Логотип
Тарих тәгәрмәче

«Татар театры 25 ел эчендә» Нәкый Исәнбәт хезмәтләрен барлау. Дәвамы

Дәвамы. Башы 16 июльдә Бөек Октябрь революциясенәчә булган татар театры

XIX йөздә татар халкының милли бәйрәмнәре, гадәт-йолалары, уеннары һәм фольклорында театрчылыкның җирлеге әзер булды, халыкның тамаша яратучанлыгы һәм бу юлда иҗатчылык сәләте дә күренеп тора иде, Россиядәге гомуми иҗтимагый фикерләрнең дулкыны астында татар буржуазиясенең алдынгырак вәкилләре һәм татар мәгърифәтчеләре яңа әдәбият, сәнгать һәм татар театрын барлыкка китерү юлында эш тә алып бардылар, театрга бер дәрәжәдә тамашачы да йөри башлады һәм, башлангыч хәлендә булса да, драма репертуары да, язылды, шулай булса да махсус татар театры, татар труппасы килеп чыкмады.

Ни өчен?

Иң элек промышленность капитализмының ябырылуыннан өреккән һәм бер-бер артлы банкротлыкка төшә башлаган ярымфабрикат белән эш итүче татар фабрикантлары һәм борынгы кадимчелекнең ялчылары булган күп сандагы Бохари муллалары, моңа юл куймадылар. Аннан соң үзенә бер тамаша төсен алган ишаннар һәм эре дин башлыклары өчен театр бик зур конкурент булачак, театр мәхәлләне тамаша залына алып китәчәк, ирен-хатынын бер мәҗлескә җыеп, аңа яңа фикерләр биреп күзен ачачак һәм, әлбәттә, шул ук кара байлар һәм ишаннарның, эксплуатация тозакларын да халыкка күрсәтеп бирәчәк, шулай итеп, милли театр, үзенең булуы белән дә, уены белән дә ничә йөз еллар буе килгән иске фанатизм сөремнәрен, дини хорафатлар агышын чыгырыннан чыгарып, астын өскә китерәчәк иде. Шуның өчен дә Россиянең монархия системасы белән нык үрелеп үскән татар реакционер руханилары, мөфтилек челтәре һәм искечә байлары, бу мәсьәләдә полиция көчләренә таянып, хәтта «татар халкын халык буларак юкка чыгару өчен кадимче муллаларын гына якларга кирәк» дигән проектны эчке эшләр министрлыгына язып кертүче миссионер Ильминскийлар белән, үзе дә сизмәстән, берләшеп эш күрде. Шуның аркасында рус культурасы җылылыгыннан файдалануга юл ачкан Насыйри, Мәрҗани, Ильяси кебекләрнең башлаган иҗтимагый хәрәкәтләре бу кабыкны чатнатса да, борынлап, ярып-ватып чыгарлык көчле булмады. Татар театры да, татар вакытлы матбугаты да, туа алмыйча, Насыйри календарьларында, чаршау арты һәм йорт театрлары хәлендә йомылып килергә мәҗбүр булды.

Шуңа күрә дә 1905 ел революциясе булу һәм эшчеләр каны белән алынган 17 нче Октябрь манифестында матбугат иреген игълан итүләр гомумән татар җәмәгатьчелеге тарихында иң бәхетле бер көн булып тора. Халыкның наданлыгын эксплуатацияләүгә корылган Көнчыгыш кадимчелеге, аның башка каба торган фанатизм сөреме, өстән торып әйтелгән һәм китапта язылган һәр сүзгә ышану, фикер коллыгы, гыйлем урынына укытып килгән схоластикасы, ижат урынына ятлаган гакыйдәсе (догмат) һәм башкалар халыкның күңелендә эчтән кара төен булып тулышкан, тыштан аны ай-көн күрсәтмәскә томалап, каплап алган иде. Менә беренче революция шул каплап торган, ләкин чатнаган кабыкны бөтенләй ватып жибәрде. Шуның белән 5 нче ел революциясе киң милли демократияне кузгатып, аңа беренче азатлык юлларын ачты. Татарның  вакытлы матбугаты, театр, яңа классик әдәбият, гомумән татарның киң уянуы, яңаруы (ренессансы) шул беренче революциягә бурычлы. Тукайның тантаналы итеп әйткән: «Без бишенче елны бер көнне уяндык таң белән», – дигәне шул.

Шул 1905 елның декабрендә Ильяс Кудашев-Ашказарский Оренбургта (Чкаловта) беренче татар театры афишасын чыгарып ябыштырды. Дөрес, Оренбург шикелле кадимчелек оясы булган бер шәһәрдә карагоруһчылар, бөтен көчләрен куеп, бу беренче официаль спектакльне өзделәр.  Ләкин аңа карап татар театры булудан туктамады. 1906 елның 16 апрелендә – Уфада, майның 5 ендә Казанда татарча театр уйналды. (Приказчиклар клубында «Кызганыч бала» һәм «Гыйшык бәласе» куелды.) Шулар белән һәвәскәр постановкалар кую китте. 1907 елда Ильяс Кудашев-Ашказарский мосафир татар артистлары труппасы Россия шәһәрләре буйлап гастрольгә чыгып китте һәм шул елның июль ахырларында беренче профессиональ татар труппасы булып Казанга да килеп төште.

Башында эшче баласы учитель Ильяс Кудашев-Ашказарский торган бу беренче профессиональ труппа Кулалаев, Гайнуллин, Ахунов, Нуретдинов шикелле, күбесенчә иске мәдрәсә тәртипләренә риза булмыйча баш күтәреп чыккан, яңалыкка омтылган яшь, фәкыйрь шәкертләрдән тора иде. Араларында бер артистка да юк, хатын-кыз рольләрен дә үзләре башкаралар иде. Шәһәр саен артистка эзләп, чакырып карасалар да, ул вакытларда бу яңа эшне башлап кереп, гелән артистка булырга кыюлык иткән татар кызы юк иде. Бары труппа Казанга килгәннең сонында гына, татар кызларыннан бу эшкә беренче башлап гайрәт күрсәтеп чыгучы булып тимер юл эшчесе кызы Сәхибҗамал Гыйззәтулина алынды. Соңыннан Волжская исеме белән бөтен татар дөньясына мәшһүр булган һәм татар сәхнәсенең анасы булган бу беренче татар артисткасы үз артыннан Фатыйма Шәймәрдәнова, Фәхерниса Сәмитова, Зөләйха Богдановаларны тартып алып кергән кебек, Габдулла Кариев һәм Болгарскийлар да аның чакыруы буенча сәхнәгә килеп керделәр.

Бу труппа Казаннан Мәкәрҗә, Мәкәрҗәдән Рязань, Рязаньнан Россиянең үзәге Мәскәүгә, Мәскәүдән Уральск һәм шуннан соң Тифлискә, һәм хәтта Азия кадимчелегенең учагы булган Бохараның үзенә чаклы барып, Россиянең бик күп шәһәрләрендә беренче мәртәбә татарча спектакльләр куеп, дөньяда татар театры диген бер театр барлыгын күрсәтеп йөреп чыкты. Бу труппаның адәм күтәрә алмаслык ачлык, хәерчелек, хурлык, жәфаларга риза булып, реакция һәм полициянең сөрүләренә карамастан, шул дәрәҗәдә бер дәрт, гайрәт һәм фидакарьлек белән алып барган бу гастрольләре татар культура тарихында зур данлы героик актлар белән тулы. Карагоруһлар тарафыннан аларга кораллы һөҗүмнәргә кадәр ясалды, шул ук вакыт бу труппа беренче татар большевиклары органы булган «Урал» газетасы файдасына һәм эш ташлаган эшчеләр файдасына спектакльләр бирде. Хөсәен Ямашевлар белән өзлексез мөнәсәбәттә булуларын да исәпкә алсак, аның юлы прогрессив демократик революцион моментлар белән яктыртылган булуы ачык аңлашылыр.

10 нче елларга кадәр бу шулай барды, инде без бу труппаның «Сәйяр» дип аталуын һәм анда Болгарская, Зәйни Солтан, Касыйм Шамил, Сакай кебек соңыннан бу театрның үзәк көчләре булган артистларның булуын күрәбез. Бу труппа театрны Россиядә татар яшәгән зуррак шәһәрләрнең һәрберсенә илтеп житкергән, театрга йөрергә, яшьләрне урыннарда һәвәскәр труппалар корырга һәм ничек уйнарга өйрәткеч бер мәктәп төсенә кереп, театрның массачыл бер төскә керүенә юл ачкан, үзенең төсен, йөзен, юлын билгеләгән, инде театр Казанга кайтып, төпләнеп, жәеләп китәргә генә калган иде. Ләкин беренче революция жимешләре белән нык файдаланып өлгергән татар милли демократиячелек хәрәкәтләре өчен самодержавие ныклап үч алырга җыена, татар карагоруһлары булышлыгы белән мондый культура хәрәкәтләренә каршы провокация әзерли иде. Һәм шул кара провокацияләр елы булган 1911 ел килде, татар арасында донослар, тентүләр башланды, фән укыта торган мәдрәсәләр тентелеп, Буби мәдрәсәләре ябылды, һәм шушы елда инде без «Сәйяр» труппасын Мәкәрҗәгә килгәннең соңында, аңа ярминкә сезонында спектакль куярга рөхсәт бирелмәвен, һәм труппаның ике атна буе ачка кагаеп ятуын күрәбез. Өзлексез эзәрлекләнүләрдән йөдәгән труппа өчен бу бик авыр булды, һәм шуннан башлап аларда таркалу башланды. Труппаның иң талантлы, алдынгы артисткасы Волжская белән берлектә Богданова, Сәмитоваларның труппадан китүләре шуннан башланды, (югыйсә, кайбер артистларның истәлекләрендә күрелүенчә, Кулалаев этенең аягына басылудан чыккан кычкырыш нәтиҗәсендә генә килеп чыккан эшләр түгел). Жандармерия архивларының материалларына карасак без анда Кариев һәм гомумән труппа артыннан нык күзәтү алып барганнарын күрәбез. Мәсәлән, эре татар провокаторы Мамлиевның охранкага биргән доносларында, аның «Сәйяр» һәм бигрәк тә Кариев өстеннән бер дә күз төшермәгәнлеген, һәм Кариевнең Ямашев, Сәйфетдиновларга йөрүләрен дә күзәткәнен күрәбез. Болар нәтиҗәсендә труппа үзенең үзәккә җыючылык көчен берничә елларга югалтып торды, үзәктән этәрү көчләре нәтиҗәсендә, бер Волжскаялар гына түгел, озакламый Кулалаев, Гайнуллин Касыйм Шамил, Иманская, Баязитский, Сакаев һәм башкаларның да «Сәйяр»дан таралып китүләрен күребез. Моннан соң «Сәйяр»ны сүндермичә туплап алып килү өчен Кариевка күп көч салырга, буржуаз милләтчеләр белән дә хисаплашып эш итәргә туры килгәндер. Бигрәк тә 1912 елда Ямашев, 1913 елда Тукай үлгәннән соң, труппа зур ятимлеккә очрады. Кариевның 15 нче елда антрепризага күчеп эшләгән елларында, аның беркадәр уңлашуын, февраль көннәрендә инде татар шовинистлары йогынтысында «Зөләйха»ны куюын шулар нәтиҗәсендә дип табарга кирәк. Кариевның гражданлык сугышы көннәрендә чуалып, каушап йөрүләре шулар белән бәйләнгән.

Волжская Уфага китеп, татарда икенче профессиональ группа – мәктәп булган «Нур»ны оештырды. Ул күбрәк Г. Камал әсәрләре өстендә эшләп, гомумән татар карагоруһчыларының йөзен ача торган «Дәһшәтле серләр», «Кемдә гаеп» шикелле күбрәк эксплуататорларга каршы юнәлгән әсәрләр куеп килүе белән, прогрессив эзен тагын да югалтмыйчарак килә алды. Бөек Октябрьдән соң партизаннар һәм фронт театрларында эшләп китте.

Болардан тыш 15 нче елларда Оренбурда (Чкаловта) өченче татар профессиональ труппасы булган «Ширкәт» төзелде. Анда шул ук Волжскаялар да булып үттеләр һәм беренче мәртәбә Фатыйма Ильскаялар шунда тартылган кебек, революция елларында Хәлил Әбҗәлилов тә анда күренде.

Болардан башка Әстерхан, Самара, Сембер, Пермь, Троицк, Чиләбе, Семипалат шикелле бик күп шәһәрләрдә һәм Казанның үзендә һәвәскәр татар труппалары барлыкка килделәр. Беренче империалистик сугыш елларында инде без шәһәрдә генә түгел, кайбер эре татар авылларында да спектакльләр куела башлавын күрәбез. Бу хәл бигрәк тә промышленность үзәге Урал тирәләрендәге татар районнарында башлап күренде. 1916 елда Золотоуст өязе Югары Кыгыда спектакльләр куелган кебек, шул ук өяздән Атау һәм Өлкәндә авылларында да күчмә һәвәскәр труппалар килеп чыкты. Бу хәлләр татар театрының бөтен яклап киң халык театры булу юлына аяк басканын күрсәтәләр.

1916 елда Мирхәйдәр «Галиябану»ны бирде. Бу әсәр үзенең сюжет, конфликты, сыйнфый дөреслеге белән беренче мәртәбә татар крестьяны тормышын, образларын биргән, халыкчыл, классик әсәр булды. Кариев аркылы үзенең казанган уңышы белән, ул соңыннан үзенә бик күп иярченнәр тудырып, аны штампка кадәр әйләндерү күренешләре дә булды.

Шул рәвешле, Октябрьгәчә булган татар театры «Сәйяр», «Hyp», «Ширкәт» шикелле берничә профессиональ труппадан һәм күп кенә һәвәскәр труппалардан тора иде. Шуның белән бу труппаларның составлары зур булмаса да, кая барсалар да, шул үз кулдашлары булган һәвәскәрләрдән үзләренә ярдәмче составлар таба алалар, һәвәскәрләр дә профессиональ труппалардан үзләренә мәктәп-белем җыеп, үсеп калалар, шуның белән бу труппалар үз сәфәрләрендә бик сыгылмалы һәм җитез хәрәкәт итәләр иде. Сәхнәне җиһазландыру якларыннан ул вакыттагы шартлы театр нигезендә булган провинция театрларының һәр заманның, һәрбер урынын сурәтләү өчен гомуми булган берүк «бакча», бер үк стеналар ярап килә. «Сәйяр»нең гастрольдә иң күп әйләнә торган өчпочмагы Казан – Мәкәрҗә – Оренбург (Чкалов) иде. Бора торгач, бу өч театр Казан, Оренбург (Чкалов), Уфа шәһәрләрен үзләренә урын итеп алып төпләнделәр, ягъни күчмәдән утрак булдылар, ләкин бу «утраклык» әле даладан килгән көнлекче утраклыгы гына иде. Иң элек бу театрларның берсенең дә үз биналары, үз фатирлары юк, артисларның да костюм, гардероб шикелле кием-салымнары юк, сәхнәне жиһазландыруда махсус художниклар да тотылмый, күбесенчә болар бар да спектакль алдыннан сәхнә тирәсендәге очраклы нәрсәләрдән жыела, яңа премьера-спектакльләр күбесенчә бер атна эчендә шулай жан көче белән  «пешереп чыгарыла» һәм суфлер белән уйналалар иде. Бер кичәдә, гадәттә, ике пьеса алына, беренчесе кечерәк драма булса, икенчесе бер пәрдәлек  комедия була, бу әсәрнең өч-дүрт мәртәбә баруы сирәк була, аны яңадан яңага алыштырып торалар иде. Хәзерге кешегә моны күз алдына китерәсе кыен. Мәсәлән, 1913-1914  елда Казанда «Сәйяр»ның кышкы сезон хисабын алып карасак, 48 төрле исемдә төрле пьеса уйналган. Шулардан 9ы премьера булып 32се төрле татар пьесалары, ул 16сы русчадан тәрҗемә яки тормышы-ние белән үк татарга аударылган пьесалар булуын күрәбез. Болардан тыш яңа елны каршы алу, бер мәртәбә әдәбият кичәсе, бер мәртәбә концерт һәм ике мәртәбә балалар кичәсе уздырылган. Мондый шартлар эчендә театрның үз милли традициясен торгызу һәм аны эзлекле рәвештә тотып алып баруның ни дәрәҗәдә кыенлыгын әйтеп торасы да юк. Кариевның 1915-1916 нчы ел сезонында антрепризага күчүен бу яктан караганда театрны очраклы хәлләрдән беркадәр коткарырга, аңа кайбер әсәрләрдә художник һәм башка ярдәмнәр чакырырга, артистларның көнен дә рәткә салуга һәм театрны гомумән утраклыкка күчереп, аны бер эзгә салырга ярдәм итүе белән, ул вакыттагы шартлар эчендә, театрның үсешендә беркадәр алга адымы булган, дип карарга туры килә.

Ләкин бу нәрсәләр генә әле татар театрын күзле-башлы, оялы һәм тулы хокуклы гражданин ясый алмадылар, әлбәттә. Өстен сыйныф булып театрны үз йогынтысында тотарга тырышкан татар буржуазиясе дә ул театрны революцион табигате өченме, яки реалистик булуы белән эксплуататорларның йөзен ачарга хезмәт иткәне өченмедер, нигәдер бердә ошатып бетерми иде. Гомумән, вак-төяк бурычка акча биреп торуларын һәм компаниядә артист сыйлавын исәпкә алмаганда, татар буржуазиясе милли театрга бер җитди ярдәм дә күрсәтмәде. Югыйсә, казак даласы Кустанайга илтеп куш манаралы таш мәчетләр корып куйган һәм гомумән теләсә кайда мәчет салдырып яткан татар буржуазиясенең татар сәнгатенең алдынгы бер күренеше булган театрның шул чаклы ташландык бер хәлдә, оясыз, фатирсыз бер килмешәк булып яшәргә мәҗбүр итүен тыныч кына күзәтүен берни белән дә аңлатырга мөмкин түгел.

Күрәсең, беренче революциянең законлы баласы булган татар милли театрын нигезгә бастырып, күзле-башлы итәр өчен һәм аны ныклы бер нигезгә бастыру өчен, икенче революция – Бөек Октябрь революциясе кирәк булды.

Инде революциягәчә булган татар милли театрының үсешендә характерлы моментларны җыйнап кына әйткәндә, шулар булды.

1. Татар театры тууга татар халкының ижтимагый катлауларында тарихи җирлек әзер булып, аның башлангыч формалары табылган булганлыктан, беренче революция булып, аны мәйданга куярга мөмкин булгач та, театр халыкның алдынгы прогрессив кешеләре, мәгърифәтчеләр һәм яшьләр тарафыннан хуплап каршы алынды. Беренче афишасы 1905 елда чыгып, шуннан беренче профессиональ труппа булып үсеп китте.

2. Татар артистлары берсе дә махсус театр мәктәпләре күргән егетләр булмыйча, халык эченнән шуңа дәрт итеп чыккан фәкыйрь татар яшьләре генә иде. Режиссёрлары да, биналары да, костюмнары да, художниклары, декораторлары һәм башкалары да юк иде. Мәктәп урнына алар көн-төн рус театрларына йөреп, алардан күреп һәм кайбер вакытларда рус режиссёрларын ярдәмгә чакырып, алар кул астында эшләү юлы белән өйрәнделәр. 1908-1909 елларда аларга Азәрбәйҗан трагигы һәм режиссёры Араблинский да катышып йөреп, театрның стиль һәм үзенчәлекләрен табу юлында кайбер йогынты ясады.

3. Шулай булса да бу театр рус театрын механик рәвештә генә коры күчерү һәм ясалма рәвештә аңлау юлы белән бармады, үз стилен, милли формасын табу юлында ул күп эзләнде, күп газапланды, башта рус провинция театрына турыдан-туры иярү, күчереп уйнау һәм рус әсәрләренә, рус образларына татар исемнәре куеп, анда купец Андрей Иванович бар икән, аңа кәләпүш кидереп Ибраһим бай иттереп уйнау шикелле эшләр белән дә шөгыльләнмәде түгел. Ләкин, беренчедән татар милли театрының башлангыч формалары электән үк булып, Г. Камал шикелле драматурглары алдан ук аяк киенеп, әсәрләр язып кую белән һәм, икенчедән, «Сәйяр» җитәкчеләре туктаусыз рәвештә татар җәмәгатьчелеге яшьләре белән бергә кайнашып, халык эчендә булулары һәм шулай ук татар образларын халык эченә төшеп, хәтта прототипларын табып өйрәнүләре белән (мәсәлән, Кариев), бу театрның милли формасын, стиль һәм традицияләрен табарга мөмкин булды. Шулай итеп, сабагын рус культурасыннан алып утырткан бу гөлне татар җирлегендә үз милли культурасы формасында үстерергә мөмкин булды.

4. Бу театрның репертуары каралса, анда ул заманнарда Европа театрларын тутырган төрле школалар, символизм, модернизм, декадентлык һәм башкалар шикелле һәм төрле нечкәртелгән, тормыштан киткән әсәрләр һәм стильләрне без анда таба алмыйбыз. Бу театр сәнгать ягыннан югары эшләнгән катлаулы, зур эпохаль әсәрләр дә, олуг трагедия, зур социаль драмалар да, яки бик җете, характерлы комедияләр дә бирә алмады, ләкин ул татар җәмәгатьчелеге көнлелегендә торган һәм иҗтимагый, культура мәсьәләләренә җавап бирә баручы, тормышлы, җитез һәм чыдам чын реалистик театр булып үсте. Шуның белән ул халыкка бик якын торды, үзен яраттырды һәм аңа үз була алды. Ул рус алдынгы тормышлы классикларыннан Гоголь, Островскийлар, аннан Чехов һәм Горькийларның уңай йогынтысы астында үсте. Ашказарскийның беренче куйган «Галимлек белән наданлык» әсәре Островскийның «На чужом пире похмелье»сеннән татар тормышына яраклаштырылган әсәр булган кебек, татар эшчеләре образын беренче мәртәбә татар сәхнәсендә уңай яктан яктырткан Гафур Коләхмәтов та үзенең «Яшь гомер» дигән драмасы Максим Горький йогынтысында язылган булуны китабының тышына ук язып калдырган иде. 

5.Идеологиясе буенча ул буржуаз-демократиячел театр булып, борынгы феодализм калдыкларына, кадимчелеккә каршы һич килешүгә бармый торган көрәшче булуы ягыннан революциячел дә иде. Татар театры уку-укытуда схоластикага каршы, тормышта хатын-кыз коллыгына һәм дини эксплуатациягә каршы көрәште. Халыкны җәдитләшүгә, Европалашуга, хатын-кызны чапан ташлатуга, татарча һәм русча укуга, көнкүрештә яңалашуга, милли азатлыкка һәм демократиячелеккә чакырып, реакцион байларның, эксплуататорларның, муллаларның, хаҗиларның сыйнфый йөзләрен ачуда һәм «урам теле» дип кимсетелгән татар телен әдәби тел итеп сәхнәдән тәмле ишеттерерлек итеп китерүдә, гомумән, милли театрның төсен, стилен, традицияләрен табу юлында һәм татар милли культурасын үстерү юлында эшләде. Шуның белән үзен киң хезмәт халкы арасында яраттырып, аны киң халык театры итүгә юл ачып җибәрде.

 

 

Филология фәннәре кандидаты

Миләүшә Хәбетдинова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021