Логотип
Театр

Оныгым минем язмышны кабатлый

Туганнарым минем мари кызына өйләнүемне өнәмәделәр, әти өйгә дә кертмәде хәтта. Чаллыбыз хәзер яшәр өчен уңайлы, матур шәһәр. Берничә елдан фатирлы да булдым (өйләнгән кеше буларак бирделәр инде)....

Туганнарым минем мари кызына өйләнүемне өнәмәделәр, әти өйгә дә кертмәде хәтта.

Чаллыбыз хәзер яшәр өчен уңайлы, матур шәһәр. Берничә елдан фатирлы да булдым (өйләнгән кеше буларак бирделәр инде). Хатыным Светлана исемле иде. Башыгызны катырып, үземнең мәхәббәт хәлләрен язып тормыйм дигән идем. Кыска гына итеп әйткәндә, егерме ел яшәгәннән соң Светлана белән аерылыштык. Шуңа күрә «иде» дип яздым. Ул олы бала, малай белән апасы янына Украинага китеп барды, мин кече кызым белән Татарстанда торып калдым.Светлана инде күптән кияүгә чыкты, картлык көнемдә, Аллага шөкер, мин дә ялгыз түгел, Сарман кызына өйләнеп торам. Наилә белән дә бер уртак балабыз бар. Бүгенге көндә инде минем ике оныгым да бар, Аллага шөкер.

Яшь чак җүләр чак, дип юкка гына әйтмиләр икән, мин илле яшькә җитеп килгәндә генә хатынның милләтенә игътибар итә башладым. Тормыш сиздерде моны. Беребез өй почмагына икона элде, икенчебез аятел көрси, шәмаилләр җыйды. Моның өчен пыран-заран талашмасак та, мин болай яшәп булмаслыгын көннән-көн яхшырак аңладым. Светлана үзе дә шулай дип
уйлап йөргән икән. Һәрхәлдә ул балаларга татарча исемнәр кушуыма каршы килмәде. Үзе исә татарча өйрәнергә теләмәде.

Хәзер кияүгә чыгар яшькә җиткән яшьтәге оныгым бар. Хатым да шул бала хакында. Бик матур җырлый Сәриябез, мәктәптә укыганда ук ансамбльдә йөри башлаган иде. Исәбе Казанга укырга китү булды. Китүен китте ул, укырга да керде. Өченче курста, үзе белән, безне таныштырырга дип йөргән егете Сашаны ияртеп кайтты. Шуннан бирле гаилә-нәселебездә тынычлык бетте. Мин Сәриянең Саша белән кушылуына аяк терәп каршы. Кияү дә минем яклы. Ләкин әнисе белән онык өзмиләр дә куймыйлар инде, яшьләр эшенә кысылмагыз диләр. Аннан соң, үзеңне бел, дип әйтмәсәләр дә, шулай дип уйлауларын сизеп торам. Яшьлек мәхәббәте ул 5-7 елдан сүнә, тормыш итә торгач ир белән хатын арасында башка мәхәббәт башлана. Менә шул чакта арага «шәмаил» белән «икона» килеп керә икән, көт тә тор, ахыры хәерле булмаска мөмкин дип куркам.

Шушыларны уйланып, борчылып йөргәндә «Илгизәр+Вера» спектакле искә төште. Камал театрында куйдылар аны. Әле яшьрәк чагында оныкны да алып барган идек без анда.

Алда әйткән спектакльдә дә яшьләрнең тормышы барып чыкмый. Рус кызын анда бик килештереп Люция Хәмитова уйнаганы истә. Сәхнә уены гына булса да, Люция ханым Вераның кичерешләрен җаны аша уздыргандыр. Безгә үзенең киңәшләрен бирсен иде ул. Оныгым безнең язмышны кабатламасын дип борчылам. Алдан ук аңа рәхмәтләр укыйм.

Кәлимулла Гомәров.

Яр Чаллы, Яңа шәһәр, Хәсән Туфан проспекты.

Татарстанның халык артисты Люция Хәмитова:

Язмыш дигән сүзгә ышанам. Һәрбер кеше үз язмышы белән туа, язмыш китабына нәрсә язылган булса, адәм баласы шуның буенча яши дип уйлыйм. Бу очракта Кәлимулла абыйга яшьләрнең үзләренә сайлау мөмкинлеге калдырырга киңәш итәр идем. Балага кечкенәдән әлеге мәсьәлә буенча үз фикерегезне әйтеп, киңәшләр биргән булсагыз, бәлки, бу күренеш күзәтелмәс иде дә. Ләкин алар тормышларын бергә бәйләргә карар кылган инде, бу очракта ниндидер тәрбия дәресләре бирү урынсыз һәм соң. Киресенчә, булышам дип арагыздагы туганлык җепләрен өзеп, мөнәсәбәтләрегезгә зыян салырга мөмкинсез. Яшьләр сезнең язмышны кабатлый дигән фикер белән килешмим. Әйткәнемчә, һәр кешенең үз язмышы. Төрле очраклар була бит. Рус егете яки кызының татар милләтеннән булган иптәшенең динен кабул итеп, бик матур яшәгән парлар бар. Катнаш никахлар дин аермалыгы аркасында гына таркала дигән проблема бүген актуаль түгел, минемчә. Катнаш булмаганнарының да таркалу очраклары бик күп бит. Мин Сәриягә бәхет телим!

Фото: гаилә архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк