Логотип
Конкурсларның архив

“Яраткан артистым” рәсем бәйгесе

  Озын сүзнең кыскасы, бүген нәни укучыларыбыз арасында Татарстанның рәссамнар берлеге белән берлектә “Яраткан артистым” рәсем бәйгесен игълан итәбез. Моның өчен яраткан артистыгызны рәсемгә төшере...

 

Озын сүзнең кыскасы, бүген нәни укучыларыбыз арасында Татарстанның рәссамнар берлеге белән берлектә “Яраткан артистым” рәсем бәйгесен игълан итәбез. Моның өчен яраткан артистыгызны рәсемгә төшереп, бу эшләрне скан аша үткәреп яки сыйфатлы фотога төшереп saxna@mail.ru электрон почтасына юлларга кирәк булачак.

Бәйгедә 5 яшьтән 15 яшькәчә балалар катнаша ала.

Бәйгенең беренче өлешендә, сайтыбызда тавыш бирү ярдәмендә иң матур һәм сыйфатлы рәсемнәр сайланып алыначак. Соңыннан, балаларның яшь үзенчәлекләреннән чыгып жюри җиңүчеләрне билгели.  

Җиңүчеләргә бүләкләр һәм һәр катнашучыга “Сәхнә” журналының махсус дипломнары тапшырылачак. Иҗат җимешләрегезне көтеп калабыз!

Фото: гаилә архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк