Логотип
Театр

Рамил Фазлыев: Әтнә театрының үз йөзе булырга тиеш

Туфан ага Миңнуллин “Ай булмаса, йолдыз бар” пьесасын 1977 елда иҗат итә. Драмадагы төп роль Әлмәт театры артисткасы Дамира Кузаевага махсус атап язылган. Бу чорда драматург сынмас рухлы, нык иманлы...

Туфан ага Миңнуллин “Ай булмаса, йолдыз бар” пьесасын 1977 елда иҗат итә. Драмадагы төп роль Әлмәт театры артисткасы Дамира Кузаевага махсус атап язылган. Бу чорда драматург сынмас рухлы, нык иманлы герой образларын тудырырга омтыла. Үзен борчыган мәсьәләләрне, кешенең рухи дөньясын тамашачыга үтемлерәк итеп җиткерү өчен сәхнә әдәбиятының төрле алымнарына мөрәҗәгать итә. Татар сәхнәсендә моңарчы күрелмәгән хәл – авторның персонажлар арсында булуы, әнә шуңа бер дәлил. Спектакльдә автор (Марат Хәбибуллин) үз пьесасының төп каһарманы Мәдинә Сафина (Зөһрә Хөсәенова) белән тартыша. Янәсе, ул мелодрама язарга уйлаган булган, ә моның өчен күз яше мул булып агу кирәк. Әмма гаҗәеп хәл: Мәдинә автор теләгенә буйсынырга теләми, авырлыклар алдында сыгылып төшми, күз яше чыгармый. Героеның үссүзлеге белән килешә алмаган автор аның алдына бер-бер артлы авыр сынаулар куя. Ләкин Мәдинә баребер бирешми. Ахырдан автор үзе корыч ихтыярлы хатын алдында башын ияргә мәҗбүр була. “Язмышым минем каршыма тезләнде!” - ди Мәдинә һәм кинәт елап җибәрә. Үз язмышына хуҗа була алган, көчле рухлы кешеләрне шушы образ аша гәүдәләндерә драматург.

 

 

Минемчә, кайчан гына язылган булуга карамастан, Туфан аганың әсәрләре һичкайчан актуальлеген югалтмый. 6 ел авырган әнисенең хәлен белергә кайтмаган абыйсы Исхакның (Зиннур Һадиев) ул үлмәс борын өйне сатарга җыенуы, туганнарның мал бүлешүе, ана һәм бала, күршеләр арасындагы мөнәсәбәт, Мирзанур (Рәмис Галиев) образында чагылган ирләрнең көчсезлеге, хыянәт кебек төшенчәләр бүгенге яшәеш белән дә аваздаш.

 

Сөйләгәч-сөйләгәч, сәхнә бизәлеше хакында да әйтми калу мөмкин түгел. Бер караганда гади генә өй күренешенә, яңа алым – китап чаршау бөтенләй икенче төсмер өсти. Ачылыган китап битләре, видеопроекторлар ярдәмендә күрсәтелгән фотолар, музыка, төрле дәрәҗәдәге утлар, төтен, кар, шәм яктысы, барысы бербөтен булып тамашачыны үзенә җәлеп итә.

 

 

Драматургның әйтергә теләгән фикерен оста итеп халыкка җиткерә алды артистлар. Пәрдә ябылгач күбесенең күзләрендә ялтыраган яшь бөртекләре, артистларны сәхнәдән җибәрмичә кат-кат чакырып гөрләтеп кул чабулары – әнә шуңа дәлил. Спектакльне Казанда да, Әтнәдә дә караган Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы Наилә апа Гәрәева да: “Әтнә театры артистлары бу спектакльне зур осталык белән гади, тормышчан итеп уйный алдылар, бернинди икеләнүсез алар сәхнәдә яшәделәр. Ә бит әсәр авыр, катлаулы.Режиссерның әсәрне үзенчә күрүе, артистларның тырышлыгы үзенекен итте. Сокланып карадым, спектакльдән – спектакльгә остаралар, житди әсәр сайлаудан да курыкмыйлар, бу бик әйбәт”, - дип ассызыклап үтте.

 

Премьерага кайткан  танылган җәмәгать эшлеклесе, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов белән Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов та кичерешләре белән уртаклаштылар. “Бер сүз белән әйткәндә, супер. Бик көчле, әйтеп аңлата торган түгел”, - дип хис-тойгыларын җиткерде җырчы.

 

Спектакльдән алган тәэсирләрем әле өйгә кайткач та, тиз генә сүрелмәде. Миңа калса, халык артистлар уенын сәхнәдән күзәтә, алкышлый, сәхнәдән тыш та аларның тормышын күзтеп бара, аны ярата, алиһәгә тиңли, ә спектакльнең үзәген хәл итүче режиссер берникадәр күләгәдә кала кебек. Бу бигрәк тә Казаннан читтә урнашкан переферия театрларына кагыла. Шуңа да нәкъ менә режиссерның үзе белән күзгә-күз очрашып сөйләшү, аның фикерләрен дә халыкка җиткерү теләге күңелемә тынгылык бирмәде. Дөрес чамалаганмын икән, әңгәмәдәшем үз- үзенә бик җитди тәнкыйди күзлектән карый торган кеше. Шуңа да кайберәүләр кебек куйган хезмәте, нәтиҗәләре белән артык шапырынырга, күзгә чәчрәп керергә тормый ул. Аңлагансыздыр, сүзем Г.Тукай исемендәге Әтнә Халык театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев хакында.

 

– Рамил, ни өчен нәкъ менә шушы әсәргә тукталдыгыз?  Бу спектакльнең Әтнә театрында куелганы бар идеме?

 

Куелганы юк иде. Әлеге әсәрне Туфан аганың 80 еллыгы уңаеннан үткәрелгән декада өчен махсус сайлап алдык. “Ай булмаса, йолдыз бар” спектакле белән шушы ункөнлек кысаларында иң беренче Казан тамашачысы алдында чыгыш ясадык. Бу елларда репертуарыбызда Т. Миңнуллинның әсәрләре юк иде. Халык театры вакытында ук “Мулла” спектаклен чыгардык. Шул спектакль белщн дәүләт статусы бирелде. Гомумән, Туфан абый театрыбызны ачу артыннан йөргән кеше. Рәхмәтебезне җиткерү нияте белән, драматургның сирәк куелган әсәрләренә игътибар иттек. Декадага өлгертү өчен, 20 көн эчендә тиз-тиз генә әзерләргә туры килде. Пьесага үзгәрешләр кертмәдек. Ничек күз алдыма китердем, шулай эшләдем.

 

 

– Эшләгән дәверегездә ничә спектакль сәхнәләштердегез? Рус яки чит ил классикларының әсәрләрен куярга уйламыйсызмы?

 

 

Оят булса да әйтәм, чынлап та хәтерләмим. Рус классикларының әсәрләрен сәхнәләштергәнебез бар. Шулай да, күбрәк татар драматургиясенә басым ясарга тырышам. Әлегә бездә эзләнү процессы бара. Нинди булырга тиеш ул Әтнә театры? Башкаларга ошарга тырышырга, кабатланырга ярамый. Әтнә театрының үз йөзе булырга тиеш дип саныйм.

 

– Хәзер театрлар үз эчендә генә бикләнеп ятмый. Төрле фестиваль конкурсларга йөри,  уртак чаралар оештыра. Бу турыда ни уйлыйсыз? Быел андый эшләр көтеләме?

 

Әтнә театры Казан арты районнары өчен махсус оештырылды. Арча, Балтач, Теләче, Кукмара, Саба, Питрәч,  Биектау районнары тарафыннан президентка мөрәҗәгать итеп тудырылган театр. Шуңа да нигездә Казан арты авылларына хезмәт күрсәтәбез. Әлбәттә инде ул җиде район белән генә тукталып калып булмый. Исемебезне башка җирдә дә танытырга кирәк. Еш кына Себер якларына – Новосибирск, Омск, Томск өлкәләренә йөрибез. Елга бер-ике мәртәбә Мәскәүдә булырга тырышабыз. Чит илләргә чыгу, фестивальләрдә катнашу хыялы да бар. Аның өчен махсус репертуар булдыру кирәк. Шуңа да быел яшь, җитезадминистратор алдык.

 

– Театрда 2008 нче елдан бирле эшлисез, тамашачыга ничек охшарга, ничек якын килергә икәнен белеп бетергәнсездер инде. Хәзер Сәхнәгә яңа буын килә, аларның күбесе яңалык алып килергә, беркемнекенә дә охшамаган үзенчәлекле спектакльләр күрсәтергә омтыла, элеккеге буын драматургларына тискәре каручылар да бар. Шулай ук бөтенләй спектакльләргә йөрергә теләге булмаган яшьләребез дә җитәрлек. Моңа ничек карыйсыз? Гомумән, бер 10-20 елдан театрда карт-корылар гына утырып калмасмы?

 

Бүгенге көндә тамашачыны җыю авыррак әлбәттә. Күп кешенең җитди әйберләр карыйсы килми, күбрәк җиңелчә тамашаларга тартыла. Әмма тормыш бит әле уен-көлкедән генә тормый. Театр сәнгате халыкны уйландырырга, артына борылып яшәгән тормышын тагын бер кат күздән кичерергә, ялгышлыкларны булдырмый калуга да ярдәм итәргә тиеш. Шуңа да кәмит уйнап кына, тамашачыны җәлеп итү ягында түгелмен. Һәр кешенең үз юлы, үз фикере. Яңалык кирәк, әмма сәнгатьнең нигезе булган классиканы онытырга ярамый. Бүгенге көндә булган дәрәҗәбезне саклап калып, исемебезне аклау өстендә эшлибез.

 

– Сез бит Мәскәүдә ГИТИСны тәмамлап кайткан, Г.Камал театры сәхнәсендә эшләгән кеше. Киләчәгегезне ничек күзаллыйсыз? Ул Әтнә театры белән генә бәйлеме? Башка театрларда да спектакльләр сәхнәләштерү теләге бармы?

 

Әлбәттә, үз казанында гына кайнап яшәү дөрес әйбер түгел. Башка театрларны да күрергә, бүтән театр артислары белән дә хезмәттәшлек итәргә, шулай ук артистларга да яңа режиссер беләнэшләп карарга кирәк. Бу үзенә күрә бер мәктәп. Бәлки уртак хезмәт нәтиҗәсендә, артистларның да, режиссерның да яңа яклары ачылыр. Үземә килгәндә, театрлар чакыралар, әмма әлегә үзебезнекеләрне ташлап китә алмыйм. Аны аякка бастырасы бар. Икенче елга театрның 5 еллыгын үткәрергә җыенабыз, шуның белән бергә, гомумән Әтнәдә театр оешканга 100 тула. Алда нәрсә булачагын белмим, әлегә шундый планнар.

 

– Әтнә театры артистларының үзенчәлеге нидә дип саныйсыз? Алар Камаллардан я булмаса башка театр артистларыннан аерыламы?

 

Кечкенә генә авыл җирендә, район үзәгендә дәүләт театры эшләп килү – ул үзе бер зур үзенчәлек. Гомумән, алгандаӘтнә ягы халкы талантларга бай булуы белән аерылып тора. Бу бәлки биредә  Иван Грозныйның чукындыруыннан, я булмаса репрессия чорларында бу якларга качып килеп төпләнеп калган бабаларыбызның буыннарыннан килә торгандыр. Шул ук С.Хәким, Р.Бикчәнтәев, М.Җаббаровлардан башлап санап китсәң, әллә никадәр талант иясе җыела. Гади халык арасында гына да күпме ул җыр-моңга, иҗатка сәләте булганнар. Тик торганда гына бит андый кешеләр тумый, димәк ягы шундый. Икенчедән, бездәге артистларның 80-90 проценты элеккеге халык театры вакытыннан калган. Күбесеүзешчән артислар. Әлбәттә, училище һәм институт тәмамлап кайтучылар да бар. Әле күптән түгел генә коллективка ике кыз һәм өч егет кушылды. Үзегез беләсез, бүгеге көндә яшьләрне авылга кайтару бик җиңел түгел. Шуңа да авыл җирендә яшәп иҗат итүче артистларның эшен геройлык дип саныйм. Бармак белән генә санарлык булгач, һәрберсе миңа уч төбем кебек якын. Һәркайсының холык үзенчәлекләрен, тормышын беләм. Алар да мине бик яхшы белә. Уртак тел таптык. Артистларыбыз әле үсеш этабында булуыбызны аңлый, бер-беребезгә ярдәмләшеп, киңәшләшеп эшлибез.

 

– Сәхнәдә күбрәк үзегез теләгәнчә генә эшлисезме? Әллә артистларның үзләренә уйланырга, иҗат итәргә, эзләнергә дә юл калдырасызмы? Әгәр берәр артист кануннарыңны инкяр итсә нишләтәсең?

 

Беркайчан да артистларны  катгый кысаларга тыкмыйм. Мизансценалар куярга тырышмыйм, аларның үзләренә дә уйланырга җирлек калдырам. Эш тәртибе шулай: башта бергәләп пьесаны укыйбыз, уй-фикерләрне уртаклашып, бер-беребезне аңларга тырышабыз. Артист та бит иҗат кешесе, ул да уйланырга, иҗат итәргә тиеш. Улрольне үзе ничек хис итә,шулай башкарганда гына тамашачыны ышандыра ала.

 

– Һәр режиссерның үз эшләү стиле бар. Ул еллар үтү белән камилләшә бара. Гел бер төсле генә булып торудан курыкмыйсызмы, эшегезгә кискен үзгәрешләр кертә аласызмы?

 

Заманнан калмаска тырышабыз, кем әйтмешли майлы ботка да туйдыра, гел бертөрле эшләү алҗыта. Шуңа үзгәрешләр дә кертү ягында мин. Һәр әсәр үзенчә эшләргә мәҗбүр итә. Пьеса үзе, бүгенге көнкүреш үзебертөрле таләп куя. Хәтта бүгенге һава торышы да эшеңә тәэсир итәргә мөмкин. Һәр бала үзенчәлекле булып туган кебек, спектакль дә шулай туа.

 

 

Әйдәгез, булачак режисссерның бала чагына, яшьлек елларына да кайтып килик әле. Бу талант сезгә каян килә? Шушы юлны сайларга этәрүче нинди хатирәләр ята күңел түрегездә?

 

Белмим, кайсыдыр буында бәлки булгандыр, әмма мин белгән кадәрендә гаиләбездә сәнгать әхелләре юк иде. Шулай да сәнгаткә омтылу һәрвакыт булды. Бабай, әти гармунда уйный иде. Мин дә алардан өйрәнеп, гармуннан баянга күчтем. Әби бик әйбәт җырлаган дип тә сөйлиләр. 1989-90 елларда, ничәче класста булганмындыр, хәтерләмим, безне мәктәп белән Камал театрына Ч.Айтматов әсәре буенча Дамир Сираҗиев куйган “Плаха” спектакленә алып бардылар. Балконның иң соңгы рәтендә, салкын стенага сөялеп, караганымны, кешегә күрсәтмәскә тырышып, үкереп елаганымны хәтерлим. Шул әсәр, Д.Сираҗиевның режиссурасы, артистларның уйнавы миңа театр өлкәсенә таба атларга этәргеч бирде. Мин бервакыт бу сәхнәдә үзем дә басып торачакмын дип, үз-үземә сүз бирүем дә хәтердә әле. Әмма мәктәпне тәмамлаганда, авыр 90нчы еллар иде. Әти-әниләр Казанга җибәрергә курыкты, Әтнә сафхоз техникумына кереп бухгалтер белгечлеген үзләштерергә туры килде. Ә инде укып чыккач бернигә карамый Казанга мәдәният һәм сәнгать институтына юл тоттым. Шулай иттеп хыяллар тормышка ашты.

 

–Беренче имтихан көннәрен хәтерлисезме?

 

(Көлә) Хәтерлим... Гомергә истә калырлык имтихан булды ул минем өчен. Һәм шулай ук тормышның беренче кырыслыгы белән очрашкан мизгел. Иртәгә имтихан дигән көнне туганнан туган абыем, әйдә, өйдә утырма, бераз башны җилләтеп, йөреп кайтыйк дигәч, Бауман урамына урнашкан кинотеатрга киттек. Кино бик соң бетте. Ул вакытта хәзерге кебек хәрәкәт юк, трамвай, автобуслар йөрми, җәяү кайтып киттек. Юлыбыз Артиллерия училищесы яныннан үтә. Аны тәмамлаучылар диплом юганнар ахры. Исерек яшьләр безгә бәйләнә башлады... Кыскасы, иртән имтиханга килгәндә борын юк, бөтен битем тип-тигез, күз төпләрем кара көйгән иде. Кара күзлек киеп барырга туры килде. Җавап бирергә дип торып баскач, Марсель абый шаркылдап көлде. Нәрсә булды дип сорады, егылдым дидем, ул ышанмады, әлбәттә. Менә шундый юллар белән сәнгать дөньясына килеп кердем.

 

– 30-40 яшьне узгач кеше уйлана башлый. Нәрсәгә ирештем, ни кылдым дип? Башыгызга шундый уйлар килмиме?

 

Мин 5 яштән үк уйлана башладым бу турыда. Үлем, теге дөньяга китү, тормыш мәгънәсе турында гомерем буе уйланып яшим. Берәү дә үз язмышын алдан белми. Әтнәдә дәүләт театры эшли башлар, мин шунда режиссер булып кайтырмын дип,кем уйлаган. Әлбәттә, һәр эшнең авыр яклары да, үз уңайлыгы да бар. Минемчә, яшәү, йокыдан сау-сәламәт уяну үзе бәхет. Гаиләң, якыннарың янында яшәү,яраткан эшең булу бу бәхетне тагын да тулыландыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк