Рәфидә Галимҗанова автор яңалыклары
-
БАЛАЧАКТАН КАЙТАВАЗ...
Әби роленә Роза Хәйруллинаны уйладым. Ул татар әбисенә охшамаган, ләкин ул да бит татар. Аның белән сөйләшкәч, бабайны эзли башладым. Һәм без аны бик озак эзләдек – Башкортстанга кадәр барып җиттек. -
Айгөл Хәернасова: “Бәхет өчен күп кирәкми”
Миңа: “Сезнең тавышыгыз Винера Ганиеваныкына охшаган, сез анда укыдыгызмы?” - диләр. Моннан беркайчан да качып булмый. Чөнки күп нәрсәне укытучыдан аласың. Салават абыйның укучылары да шулай бит. Һәр башкаручының “үземнеке” дигән стиле, тембры булырга тиеш. Алайса, хәзер радиода яңгыраган тавышларны да танырлык түгел. -
Әби буласым килә!
Яшь кенә малай. Мине бик ошаткан булган. Ул мишәр холыклы, чын ир-заты – күп сөйләми, гамәл белән күрсәтә. Ә хатын-кызга шул кирәк тә! Менә шул игътибарын күрә башладым – көннәрдән бер көнне аның зәп-зәңгәр күзенә, уңганлыгына, үзенә гашыйк булдым! Ә бит мин аңа 19 яшь дип белмәдем! Миннән бер-ике яшькә генә кече дип йөрдем. Үземә 26 яшь иде. 7 ел аерма... -
ТЕАТР – ИҢ ЗУР ҖИҢҮЕМ
Шундый парадокс бар – Казан тамашачысы Әлмәт театрын белми. Ә без нинди генә фестивальләргә барсак та, рус тамашачысы безне белеп килә. Бу бәлки тамашачының үзеннән дә торадыр. -
Татарның үз Бароны!
«Син чегән баронына охшагансың», − дип әйтте дә, шуның Барон дигәне ябышып кайтты да. «Чегән»е ник төшеп калды дисәгез, әтинең кушаматы ул. Бер гаиләдә ике чегән була алмый бит инде. Әтигә ул кушамат озын кара чәчле, кара тәнле, зәңгәр күзле һәм куе кызыл, киң якалы күлмәк кияргә яратканга эләккән заманында. -
«Ромео һәм Джульетта»
Октябрь аенда Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры Уильям Шекспирның «Ромео һәм Джульетта» әсәрен сәхнәләштерде. Спектакльне сәхнәгә яшь режиссёр Илсур Казакбаев куйды. -
Бер урында тора алмыйм
Без Ринат белән училищеда таныштык. Ул вакытта мәхәббәт булмады әле ул (көлә). Дуслыктан туган мәхәббәт дисәм дөрес булыр. Ул курайда бик матур уйный иде. Мөршидә – баянда, мин – фортепианода җыелышып уйный башладык. Башкалар белән җырлашып күңел ача идек. Ринат белән ел ярым йөрдек тә өйләнештек. Улыбыз Ришатка 27 яшь. Ул сәнгать юлыннан китмәде, әмма бик шәп артист була алыр иде. Компьютер белән кызыксынды, үзенә ошаган юлны сайлады. -
КҮҢЕЛНЕҢ ДӘ БУЛА КЫЙБЛАСЫ...
«Яшь калу серләрен әйтегез әле» диләр. Аның төп сәбәбе бар ... -
Әрсезләнә белмәдем...
Тормыш булгач нишләтәсең? Бүгенге көндә бик бәхетлемен! Өйгә кайтасы килеп ашкынып кайтам... -
Казан консерваториясендә унберенче тапкыр «өр-яңа музыка» яңгырады
22 декабрьдә Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең Кече залында «өр-яңа музыка» яңгырады. Тамашага килгән сәнгать сөючеләр югары курс студентлары, консерватория аспирантлары тарафыннан тәкъдим ителгән әсәрләрне ишетә алды. -
«Яшьлеккә кайтмас идем»
Идеаль ир дип хыялланып йөрмәдем, принц та көтмәдем, мине хөрмәт иткән кешем - янымда. Иң мөһиме - кешелекле булсын, хөрмәт итсен, яратсын. Тормыш иптәшем шундый. -
Ренат Харис: «Шагыйрь мәхәббәте» – республикага булган ярату хисләрем ул
27 октябрьдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында шагыйрь Ренат Харис һәм композитор Резеда Әхиярованың иҗат җимеше – «Шагыйрь мәхәббәте» операсы тәкъдим ителде. Спектакль Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис юбилеена багышланды. -
«Өчәү» премьерасы: блогер Шәмси, каһвә «корбаны» Айгөл һәм бәхетсез ир язмышы
«Калеб» – яңа буын җыены үзенең «иҗат җимеше» белән яшь тамашачыларны гына түгел, әдәбиятка яңа гына адым ясаган авторларны да яңадан-яңа проектлары белән сөендереп тора. Сүзебез «Өчәү» премьерасы турында. Өч автор – Алинә Бикмуллина, Айгөл Абдрахманова һәм Райнур Әгъләметдиновларның яңа чыккан китаплары Кариев театрында тәкъдим ителде. -
Театрның Нурлы Даниясе
Гомерен театрга багышлаган, җанытәне белән шунда кайнаган артист кына тамашачы мәхәббәтен яулый ала. Язмышын Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры белән бәйләгән артистыбыз – Дания Нуруллина да әнә шундыйлардан. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты белән яшьлек еллары, иҗат юлы һәм бүгенге көне турында сөйләштек. -
Сәхнәгә сенсация белән килеп кердем
Без артист халкын сәхнәдә елмайган, бәхетле килеш күрергә ияләнгән. Әмма алар белән күзгә-күз очрашып, тормыш турында сөйләшә башлагач, күпме сынау аша үткәннәрен, авырлыкларны җиңәрлек сабырлыкка ия булуларын аңлыйбыз. Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллина шундыйлардан.
-
«Голоса Казани - Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор