Логотип
Сәнгать

“Татар моңы – 2015”: гран-прига ия булырдай җырчы юкмы?

Быелгы бәйге мәшһүр татар композиторы Салих Сәйдәшевнең тууына 115 ел тулуга багышланган. Концерт программасы да аның иҗат җимешләре белән башланып китте. Гомумән, узган еллардан аермалы буларак, бы...

Быелгы бәйге мәшһүр татар композиторы Салих Сәйдәшевнең тууына 115 ел тулуга багышланган. Концерт программасы да аның иҗат җимешләре белән башланып китте. Гомумән, узган еллардан аермалы буларак, быелгы тамаша бергә эшләгән композитор һәм шагыйрьләрнең уртак иҗатларын сурәтләү белән бергә үрелеп барды. Телевидение фондында сакланып калган истәлекле кадрлар, җыр текстлары һәм көйләренең тарихын авторларның үз авызыннан ишетү тамашачылар өчен аеруча кызык булды. Олырак буын яшьлекләрен искә алып утырса, яшьләр өчен үзенә күрә бер мәктәп бит ул.

 

Быел бәйгегә дә берникадәр үзгәрешләр кертелгән. Беренче этабы, гадәттәгечә, төбәкләрдә яшь сәләтләрне эзләү һәм туплаудан башланып китте. Сайлап алу турлары Казан, Алабуга, Зәй, Уфа, Дүртөйле, Мәскәү, Ташкент шәһәрләрендә уздырылган. Соңгы атна дәвамында яшь башкаручыларөчен музыкаль белгечләр тарафыннан мастер-класслар да үткәрелә. Анда катнашып белемнәрен тирәнәйткән яшьләргә сертификат бирү дә каралган. 3нче сайлап алу турын исә “Яңа гасыр” каналында турыдан-туры эфирда күрсәттеләр. Тамашачыларкүңелләренә хуш килгән конкурсантлар өчен тавыш бирә алды. Шуның нәтиҗәсендә “Тамашачы мәхәббәте”нә ия булучы башкаручыны билгеләделәр. Ул – 16 яшьлек Башкортстан егете Илмир Исмәгыйлев. Аның өчен 600 кеше тавыш биргән. Тумыштан күзләре күрмәсә дә, моңы үзәкләргә үтәрлек. Бу егеткә киләчәктә дә уңышлар телисе килә.

 

Гала-концеркакадәр яшь башкаручыларның осталыкларына кемнәр бәя бирәчәге сер итеп сакланды. Бары тик жюри рәисе Салават Фәтхетдинов һәм аның урынбасары Фердинанд Сәләхов кына билгеле иде. Җырчылар Римма Ибраһимова, Резеда Шәрәфиева, Филүс Каһиров, баянчы Наил Сәгъдиев. Дирежер Сәгыйть Хәбибуллин исемнәресоңыннан гына игълан ителде. Аларның кайберләре сәхнәдә аерым “мастер-класс” та үткәрде, лауреатлар белән бергәләп тә чыгыш ясады. Бәлки, яшь башкаручыларны танылган җырчылар белән бермә-бер җырлату бик үк  уңышлы алым түгелдер. Мәсәлән, Филүс Каһиров белән бергә чыгыш ясаган Инсаф Бәдретдиновның осталыгы ачылып бетмәде кебек.

 

Тагын шуны әйтәсе килә, телевизордан барган сайлап алу турында кайбер башкаручылар турында түбәнрәк фикердә булсам да, гала-концертташикләрем таралды. Бу хакта матбугат очрашуында Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов та ассызыклап үткән иде. Яшьләрнең күбесе камера алдында беренче тапкыр чыгыш ясый икән, шуңа каушап калучылар да бар. Концертка әзерләнергә бер генә көн калса да, конкурсантлар танылган артистлардан ким чыгыш ясамады.

Быелгы бүләкләр дә миллилеге белән аерылып тора. Аларны әзерләүдә Казанның 40нчы лицее ярдәм иткән. Бәйгедә җиңүчеләр, чигелгән сөлге, күннән эшләнгән беләзек һәм каешлар, түбәтәй, калфак кебек затлы бүләкләр белән кайтып китте. Бәйгенең гомуми бүләк фонды 1 миллион сумны тәшкил итә. Беренче урынга – 50, икенче-өченче урыннарга 20-30 мең сум акчалата премия бирелде.

 

 

Бәйгедә истә калырдай исемнәр күп булса да, барысын да журнал битләренә генә сыйдырып бетерү мөмкин түгел. “Ялгыз вокал” номинациясендә музыкасыз татар халык җырын башкаручы Башкортстан егете Илсур Сабитов, ерак араларны якын итеп килгән Санкт-Петербургның Мария театры артисты Ләйлә Җүсойлова , 21-35 яшьлекләр аралыгында чыгыш ясаган, Салават Фәтхетдиновның укучысы Гөлия Сәгыева, “Инструментальбашкару”номинациясендә Сургут шәһәреннән Айнур Исламов, казах егете Шаһзат Розмәтовларның чыгышын тамашачы аеруча җылы кабул итте.

 

Моң бит әле ул тавыш мөмкинлекләре зур булу дигән генә сүз түгел. Кычкырырга кем дә булдыра. Тамашачының күңел кылларын тибрәтердәй аһәң, авторлар җиткерергә теләгән хис-тойгыларны ачып бирү осталыгы да кирәк. “Татар моңы” җиңүчеләре арасында шушы таләпләргә туры килердәй башкаручылар булса да, ни кызганыч, быел да гран-прига лаек кеше табылмады.

 

 

Татарстанның халык артисты, “Татар моңы” бәйгесенең жюри рәисе урынбасары Фердинанд Сәләхов:

 

“Татар моңы” бәйгесенең кыйммәтен белер өчен чит төбәкләргә чыгарга кирәк. Бу чара бөтен татар дөньясын кузгата, һәр якның да үз иҗатчыларын күрсәтәсе килә. Яшьләр элеккеге кебек тегенди-мондый гына җырлар алып килми хәзер. Елдан-ел катлаулырак әсәрләр сайлый.  Милли талантларыбызны барлап, аларны үстереп җибәрү өчен менә дигән мөмкинлек бу бәйге. Узган елларда катнашучыларның да күбесе консерваториягә кабул ителде.

 

Ә җиңүчеләргә килгәндә инде берничә ел гран-прига ия булырдай кеше таба алмыйбыз. Быел бер конкурсантка күз салган идек. Әмма ул дөрес җыр сайламады, ялгышты. Бу хатасын соңыннан үзе дә таныды.

 

Гран-прины теләсә кемгә биреп булмый. Андый башкаручы комнан коелган асылташ кебек, йөз елга бер генә туа бит. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк