Логотип
Сәнгать

Татарга классик музыка кирәкме?

     Атамаларына «татар» сүзе кергән, Муса Җәлил, Салих Сәйдәшев кебек бөек шәхесләр исемнәрен йөрткән театрлар, концерт заллары, оркестрлар, хорлар репертуарында ничә татар әсәре бар? Татар профес...

 
   Атамаларына «татар» сүзе кергән, Муса Җәлил, Салих Сәйдәшев кебек бөек шәхесләр исемнәрен йөрткән театрлар, концерт заллары, оркестрлар, хорлар репертуарында ничә татар әсәре бар? Татар профессиональ музыкасының хәле ничек? «Сәхнә» журналы бу юлы шундыйсорауларга җавап эзләп карый. 
 
   Афишаларны барлыйм...Апрель – Тукай ае, татар җәмәгатьчелеге бераз булса да селкенеп ала торган ай. Ләкин татар классик музыкасы белән әллә ни сөендермәделәр. Эчке эшләр министрлыгы культура үзәге оркестры үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үтте. С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында әлеге оркестр татар музыкасын да яңгыратты. Консерваториянең кече залында «И туган тел» дип исемләнгән балалар һәм яшүсмерләр хор коллективлары чыгыш ясады. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концерт залында татарча концертлар барды, ләкин күбрәк эстрада артистлары җырлады, ә филармония коллективлары «Имперский русский балет», «Жемчужины зарубежной и русской музыки», Олег Лундстремның йөз еллыгына багышланган концертлар куйды. Болар барысы да абонементлар шәлкеменнән. Кызганычка каршы, татар музыкасы кергән абонементлар сайтта юк диярлек. 
 
    М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында татар спектакльләре сирәк куела дип күптән зарланабыз. Ләкин хәлләр әллә ни үзгәрми. 14 майга «Шүрәле» балеты, 15 июньгә «Шагыйрь мәхәббәте» операсы, 19 һәм 20 июньгә – «Алтын урда» балеты планлаштырылган. Өч айга өч әсәр. Гомумән, опера һәм балет театрының репертуарында нибары икешәр опера һәм балет бар. Алар 2000, 2006, 2011 һәм 2013 елларда беренче тапкыр куелган. Соңгы дүрт елда берни юк. Консерватория тәмамлап, театрга килүчеләр дә бик аз. Татар җырчысы елына ике тапкыр башкарылган опера белән канәгатьләнсенме?! Заманында опера һәм балет театрында Хәйдәр Бигичев, Зилә Сөнгатуллина, Мөнир Якупов, Рафаэль Сәхәбиевләр аена ундүрт-унбишәр спектакльдә уйнаган.  
 
   Театр ачылган вакытларда «Качкын», «Алтынчәч», «Илдар», «Самат», «Сания», «Муса Җәлил» һ.б. опералары куелган, «Шүрәле», «Су анасы», «Кисекбаш» һ.б. балетлары сәхнәдән төшмәгән, «Башмагым» комедиясе куелган. Күз алдына китерәсезме, хәтта чит ил, рус классик операларын да татарча башкарганнар. «Свадьба Фигаро», «Кармен» һ.б. татарчага тәрҗемә ителгән. 
 
   Яртышар ел чит илләрдә читтән чакырылган артистлар белән гастрольләрдә йөргәндә, татар әсәрләрен, бәлки, Казанда булса да, куярга кирәктер? Юкса, Муса Җәлил исемен йөрткән милли опера һәм балет театрының киләчәге турында уйларга да куркыныч. 
 
   Татар дәүләт симфоник оркестрының яңа дирижерын да, татар музыкасын уйнамый дип, җәмәгатьчелек бик җылы кабул итмәде. Ләкин Александр Сладковскийның оркестрны югары дәрәҗәгә күтәргәнен дә танырга кирәк. Оркестрны хәзер чит илләрдә дә көтеп алалар. Sony Music һәм Red Seal лейблларында яхшы сыйфатта яздырылган «Татарстан композиторлары музыкасы антологиясе» дә моңа кадәр күрелмәгән вакыйга булды дияргә мөмкин. Хәзер аны курыкмыйча чит илләргә дә таратырга була. Ә иң мөһиме, һәр теләгән кеше оркестрның сайтына кереп, сыйфатлы татар музыкасын тыңлап ләззәтләнә ала. Татар музыкасы җәүһәрләре өч сәгать белән генә чикләнми, әлбәттә. Бу эш дәвамлы булыр дип ышанасы килә. Татар классик музыка концертларын да ешрак тыңлыйсы, күрәсе иде. Быел беренче тапкыр узган Н.Җиһанов исемендәге «Мирас» фестивален киләсе елларда да афишаларда күрербез дип өметләнәбез. 
 
   Эзли башласаң, сирәк булса да, куела ул татар классикасы. Соңгы елларда Рәшит Ваһапов исемендәге яшь башкаручылар конкурсы, «Татар моңы» конкурсы популярлашып килә, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге татар музыкасы дәүләт ансамбле концертлары югары дәрәҗәдә уза. Халык музыка уен кораллары дәүләт оркестрлары да бар бит әле бездә, Татар дәүләт камера хоры репертуарында да татар җырлары күп. Ләкин алар Казан сәхнәсендә сагындырып кына, көттереп кенә яңгырый. 
 
   Әйтеп үткән һәр театр, оркестр, коллектив бюджеттан финанслана. Опера һәм балет театры гына да дәүләттән ел саен миллионлаган сум грантлар ала. Ул бит безнең дә салым акчалары. Шуңа күрә татар әсәрләрен куюны таләп итәргә дә оялып торасы юктыр. Дөньякүләм танылган композиторлар белән танылу – ул бер нәрсә. Аны Екатеринбург, Мәскәү театрлары да, теләсә кайсы театр яки оркестр башкарып чыга ала. Безнең бит үз тарихыбыз, бай мирасыбыз, талантлы композиторлар, шагыйрьләр, башкаручыларыбыз бар. Аларның читтә каңгырып йөриселәре килми, халкыбызга хезмәт итәселәре килә, әлбәттә. Безгә республика җитәкчелегенең кыю адымы кирәк. 
 
   Татар классик музыкасы яшәргә һәм үсәргә тиеш!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк