Логотип
Тарих

ТАМЫРЫ ТИРӘН ХАЛЫКНЫҢ ГОМЕРЕ ОЗЫН БУЛА

Разил Вәлиев (РВ). Язучы, драматург, сәясәтче Туфан Миңнуллинны татар халкы арасында  белмәгән кеше юктыр. Аның әсәрләрен укыйлар, пьесалары буенча куелган спектакльләрне карыйлар, аның чыгышларын к...

Разил Вәлиев (РВ). Язучы, драматург, сәясәтче Туфан Миңнуллинны татар халкы арасында  белмәгән кеше юктыр. Аның әсәрләрен укыйлар, пьесалары буенча куелган спектакльләрне карыйлар, аның чыгышларын көтеп алалар, сүзенә колак салалар. Мин үзем дә кайчандыр Туфан Миңнуллинны шулай ук яхшы беләм дип уйлап йөри идем. Әмма, аның белән күбрәк аралашкан саен, Туфан дигән олы шәхесне бик аз белүемне көннән-көн ныграк тоя бардым. Менә безнең бүгенге очрашуыбыз, бүгенге әңгәмәбез Туфан Миңнуллинның без белмәгән якларын ачыкларга, без күрмәгән сыйфатларын аңларга ярдәм итсә, максатыма ирештем дип санар идем. Туфан абый, әйдә, иң элек һәрчак тел очында йөргән сүздән – синең исемнән башлыйк әле. Әти-әниең татарда сирәк очрый торган олы мәгънәле исемне, Туфан исемен куярга ничек ният итте икән?
 
Туфан Миңнуллин (ТФ). 
Туфан – әти кушкан исем. Ул шигъри җанлы кеше иде. Мин туган елларда шагыйрь Хәсән Туфанның танылган чагы. Күрәсең, әтигә аның шигырьләре ошагандыр. Туфан дигән исемнең мәгънәсе дә тәэсир иткәндер. Ул сүз көч, куәт, стихия, дәһшәтне аңлата бит. Әти үзе йомшак күңелле, үтә сабыр, юаш кеше иде. Бәлки, күңелендә хисләр өермәсе дулагандыр, баласының исемендә булса да җанын аңлатырга теләгәндер.
 
Р.В.Татар әдәбиятында Туфан исеме белән мәйдан тоткан бөек шагыйребез була торып та, шул ук исем белән тагын бер тапкыр бөтен халыкка танылу җиңел нәрсә түгел. Хәсән ага Туфан моңа берәр ничек мөнәсәбәтен белдермәдеме? Сезнең исемнәрне бутаучылар булмадымы? Ул исемне үзеңнең җисемеңә, холкыңа тәңгәл килә дип саныйсыңмы?
 
Т.М.Исемне бутаучылар булмады. Бөек шагыйрь белән мине бутау өчен, шактый ук надан булырга кирәк. Хәер, исәнмесез, Хәсән ага, дип күрешүчеләр очрады. Мин моны бутау дип санамыйм, ялгышу дип кенә кабул итәм. Инде Хәсән аганың үзенә килгәндә, татарда сирәк кушылган үз исемен йөртүчегә игътибар итүе табигый. Шунысы да бар: Туфан Хәсән аганың исеме дә, ата-бабаларыннан калган фамилия дә түгел, ул – шагыйрь үзе сайлаган псевдоним-тәхәллүс. Шуңа күрәдер ул миңа китабын бүләк иткәндә «әдәби энекәшемә» дип язып биргән иде. Туфан исеме белән бәйле бер вакыйга да булды. Шагыйрьнең 70 яшьлек юбилеенда шаярып: «Рәхмәт, Хәсән ага, минем исемне акладыгыз», – дигән идем. Мәҗлестәгеләр көлделәр, тик Хәсән ага үзе генә көлмәде. Мин, мәгънәсез шаяртып, өлкән кешенең хәтерен калдырдым, ахры, дип шүрләдем, юбилярдан: «Мин бит мәзәк ясар өчен шаярттым гына, гафу итегез», – дидем. «Син шаяртмадың, бик зур сүз әйттең, – диде Хәсән ага, – ул елларда минем исемне этләргә дә кушулары мөмкин иде. Ярый әле сиңа эләккән». Исем һәм җисем турында уйлаганда төгәл беләм, ул исем Хәсән агага бик тә тәңгәл килә. Башка исем белән мин аны күз алдына да китерә алмыйм. Мин үзем дә Туфан исеменә тап төшермәдем шикелле. Әтием дә ялгышмаган дип уйлыйм. Мин аның кебек юаш түгел. Дуамаллык та җитәрлек. Әмма күңелемдә усаллык, явызлык юк. Хәтта мине төрткәләп торып ачуымны чыгарырга тырышучыларга да явызлык кыла алмыйм. Узынып китеп балагыма ябышсалар гына, үз сүземне әйтәм. Ходайның биргәненә шөкер, андыйлар бик аз.
 
Р.В.Хәзер исемнән җисемгә күчик әле… Язучылык оеткысы, мәгърифәтчелек дәрте синең күңелгә кайда һәм кайчан салынды икән? Нәселдән киләме ул, әллә яшәгән мохит тәэсиреме, әллә, алга бер олы максат куеп, гомер буе үҗәтләнеп, шул юлдан бару нәтиҗәсеме?
 
Т.М.Язуга хирыслык әтидән күчкәндер. Әйткәнемчә, ул шигырьләр яза иде. Гомере буе язды. Район газетасында берничә шигыре басылып та чыкты. Театр, тамашага тартылу да әтидән. Ул яшь чагында авылда «театр уйнаган». Әни алдында утырып, авыл клубында әтинең сәхнәдә уйнаганын каравым хәтердә сак-ланып калган. Китапка мәхәббәт – әти белән әнинең икесеннән дә. Хәреф танырга, хәрефләрне җыеп укырга без иң элек әнидән өйрәндек. Укытучылар безнең белән «интекмәделәр» бугай. Башка һәр һөнәр кебек, язучылык эше тырышлык, үҗәтлек сорый. Әгәр нәселдән, табигатьтән бүләк ителгән сәләтне үстермә-сәң, ул шул килеш кала. Үҗәтлек тә нәселдән киләдер. Ялкаулыгы, пошмаслыгы белән дан тоткан нәселләр була. Тормышка ябышып яту, башлаган эшеңнең ахырына җитү, хәтта эшлисе килмәгәндә дә эшләү әни ягыннан безнең нәселнең төп сыйфатыдыр. «Үзеңне үзең ашатмасаң, сине кем ашатыр» дигән сүзне мин әнидән үземне үзем белә башлаганнан бирле ишетеп килдем һәм бүген мин аңа рәхмәтемне укыйм. Үземә үзем теләк теләгәндә, эшләргә язсын иде, кеше эшләгәнне карап ятарга язмасын иде, дим.
 
Р.В.Ничә генә очрашсак, күпме генә сөйләшсәк тә, Туфан Миңнуллинның телендә һәрчак авыл булыр. Әле сине бәрәңге утыртырга авылга китте диләр, мәчет төзергә, юл салырга, бәрәңге алырга кайткан чакларыңны да гел сөйләп торалар. Беләм: без, авыл балалары, авылдан башка яши алмыйбыз. Әмма шул ук авылдан чыгып китеп, гомере буе әйләнеп кайтмаган кешеләр да шактый бит. Синең өчен авыл нәрсә ул?
 
Т.М.Авылны ярату минем канымдадыр ул. Авыл кешесенең психологиясе каныма сеңгән. Мин аны акылым белән түгел, йөрәгем белән яратам. Яратам дигән сүз, бәлки, урынсыздыр, үз-үземне яратам дип әйтү сымандыр. Кеше психологиясен аңлый белүче Марсель Сәлимҗанов моны сизә иде, миңа «аграрий» дигән кушамат такты. Авылга озаграк кайтмый торсам, җаным тынгысызлана башлый. Миңа үз авылым гына түгел, бүтән авыллар да якын. Авыл кешеләренең уй-фикерләрен, кайгы-хәсрәтләрен, шатлык-куанычларын сизәм, тоям. Авылын онытканнарны адашкан, бәхеттән мәхрүм калган дип саныйм, аларны кызганам. Дөньяда иң кадерле хис сагыну хиседер. Сагынырлык җирең, сагынырлык кешеләрең булмаса, ничек яшәмәк кирәк?
 
Р.В.Син татар авылының киләчәген ничек итеп күз алдына китерәсең? Көнбатыш илләрендә «авыл» төшенчәсе бөтенләй бетеп бара, без дә алар юлыннан китмәбез микән? Авыл бетсә, авыл белән бергә татар үзе дә бетмәс микән?
 
Т.М.Соңгы 100 елда Россия дигән ил авылларга нык һөҗүм ясады. Бу капитализм дип аталган формациянең үтеп керүе белән бәйле иде. Илдә зимагурлар пәйда булды. Үз көче, үз оясы, үз гореф-гадәтләре белән яшәгән татар авылларыннан да чит-ят җирләргә күчеп китүчеләр күбәйде. Социализм чорында бу процесс дәүләт сәясәтенә әйләнде. Чөнки шәһәргә арзан эшче куллар кирәк иде. Авылны кыскан саен, авыл кешесе аннан качу ягын карады. «Перспективасыз авыллар» сәясәте авылның тамырына ук балта чапты. Авыллар кечерәйде, күпләре бетте. Бүген дә ул сәясәт дәвам итә – реформа дигән булып, авылдагы мәктәпләрне, китапханәләрне, клубларны ябарга җыену шуңа бәйле. Татар милләте өчен бу аеруча куркыныч, чөнки авыл, чишмә башы булып, телне, милли үзенчәлекләрне саклап тора. Без авылны авыл итеп саклар өчен көрәшергә тиешбез. Шәһәр кешесе үзенең табигыйлеген югалта, күпләп җыелып, күпләп өелеп яшәгән саен, кешенең кадере бетә, ялгызлана бара. Әмма, нишлисең, шәһәрләшү көчәйгәннән-көчәя, татарны озак яшәтик дисәк, милләтнең шәһәр культурасын булдырырга кирәк. Уйланырлык уйлар бар, ләкин мин оптимист кеше, тамыры тирән халыкның гомере озын була. Татар халкы төрле шартларда җайлашып үзен үзе саклап калыр дип ышанам.
 
Р.В.Татар халкын, миллә-тебезне милли рухта тәрбия-ләүдә, аның телен, гореф-гадәтләрен, иман ныклыгын сак-лауда татар театрының тоткан урыны гаять зур. Үз теләге белән, изге ният белән бергә җыела алган, бер фикер, бер рух, бер иман тирәсенә туплана алган халыкның киләчәге бар. Безнең халык әле бүген, меңәрләп-меңәрләп, үз теләге белән милли җыеннарга йөри, гөрләтеп сабантуйларын бәйрәм итә, театрлардагы һәрбер тамашаны көтеп ала. Әйе, моңа кадәр шулай булды,ә киләчәктә дә шулай дәвам итәр дип ышанып әйтеп буламы бүген? Әдәбият- сәнгатькә, радиога, телевидениегә, театрга хәзер яңа буын килә… Алар безнең халыкның гореф-гадәтләрен, рухи дөньясын, тоткан кыйбласын бөтен җаннары-тәннәре белән аңлый һәм тоя алырлар микән? Халыкның рухи кыйбласына, милләтнең киләчәгенә, нигездә, алар юнәлеш бирәчәк бит.
 
Т.М.Татарны теленнән, гореф-гадәтләреннән яздыру өчен Мәскәү тарафыннан әллә нинди мәкерле эшләр эшләнсә дә, шуның нәтиҗәсендә зыян күрсәк тә, безнең үзәгебез әле исән. Без театрларыбызны саклап кала алдык. Театр – халыкның күңел көзгесе ул. Без җыелып бәйрәм итә беләбез, һәм бу җыен инстинкты бездә нык саклана. Иншалла, киләчәктә дә бу сыйфатларыбызны югалтмабыз. Әлбәттә, бүгенге яшьләребезгә заманның төссезлек, нәселсезлек, ырусызлык, милләтсезлек, космополитизм чире йоккан. Әмма милли иммунитет аны җиңәр дип уйлыйм, һәр буын дөньяга үз идеясе белән килә, шулай да татарлык идеясе бабаларының каннары аша татар яшьләренең канына күчәр дип ышанам.
 
Р.В.Бөек шагыйрь һәм драматург Уильям Шекспир бу дөньяны – театрга, ә анда яшәүче кешеләрне актерларга тиңләгән. Менә син, белемең буенча профессиональ актер, бик тә актив сәясәтче һәм танылган драматург буларак, Шекспирның бу сүзләре белән килешәсеңме? Чын-чынлап яшибезме, әллә күбрәк уйныйбызмы без бу дөньяда? Бу урында мин, билгеле, күбрәк иҗат кешеләрен һәм сәясәтчеләрне күз алдында тотам.
Т.М.Минем яратып әйтә торган сүзем бар: тормыштагы уенны уйнап туйганнан соң, дөреслекне күрер өчен, кеше театрга бара. Анда кешенең үзенә тормышта ничек уйнаганын күрсәтәләр. Ә инде сәясәткә килгәндә, ул тоташы белән уеннан тора. Тик, кызганыч, бу уенда еш кына күп санлы корбаннар була. Иҗат кешеләре, кеше күңелен тирәнрәк аңлаучы буларак, сәяси уеннарга каршы чыгарга тырыша. Шуңа да кешеләр язучыларны, иҗат әһелләрен күбрәк хөрмәт итәләр. Шулай булган һәм шулай булачак. Кеше күңеле, Кеше җанының тибрәнүләрен тоя алучы, аны бүтәннәргә сөйли, сурәтли, көйли белүче кешеләр беткән көнне кешелек дөньясы яшәүдән туктаячак.
 
Р.В.Соңгы елларда татар теленең даирәсе шактый киңәйде, туган телебез тернәкләнеп, үсеп китте, дибез. Яңа татар мәктәпләре, лицейлары, гимназияләре ачылуга куанабыз. Әмма шул ук вакытта китапларыбызның, газета-журналларыбызның тиражлары күзгә күренеп кими, иҗат әһелләренең тормыш хәле авырая, җәмгыятьтә тоткан урыннары түбәнәя бара. Әгәр киләчәктә дә шулай дәвам итсә, милләткә рухи куәт биреп, аны яшәтеп килгән әдәбият-сәнгать әһелләребез, галимнәребез бөтенләй аяныч хәлдә калмаслар микән? Ә ул чакта милләтне кем яклар? Татар кешесенең барып сыеныр өчен көчле-куәтле яклаучысы, ныклы үз дәүләте юк бит.
 
Т.М.Бу турыда сөйләшә башласак, ахырына чыга алырбыз микән? Ул хакта бит инде моннан 100 ел элек дип әйтерлек Тукаебыз борчылып язган. Күрәсең, татар язмышы шул өмет белән шик арасында яшәүдер. Үтереп бетерәләрме, чукындырып руслаштыралармы, юкмы, исән калабызмы, югалабызмы дигән борчулар ничәмә гасыр буена җанны бимазалап торса да, шөкер, без менә исән бит әле. Менә без үз телебездә ике татар язучысы иркенләп сөйләшеп утырабыз. Әлбәттә, сүзебез тантаналы, бәйрәмчә үк түгелдер, һәм ул алай була да алмый. Без икәүләп: «Рәхәт яшибез, барысы да ал да гөл», – дип кул чабып утырсак, язучы исемен йөртергә оят булыр иде. Язучының җаны барометр кебек, халык тормышындагы «һава торышын» тоеп, сизеп, күрсәтеп барырга, кирәк икән, кисәтергә дә тиеш. Ә милләтебезнең бүгенге хәле, чыннан да, мактанырлык түгел. Халкыбызның үз-үзен сак-лау иммунитеты тотрыксызлана бара. Хакимият башында утыручыларыбыз, күңелләрендә татарлык булса да, Мәскәүнең милли сәясәтенә каршы торып, үзләренең катгый сүзләрен әйтә алмыйлар, ә халыкның милли рухы имгәтелгән. Корсак өчен яшәү актуальләшә бара. Татар теле белән кая барып була дигән сорау, рухи асылын югалтып, матди юнәлеш алды – татар теле белән корсакны тутырып буламы дигәнгә әйләнде. Газета-журнал, китапларның аз укылуы да – шул рухи хәерчелекнең нәтиҗәсе. Шунысы да безгә мәгълүм бит: акчалары күбәйгән саен, китап укучылар азая бара. Китапны, гадәттә, әз акчалылар укый. Люмпен да укымый. Ул акча юк дигән сылтау белән китап алмый, ә бер шешә аракыга акча таба. Татар гына түгел, рус та укымый бит. Димәк, ил белән укымыйбыз. Рус язмышы өчен кайгыртучылар күп,ә безнеңязмыш куркыныч астында.
 
 
Әмма мин оптимист кеше. Безнең чиребез дәвалый алмаслык түгел дип уйлыйм. Милләтне якларлык дәүләтебез әлегә булмаса да, милләтнең үзен үзе яшәтү инстинкты исән. Милләт аңында дәүләтчелек идеясе яши. Хәтта теленнән язган татарда да без дәүләт тоткан халык дигән горурлык хисе чагылып куя. Шул хисне сүндермәс өчен көрәшергә кирәк тә инде безгә. Икътисад мәсьәләсендә элек ничек иде? Без өстән фондлар бирелүне көтеп яши идек. Базар мөнәсәбәтендә андый фондлар бетте, «үз хәлеңне үзең күр» принцибы белән көн итәбез. Милләтне саклауда да без өстән «фонд»лар көтеп яшәдек. Инде андый «фонд»ларның булмаганын һәм булмаячагын аңладык, димәк, үзебез турында бары тик үзебез генә кайгырту, үзебезне үзебез генә саклау идеясен халыкның аңына сеңдерә алсак, безнең гомеребез бик күпкә озынаячак.
 
Р.В.Туфан абый, бүген безнең Дәүләт Советында 5-6 язучы-депутат эшли. Мондый хәл башка республикаларда юк бит. Бер караганда, бу халкыбызның әдәбият-сәнгатькә, иҗат кешеләренә хөрмәт белән каравы, аларга ышаныч күрсәтүе хакында сөйли. Әмма зыялылар арасында, иҗат кешесе сәясәттән югарырак булырга тиеш, сәясәт ул пычрак нәрсә, аннан читтә торсаң яхшырак, дип сөйләүчеләр дә очрый. Син аларга ничегрәк җавап бирер идең?
 
Т.М.Иҗат кешесе сәясәттән ерак торырга тиеш – бу бәхәссез. Ләкин, нишләтәсең, дөнья камил корылмаган, иҗат кешесе иҗат итү белән бергә үзен, үз халкын якларга да мәҗбүр. Үзен һәм үз халкын яклар өчен, аңа язган китаплары, картиналары, көйләре генә җитми, трибуна да кирәк. Хәзер трибунадан да халык белән сөйләшү таләп ителә торган заман. Бигрәк тә без яшәгән илдә. Тик шунысы да хакыйкать: сәясәт белән шөгыльләнергә мәҗбүр булса да, иҗат кешесе сәяси уеннарда катнашмаска тиеш, югыйсә ул, иҗат итүдән туктап, үзе дә уенчыкка әйләнә. Сәясәттә уйнаучылар бездән хәйләкәррәк һәм мәкерлерәк.
 
Р.В.Сәяси уеннар соңгы арада бигрәк тә куерып, көчәеп китте. Россиядә үз хакын дәгъвалаучы милли республикалар берәм-берәм сәхнәдән төшеп, юашланып, телсез-өнсез калды. Заманында безнең белән иңгә-иң барган Башкортстан да Мәскәү белән «кодалашты». Урта Азиядәге тугандаш республикалар мөстәкыйль дәүләт булгач, Татарстан белән санлашмый башладылар, туганлык турында бөтенләй оныттылар. Элек без тугандаш халыклар белән гел аралашып, бер-беребездә әдәбият-сәнгать көннәре үткәреп яши идек. Хәзер алары да 
бетте…
Татар язучыларының әсәрләре хәзер рус теленә бик аз тәрҗемә ителә, ә башка телләргә тәрҗемә итү турында сүз дә чыкмый… Эшләр болай барса, без әкрен-әкрен үз кабыгыбызда гына бикләнеп калмабыз микән?
 
Т.М.Милли автономияләр элек тә юаш, мескен хәлдә иде инде. Үзен үзе бераз яклый алган милләт әлеге дә баягы татаргына булгандыр.
Калганнары, рус дәүләтенә үз теләкләре белән кушылу турында туктаусыз кабатлап, һәйкәлләрсалып,үзләрен  югалта яздылар. Әнә Мари Иле дигән республика бүген дә рус дәүләтенә үз теләге белән кушылуның 450 еллыгын бәйрәм итә, ә анда мари милли театрын яптылар. Ирешкәннәре шул булдымы? Союздаш республикалар хәле аз-маз яхшырак иде. Әз генә иреге булган кол үзеннән түбәнгә өстән караган кебек, алар безгә автономияле генә милләт дип карадылар. Ул вакытта да, без «тугандаш» сүзен еш әйтсәк тә, чын туганлык булмады. Шулай да, сирәк-мирәк съездларда очрашып, төрле бәйрәм-нәрдә катнашып, аралашу җаен таба идек. Хәзер җепләр өзелде. Бигрәк тә язучылар арасында. Театрлар әле «Нәүрүз», «Туганлык» фестивальләре үткәреп аралашып алалар, без – юк. Ялгызлыкның зарары бигрәк тә китаплар алмашу, ягъни тәрҗемәләр  булмауда  нык сизелә. Рус әдәбияты белән тәрҗемәләр аша аралашуның бетүе аеруча борчуга сала. Рус теле, аралашу теле буларак, безнең язганнарны башка милләтләргә дә җиткереп тора иде. Бүген анда да базар. Без язганнар тәрҗемә ителсә дә, аның укылуы шикле. Рус кешесе үз язучысын да укымый. Димәк, нишләргә? Үз кабыгыбызда бикләнеп, үз «казаныбызда» кайнап карыйк. Бәлки, файдалырак та булыр. Татарның бит кешегә ияреп китә торган гадәте бар. Америка индеецлары, резервациядә яшәп, үзләрен сакларга тырышканнары кебек, без дә, изоляциядә калып, юлыбызны, бәлки, үзебез эзләрбез. Татарның яхшы гадәте бар: ул теләсә кайсы авырлыктан да чыгу әмәлен таба. Табигатьнең хәтта Мәскәү үзгәртә алмый торган законы бар: төн артыннан көн килә. Төнлә чама белән йоклап, көндез иртәрәк торып эшләсәк, үзебезне, иншалла, асрый алырбыз. Иң әһәмиятлесе: паникага бирелеп, үлем түшәгенә ятарга ашыкмаска кирәк.
 
Р.В.Саубуллашканда кешегә кул бирмәвеңне дә аңламаучылар күптер?
 
Т.М.Бу – ырым. Ырымнарның күпләренә ышанмасам да, кайберләренә ышанам. Имештер, кешегә кулыңны биреп саубуллашсаң, бүтән күрешмисең, ди. Минем кешеләр белән гел күрешеп яшисем килә.
 
Р.В.Үз гомереңдә моңа кадәр кылган гамәлләреңнең кайсысын иң мөһиме дип саныйсың?
 
Т.М.Җавап бирә алмаслык сорау. Кешеләргә зыян китерми торган гамәлләр инде ул. Кешенең теләсә ни эшләргә хакы бар, тик кылган гамәле бүтәннәргә күз яше һәм кайгы гына китермәсен дигән принцип белән яшәргә тырышам.
 
Р.В.Туфан абый, үзеңне куркаклыкта гаепләсәң дә, мин сине бик тә тәвәккәл, кыю кеше дип беләм. Ә менә нидер кылганнан соң икеләнеп, үкенгән чакларың еш буламы?
 
Т.М.Кеше әүлия түгел. Мин дә күп тапкырлар ялгышам. Ялгышларымны төзәтәм дип, тагын ялгышкан чакларым булды. Әлбәттә, үкендерә. Ләкин эш узгач үкендең ни, үкенмәдең ни. Шулай да бер юаныч – үкенә белгән кеше начар кеше түгел инде ул, икенче тапкыр үкенмәслек гамәл кылырга тырыша.
 
Р.В.Хыялсыз кеше – канатсыз кош, диләр… Төшләреңә кереп йөдәтә торган, әлегә тормышка ашмаган нинди хыялың бар? һәм аны кайчан да булса чынга ашар дип өметләнәсеңме?
 
Т.М.Безнең хыял иҗат белән бәйле бит, беләсең. Хыялсыз кеше иҗат итә алмый. Ә менә тормышка ашмаслык хыял турында әйтсәм көлмәссең. Кинәттән генә, ниндидер могҗиза булып, баеп китсәм иде, дим. Әйтик, берничә миллиард долларым булсын иде. Нишләр идемме? Мәрәтхуҗа дип аталган авылымны өр-яңадан корыр идем. Яшәр өчен, эшләр өчен, бөтен кирәкле нәрсәләр булыр иде анда. Суы, газы, электры кергән иркен йортлар, мәдәният сарае, китапханә, мәктәп, хастаханә, асфальт җәелгән киң урамнар, балыклы зур чиста күл, спорт мәйданында спорт мәктәбе. Терлек-туар өчен абзарлар, ак он һәм фураж тарта торган тегермәннәр, май язу, сөт эшкәртү цехлары, ательесы, парикмахерскаясы, фәләне-төгәне. Егетләргә менә дигән чит ил комбайннары, тракторлары, машиналары, алар өчен гаражлар, мастерскойлар…
 
Ресторан да кирәк авылга. Тик анда аракы булмасын. Аракысы булмагач, нигә безгә ресторан диючеләр табылыр, әлбәттә. Анысын инде зиннәтле манаралы мәчетнең тирән белемле, зыялы имамы төшендерер. Авыл балаларын иманлы итеп тәрбияләргә булышыр.
 
Менә шундый авыл салыр идем мин. Тик, тормышка ашмас хыялымны бүлеп, чынбарлык калкып чыга. Мин шундый авылны төзесәм дә, дәүләтнең салым салучылары, әллә нәрсәләр өчен түләтеп акча каеручылары авылны таларга тотынырлар иде дә бүгенге хәленә төшерерләр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк