Логотип
Архив Материалов

«Әкият»тә өй туе!

 Шатлыкны уртаклашырга республикабызның драма театрлары җитәкчеләре, композиторлар, тәнкыйтчеләр, драматурглар – барлык театр җәмәгатьчелеге килгән иде. Куанычлы вакыйга белән котларга Татарстан,...

 Шатлыкны уртаклашырга республикабызның драма театрлары җитәкчеләре, композиторлар, тәнкыйтчеләр, драматурглар – барлык театр җәмәгатьчелеге килгән иде. Куанычлы вакыйга белән котларга Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Белорусия, Мәскәүдән курчак театрлары килеп, спектакльләреннән өзекләр бүләк итте. Татарстанның ЮХИДИ башлыгы Рифкать Миңнеханов «Әкият»не тәбрикләп, театрда балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтә торган спектакльләрнең күбрәк булуын теләде. Кунаклар арасында Россия һәм Израильнең театр режиссеры, актер, педагог, тәнкыйтьче В.Л.Шрайман да бар иде. Ул «Сәхнә» журналын болай дип куандырды: «Минем дөньяның бик күп курчак театрларында булганым бар, ләкин мондый гаҗәеп бинаны күргәнем юк иде әле. Хәзер инде кызыклы, сыйфатлы спектакльләр генә куясы калды. Мин «Әкият» труппасын яхшы беләм, алар моны булдыра алачак!»

 

Виктор Львович Шрайман 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк