Логотип
Хәбәрләр

ХАЛКЫБЫЗ МОҢЫН САКЛАП ЯШИМ

Кояш белән Ай тирәсендә балкыган Чулпан йолдыз турында күпме әкият-хикәятләр язылган, җырлар җырланган. Татар халкының да үз Чулпан йолдызы бар. Татар җыр сәнгатенең Кояш һәм Ае белән бер сәхнәдә балкыган йолдыз ул. Татарстанның атказанган артисты Чулпан Әхмәтҗанова исеме бөтен татар дөньясына билгеле.

 Чулпан, мин сезнең әтиегез Шамил Әхмәтҗанов белән «Күгәрчен гөрлидер» җырын башкарган вакытыгызны хәтерлим. Әле үзем дә бала идем, телевизордан күргән шул чыгышыгыз истә. Иҗат юлыгызны даими күзәтеп барам, ләкин соңгы арада югалдыгыз.

 Декрет ялында бөтенләй башка шәһәрдә яшәргә туры килде. Шуңа күрә күп тәкъдимнәрне кире кагарга мәҗбүр булдым. Бәлки күп кенә мөмкинлекләрне дә югалтканмындыр, ләкин иң мөһиме балам янында булдым. Бу бит инде бизмән кебек, кайсы як баса. Шуны гына әйтә алам: яңадан башлап җибәрергә авыррак. Җитмәсә, хәзер тамашачыны, баян белән чыгып, 10 җыр җырлап җәлеп итеп булмый. Мин дә вакыт белән атларга, халкыбызның моңын, татар җырларының эчке дөньясын саклап эшләргә тырышам.

 Иҗат юлыгыз башланган вакытларны хәтерлисезме?

 Беренче тапкыр зур сәхнәгә чыгуым 6 яшемдә булды. Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында чыгыш ясадым. Мәктәпне тәмамлагач, музыка училищесында укыдым. Консерваториягә кергәндә, конкурс зур дип куркытсалар да, хор дирижёры юнәлеше буенча имтиханнарда иң югары балларны җыйдым. Ләкин җыр өлкәсендә дә эшемне туктатмадым. Параллель рәвештә Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә йөрдем. Гомумән, мин шушы ансамбльдә үстем дия алам. Ләкин алар мине үзләренә йә буең кечкенә, йә башка сәбәпле алмадылар.

 Димәк, әтиегезнең данлыклы артист булуы да ярдәм итмәгән?

 Киресенчә, мин әле әтиемә ачуланып та йөрдем. 5 курста укыганда без нинди дә булса ансамбльдә эшләргә тиеш идек. Мин янәдән җыр һәм бию ансамбленә мөрәҗәгать иттем. Дөресен әйтергә кирәк, бу юнәлештә профессионал милли кадрлар аз һәм мине алдылар. Ләкин консерваторияне тәмамлагач, мине янәдән ансамбльгә алмадылар. (Көлә). Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле минем язмышыма язылган, күрәсең. Хәзер инде мин, үзләре чакыруы буенча, хор бүлеге дирижёры булып эшлим. Ә декрет ялына 15 нче сәнгать мәктәбеннән киттем. Аңа кадәр махсус химия лицеенда да эшләдем. Казан филармониясендә Ринат абый Закиров белән дә бик матур хезмәт юлы уздык.

 Җыр өлкәсендә бик яшьли башланган иҗат юлыгызның шундый борылыш алуы, бер яктан, яңалык та түгел кебек. Сайлаган һөнәрегезгә тугры калгансыз.

 Җыр өлкәмне дә калдырмыйм. Ләкин ай саен клиплар чыгарам дип әйтә алмыйм. Аның финанс ягы бар бит әле. Сүз дә юк, халык җырларын төрлечә башкарып була. Ләкин алда әйткәнемчә, аның асылын саклап калу бик мөһим. Хәзер кайбер җырчыларның элекке җырларын яңача башкару модасы барлыкка килде. Яшьләр шул вариантны ишетә, кабул итә, исендә калдырырга да мөмкин. Ләкин татар халык җырларын күпме генә заманчалаштырсак та, без аларны гадиләштерергә тиеш түгел. Мин – Шамил Әхмәтҗанов, Әлфия Афзалова, Илһам Шакиров мәктәпләрен узган, алар белән концертлар кую бәхетенә ирешкән кеше.

 Шул хатирәләрне яңартыйк әле, Чулпан...

 Әлфия апа һәм Илһам абый белән бәйле хатирәләрем бик күп. Илһам абый Шакиров концертына мин училищеда укыган вакытта ук эләктем. Ул бик таләпчән җырчы була. Күп кенә җырчыларны алыштыра. Шундый гадәте бар иде: концерт барышында сәхнә артыннан чыгыш ясаучыларны бик тәфсилләп күзәтә иде. Һәр концертны үзе бәяләп бара иде. Шулай бервакыт Сабада концерт куярга тиешбез. Иртән үк әзерләнеп машина көтеп утырам, мине алырга килмиләр. Әле кәрәзле телефоннар да юк. Көн узып бара, алырга килделәр дә тиз генә әзерләнергә куштылар. Мине алып китәргә онытканнар. Ә Сабада репетиция башлангач, минем юклык билгеле булган. Шунда Илһам Шакиров концерт булмаячак дип, мине алып килү шартын куйган. Аннары миңа да эләкте әле. И Илһам абый белән хатирәләрем... «Син тыз-быз җырлар җырлап йөри күрмә. Сиңа андый җырлар җырларга ярамый. Кешегә бик кирәк булмаса да, син аны эшләргә тиеш», дип, миңа бик авыр хезмәт калдырды.

 Димәк, сезгә шундый роль бирелгән.

 Әйе, мин моның белән чиксез горурланам. Әлфия апа Афзаловадан да күп нәрсәгә өйрәндем. Монда инде сәхнә артыннан үзем аны күзәтә идем. Аның харизмасы, үз-үзен тотышы, киемнәре, тавышы турында сөйләп тә тормыйм. Иҗат юлымда күп артистлар белән эшләргә туры килде. Аныкы кебек энергетиканы Хәмдүнә апада гына күрдем.

 Ә хәзер кайсы җырчыларны тыңлыйсыз?

 Гафу үтенәм: тыңлаганым юк. Берәр кайда җырын ишеткән булсам да, кайберләрен танымаска мөмкинмен. Филүс Каһировны тыңлаштырам. Алинә Шәрипҗанованы тыңлый алам. Аның белән музыка буенча киңәшләр дә бирешәбез. Илүсә Хуҗинаны, Эльза белән Артур Исламов дуэтын яратам.

 Сезне чит төбәкләрдә күпләп чыгыш ясаган җырчы буларак та беләм. Татарстанның атказанган артисты исемен дә шушы хезмәтләрегез өчен биргәннәрдер?

 Әйе, мин бер дәрәҗәле концертта катнаштым. Шул вакытта мәдәният министры Зилә Рәхимҗан кызы күреп калып, җырларымны соратып алды. Һәм иртә яздан башлап, көз айлары узганчы өйгә кайтып та керми идем. Чит төбәктәге милләттәшләребез өчен концертлар куеп йөрдем. Бу чорда күп нәрсәгә өйрәндем. Баянчыларның баянчысы Рөстәм абый Вәлиев белән репетициясез дә чыгып җырлый ала идем. Нәрсә генә күрмәдек: кайдадыр аппаратура эшләми, кайдадыр ул бөтенләй юк. Җил-яңгырга карамый, концертлар гөрләп уза иде. Шундый вакытлар булды: аэропортка бер шәһәрдән кайтып төшәсең, шунда ук сиңа башка рейс белән илебезнең икенче ягына очарга кирәк. Миңа исем бирелгәч, тәнкыйтьләп чыгучылар булды. Ләкин гайбәтне шул эшне эшләп карамаган кеше генә сөйли. Ни өчен бирелгәнен белүчеләр һәм күрүчеләр барыбер күбрәк булды. Хәзер исә, бөтен «җырчы»га бирәләр.

 Жюри буларак эшлисезме? Хәзер нинди генә бәйгеләр юк!

 Мин үзем – конкурсларда катнашып үскән бала. Ләкин элек бәйгедә катнашучыларны аларга бер нинди катнашы булмаган жюри бәяли иде. Хәзер, кызганыч, жюрида күпчелек үз укытучылары, үз җитәкчеләре утыра. Дөресен әйткәндә, күп булсалар да, югары дәрәҗәле профессиональ конкурслар да калмады. Миннән заманында бер конкурста катнашканда, жюрида утыручы кемнән куркасыз, дип сорадылар. Монда мин куркырлык шәхесләр утырмый шул, дидем. Конкурсларда да төрле хәлләр булды инде. Анда башка кеше җиңәргә тиеш булып, мине гран-при иттеләр. Чөнки чыгыш ясаучыларны, аларның әзерлеген күргәч, жюри оештыручыларга каршы чыккан. Хәзер менә үзем дә жюрида эшлим. Шундый очраклар белән очрашам. Иң авыры – балалар конкурсы. Мин эшләгәндә, максималь рәвештә дөрес карар чыгарырга тырышам. Әгәр ниндидер аңлашылмаучанлык килеп чыкса, кул куймыйм яки бөтенләй бәяләүдән баш тартам. Мин усал түгел, гаделлек яклы. Дөреслекне, төгәллекне яратам. Кешегә юкка гына беркайчан да каты бәрелмим. Усаллансам да, ул эш буенча гына булырга мөмкин.

 Җыр сайлау да җиңел бирелмидер сезгә алайса?

 Әйе, мин, беренче чиратта, җырда сүзләренә игътибар итәм. Көе дә күңелгә ятарга тиеш. Матур булганы өчен түгел, алар бер-берсе белән яши алырга тиеш. Кайвакыт, авторлар белән киңәшләшеп, сүзләрен дә үзем алыштыра алам. Нәрсә ошамаганын аңлатып эшләгәч, иҗат җимеше татлы була. Минем белән эшләүче тавыш режиссёрларына да җиңел түгел. Җырны берничә кат, хәтта берничә ай узгач яңадан яздырырга мөмкинмен. Бүген тыңлаган иртәгә ошамый. Мин сирәк җырчылар белән эшлим. Шуларның берсе Нурислам иде. Урыны оҗмахта булсын. Аның белән бик килешеп дуэтлар эшләдек. Бергә яздырып өлгергән җырга, истәлегенә багышлап, клип та төшердем.

 Һәр җырыгызны да тамашачыга шундый юллар уздырып чыгарасызмы? Җырчылар бит хәзер кич яздыра, иртән җырлары радио хит-парадында беренче урынны алып та куя?

 Миңа да шулай эшләргә туры килә. Гәрчә мин моның белән килешеп бетмәсәм дә. Җыр күңелгә үтеп үк кермәскә дә мөмкин, шуңа күрә яңадан яздырырга туры килә. «Әти» дигән җырым миңа 10 яшь вакытта язылган иде. Мин аны үзем җырчы дигән исемем чыккач, бер җырлауда яздырдым. Чын күңелемнән чыккан җыр, аны яңадан яздырырга теләгем дә юк. Ул шундый форматта яшәргә тиеш.

 Әтиегез – Татарстанның халык артисты, остаз Шамил Әхмәтҗанов турында да сөйләп китегезче.

 Әти – минем тормышымда иң зур роль уйнаган шәхес. Миңа тормыш бүләк иткән әтием, талантымны ачкан остазым. Кайда гына кемдә генә белем алсам да, иң беренче чиратта, мин әтиемә рәхмәтле. Тавышны миңа әтием куйды, җырчы буларак мине ул формалаштырды. Хәзерге көндә дә аның киңәшләрен тотып яшим, эшлим, алга барам. Һаман өйрәнәм, эзләнәм. 

 Әниегез, туганнарыгыз иҗат кешесеме?

 Әниебез иҗат кешесе түгел. Ул шигъриятне бик ярата. Җыр текстлары буенча аның белән киңәшләшәм. Әти-әнием – зур терәгем. Бертуган апам да – белгечлеге буенча сәнгать кешесе, ләкин хәзерге көндә ул – дизайнер. Пианинода бик матур уйный, шуңа күрә без аның белән тандемда эшлибез. Халык җырларына яңа сулыш өрергә миңа апам ярдәм итә. Бик яшьли абыебызны югалттык, аны да сагынып яшибез.

 Ә үзегез нинди әни, Чулпан?

 Мин – татар җанлы әни. Телебез киләчәге өчен борчылып яшим. Рәисебез Рөстәм Миңнеханов әйтмешли, балалар бакчалары, мәктәпләргә генә карамыйча, өйдә дә туган телдә сөйләшергә кирәк. Үзебез дә шундый тәрбия алып үстек. Өйдә русча сөйләшеп, аннары тәрбияче-укытучылардан тел таләп итү дөрес түгел. Без өйдә татарча сөйләшәбез, шигырьләр ятлыйбыз, җырлыйбыз. Татар балалар бакчасына йөрсә дә, чаралар күпчелек русча уза, балалар үзара русча сөйләшә. Безнең белән дә русча сөйләшүгә күчәргә тели, ләкин без аны өйдә «аңламыйбыз». Кызым минем җырларны җырлый, концертлар куя. Бабасы белән «Туган тел»не аеруча яратып башкаралар.

 Чулпан, әңгәмә барышында үзегезгә карата, тәнкыйть көчле дигән уйлар килде.

 Илсөя апа Бәдретдинова белән чыгыш ясаган заманнар булды. Шунда Илфак абый Шиһапов әйткән сүзләр истә калды: «Чулпан, син дөрес эшләмисең. Чыгыш ясап керәсең, аннары монда болай җырламадым, теге нотаны дөрес башкармадым, дип төне буе үзеңне битәрләп чыгасың, ди. Сез кайдан беләсез, дим? Йөзеңә чыккан, ди. Ә белеме булмаган, сикерә-сикерә җырлаган җырчы үзен супер җырчы дип куанып йөри», – ди. Чынлап та шулай. Бу – авыру, күрәсең. Ләкин мин шул чикне уза алмыйм.

 Хәзер популяр булган социаль челтәрләрне дә актив алып бармыйсыз?

 Миңа кызык түгел ул. Кулыма чынаяк тотып, көн саен иртән нидер сөйләп, хәерле иртә теләп утыруның мәгънәсен күрмим. Күңелдән мин һәр кешегә дә хәерле иртә телим.

 Рәхмәт, Чулпан. Журнал аша укучыларыбызга әйтер тагын нинди теләкләрегез бар?

 Тамырыгыз кайда икәнне онытмагыз. Яфраклар кору әле тамыр бетү дигән сүз түгел. Йорт та нигездән ишелә. Түбәсе ишелү – ул бер хәл. Аны яңадан ясап була. Нигез ныклы булсын. Тамырларга кайтып, көч алырга мөмкин. Сүз дә юк, яңалык, яңа сулыш кирәк, ләкин ул көч-хәл бирми. Тамырлар ныклы булганда гына, без зур уңышларга ирешә алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк