Логотип
Шоу-бизнес

Җыр аша - иманга

Барысы да 2011 елда «Шөкер Аллам» җырыннан башлана. Хәер, юктан гына бер җыр да тумый. Әби-бабаларының мөнәҗәтләрен тыңлап үскән егет бу төр җырларга бәләкәйдән гашыйк була. Әти-әнисенең бер намаз в...

Барысы да 2011 елда «Шөкер Аллам» җырыннан башлана. Хәер, юктан гына бер җыр да тумый. Әби-бабаларының мөнәҗәтләрен тыңлап үскән егет бу төр җырларга бәләкәйдән гашыйк була. Әти-әнисенең бер намаз вакытын калдырмыйча, уразалар тотып, дини тормыш алып барулары да тәэсир иткәндер, билгеле. Егет мәктәпнең өлкән сыйныфларында ук инде намазга баса. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының татар факультетында  Ислам динен таратуга гомерләрен багышлаган мәгърифәтчеләребез тормышын өйрәнү, бүтән төрле бик күп аң белем өстәп, дөньяга карашны киңәйтү исә аңа  динебезне бүтән кавемнәрнеке белән чагыштырып,  аның хак булуына ныграк төшенергә ярдәм иткәндер. Дүртенче  курста укыганда Ильясның Нурфия исемле үзе кебек инсафлы, иманлы шагыйрә кыз белән чәче чәчкә бәйләнә. Хак Тәгалә аларны махсус очраштырган кебек. Шул вакыттан башлап берсе шигырьләр, икенчесе аларга көйләр язып бергәләп иҗат итәләр. Ул җырларны тыңлап, кызлары Исламия һәм Хәнифә дә тәрбияле, ак күңелле балалар булып үсә.
 
Гомумән, адәм баласының кыйбласы дөрес булуы мөһим, шул вакытта гына ул күп, нәтиҗәле эшләп уңышка ирешә торгандыр. Менә Ильяс Халиков та Россия Ислам университетында укып чыгып, кыйбласын тагын да ныгыта төшкәч, педагогикада Ислам кыйммәтләренең ролен шәрехләгән фәнни эшкә алынып, быел кандидатлык диссертациясен яклауга да иреште. Бүген үк инде ул Россия Ислам университетында белемнәрен яшь буын белән уртаклаша. Ә киләчәктә күбрәк сәгатьләр алып, укыту эшенә тагын да ныграк керешмәкче. 
 
Дини җырлар нинди була соң? «Табигать, туган ил, ата-ана турында җырлар да әхлакый тәрбия бирә торганнарга керә», – ди Ильяс. Моннан тыш дини эчтәлекле җырлар була. Аларда хәдис сүзләре, Коръән аятләре бар. Нәтиҗәдә,  ул җырларны тыңлаучы дога ятлап калырга мөмкин. 
 
Җыр һәм диннең бергә кушылып үзенә аерым бер сәнгать төрен хасил итүе бераз гаҗәп тә кебек. Ник дигәндә, элек  Ислам дине музыканы тыя дигән ышану яшәп килгән. Хәзер дә әле бу темага шактый каршылыклы фикерләр ишетергә туры килә. Ильяс Халиков бу мәсьәләдә дин белгечләре, хәзрәтләр белән кат-кат киңәшкән. «Яшьләребезгә әхлакый тәрбия бирү өчен җыр, музыка куллану рөхсәт ителә», – дип мәсьәләгә үзенең карашын белдерде ул. Ләкин игътибарга алынырга тиешле бер нәрсәне онытырга ярамый. Коръән аятләре булган җирдә җыр уйнатырга, яки башкарырга ярамый, чөнки алар икесе дә адәм баласының күңеленә тәэсир итә. Бу күзлектән караганда Коръән аятләре җырдан мөһимрәк, өстенрәк, әлбәттә. 
 
Гомумән, җырчы Ильяс Халиковның тормышы гел дини тәгълимәтне таратуга көйләнгән. Хәләл туйлар, юбилейлар, мәҗлесләр оештыру да шуңа керә. «Моннан ун ел элек дини эчтәлекле җырлар концертларына тамашачы күпләп йөрми иде әле, хәләл мәҗлесләр дә сирәк-мирәк кенә була торган иде. Халыкның һаман дингә тартыла баруы, хәмерсез, затлы, эчтәлекле табыннар корырга теләве нык сөендерә», – ди Ильяс. 
 
Тормыштагы уңышлары өчен Ильяс Халиков  Аллаһыга,  дөрес тәрбия биргән әти-әнисенә, диннәр иреге биргән, дини сәнгатьне уңай бәяләгән җөмһүриятебезгә, иганәчеләргә һәм, әлбәттә инде, җыр сөюче тамашачыларга рәхмәтле. Иганәчеләр ярдәменнән башка зур концерт залларында тамашалар оештырып, лазер тәлинкәләр чыгарып та булмас иде, мөгаен. Ильясның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концерт залында гына да ике зур концерты узган. Әйтергә кирәк, И.Халиковның тамашаларында әхлакый, дини тәрбия бирү мәдәният бинасының бусагасыннан ук башлана. Фойеда, гадәттә, дини әдәбият, мөселман сувенирлары сатыла, намаз укучылар өчен шартлар да каралган. 
 
Тамаша диюем тикмәгә генә түгел. Чыннан да җырчы Ильяс Халиковның концертлары театральләшкән тамаша ул, чөнки ул үзе генә түгел. «Мөнбәр» татар-дини театрында 7 кеше иҗат итә. Театр кайларда гына булмый. Хәйрия кичәләренә аеруча теләп йөриләр. Быел яз Чистайда, мәсәлән, шундый бер хәйрия концерты булып узган иде. Анда җыелган акча Чулпан авылында янгыннан зыян күргән бер гаиләгә тапшырылды. Аннан алда Казанда тормышта абынып җинаять юлына басканнар өчен җәза күргәннәрнең күңелләрен җыр белән дәвалап кайттылар. 
 
Хәзер исә 17 июльдә К.Тинчу-рин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында узачак хәйрия концертына әзерләнәләр. Аны Татарстан Диния нәзарәте, «Ярдәм» фонды, «Ярдәм» мәчете оештыра. Тамашадан җыелган акча ишетү һәм күрү мөмкинлеге булмаган кешеләргә тапшырылачак. «Хәйрия концертларында катнашу күңелне нечкәртә, шуңа күрә алардан калмаска тырышабыз. Тәннәре зәгыйфь, яки тормышта берәр зыян күргән кешеләргә аз булса да файдабыз тисә, күңел күтәрелә», – ди Ильяс.
 
Адәм баласына әхлакый тәрбия биргән, аны яхшылыкка өндәгән җырларны башкаручылар күбрәк булып, кыска итәктән сәхнәләргә чыгып, вәхшәтне уята торган азгын биюләр башкарып, бозыклык кына китереп чыгара алган җырлар җырлаучылар азрак булса, дөньда изгелек артыр иде, дип хыялланып яши егет. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк