СЕЗ ЯРАТКАН ҖЫРЛАР: Бәхет язы (Рәфинә Ганиуллина репертуарыннан)

Алмагачлар шаһит вәгъдәбезгә
Тик алар да чәчкә атмады
Күңелемнең язга кергән мәле,
Бер елыйсым килә, бер көләм...
Хисләремне төенләгән килеш,
Колач җәеп язга йөгерәм.
Бәхетебез арабызда иде...
Нинди җилләр аны урлады?
Ә күңелем җилгә ышанмады,
Сандугачлар җырын тыңлады.
Язлар белән кайтам дигән идең,
Кыр казлары кайтты тезелеп...
Ничек яшим өмет агачымнан,
Соңгы яфрак төште өзелеп.
Эльвира Сафина сүзләре, Наил Сөләйманов көе
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
30 март 2023 - 13:52
-
28 март 2023 - 09:54
-
23 март 2023 - 11:16
-
22 март 2023 - 15:43
-
22 март 2023 - 10:02
-
20 март 2023 - 14:19
-
18 март 2023 - 14:21
-
17 март 2023 - 09:26
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте