачык күрә. Бер спектакльгә Бәхтиев үзе дә килә һәм:

– Бу мине мәсхәрәләү, миннән көлү, – дип тамашачы алдында тагын да көлкегә кала.

Бу мисал Кариевның иҗаты өчен бик характёрлы. Ул типларны Г.Камал шикелле үк тормыштан ала һәм типиклаштырылган сәхнә образы итеп гәүдәләндерә. Үз заманының алдынгы кешеләре Кариевны татар театр культурасына чын мәгънәсе белән нигез салучыларның берсе дип санадылар. Аның иҗаты һәм, гомумән, өлкән татар артистларының күпкырлы хезмәте киләчәктә ныклы тикшеренү һәм өйрәнүне сорый. Ул драматургиябезне үстерүгә, яшь артистлар тәрбияләүгә ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк