Логотип
Театр

Театрга чыныкканнар кирәк

Башта шулай була да. Әмма апа-абыйлары мәктәпне тәмамлап, туган нигездән кайсы кая киткәч, бөтен хуҗалык эшләре Халидәгә кала. Яшьли аяксыз калган әтисен, төпчеген дөньяга китергәч, катлаулы опера...

Башта шулай була да. Әмма апа-абыйлары мәктәпне тәмамлап, туган нигездән кайсы кая киткәч, бөтен хуҗалык эшләре Халидәгә кала. Яшьли аяксыз калган әтисен, төпчеген дөньяга китергәч, катлаулы операция кичергән әнисен, карап торып эшләтә алмый иде бит инде ул. Менә чират Халидәгә дә җитә. Мәктәптә 8 сыйныфны тәмамлагач, ул да Иваново шәһәрендәге апасы янына барып урнаша. Башта фабрикада тукучы булып, аннары телеграфта эшли. Яшь чакта адәм баласын бер урында озак тотып була мени? Ивановода биш ел эшләп алгач, Халидә Уфага барып чыга. Никадәр авыр булмасын, Ивановодагы туку станокларын озак сагынгандыр әле ул, чөнки чүпрәк-чапрак белән әвәрә килгәннән соң, тимер-томыр дөньясына килеп эләгү тагын да авыррак була. Халидә Уфа мотор заводында токарь булып эшли. Бер көе генә эшләп торса бер хәл, әле тегендә-монда командировкаларга да җибәрәләр. Бервакыт шулай токарь Халидә кырыс табигатьле Төмәнгә дә барып эшләп кайта. Әллә тимер эшеннән беләкләре талып, әллә Төмәннән соң күшеккән җанын вә тәнен бер селкетеп, җылытып алырга теләп, командировкадан кайтуга ук Халидә Уфадан китәргә карар кыла һәм Нефтекамск шәһәренә барып урнаша. Биредә дә эше җиңелләрдән булмый – Халидә бәйләүче булып китә. Шулай утны-суны кичкәндә җанына юаныч эзләп, Ивановода ук инде сәнгать түгәрәкләренә йөри башлый. Ә Нефтекамскида татар телендә матур гына эшләп килгән халык театры спектакльләрендә катнаша. «Энергетик» мәдәният сараенда эшләп килгән театрның спектакльләре шәһәрдә яшәүче татарлар өчен зур вакыйга була, билгеле. Халидәне бүтән мәдәният сарайларында түгәрәкләр алып баручылар да күреп ала. Ничек тә талантлы кызны үзләренә китермәкче булып йөриләр. Шуларның берсе – Альмир Вәлиев Халидәне үзе эшләгән «Строитель» мәдәният сараена чакыра башлый. Ризалыгын да алуга ирешә. Яңа иҗат офыклары турында хыялланып йөреп, кыз «Энергетик»та берничә репетицияне дә калдырган булуы ихтимал. Ә бер көнне талантлы артисткасын эзләп, ул яшәгән тулай торакка «Энергетик» мәдәният сарае театрының режиссеры Марс Нуретдинов килә. Инде нәрсә эшләргә? Халидә өйдәш туташны хәйләләргә өйрәтеп, үзе шкафка кереп кача. Режиссер да кичә генә дөньяга килгән малай түгел: «Халидә кайтмыйча мин беркая да китмим», – дип бүлмәдә утыруын белә. Шулай бер сәгать үтә, ике сәгать үтә, шкаф эчендәге Халидәнең аяк-куллары оый. Аларны языйм дип хәрәкәтләнеп алганда, режиссер Марс белән яшь туташ бер-берсенә карашып сүзсез утырган тып-тын бүлмәдә, шкаф шыгырдаган тавыш килгәндер, күрәсең. «Халидә, булды, җитте, чык шкафтан!», – дип боера режиссер. Менә шулай Халидә кабат «Энергетик»ка әйләнеп кайта. 
 
«Шәмсекамәр»не куялар. Бик истәлекле спектакль була ул. Чөнки аны Уфага алып баралар һәм шунда халык театры исемен тагын бер кат исбатлап кайталар. Нефтекамск шәһәрендә спектакльне карарга Халидәнең әнисе Хәдичә апа да килә. Спектакльнең шулай бер кызык күренешендә, Шәмсекамәрне ире кыйнаганда, «Ай, кызымны кыйныйлар! Вай, кызымны кыйныйлар!», – дип сикерә дә тора, сикерә дә тора икән мескен карчык. 
 
Ә «Строитель» мәдәният сараеннан Альмир Вәлиев Халидәне һаман күзеннән ычкындырмый. Кыз үзе чибәр, үзе талантлы, өстәвенә, матур итеп җырлый да әле. «Ник кенә монда әрәм булып ятасың икән? Әйдә киттек Казанга мәдәният институтына!», – дип үгетли кызны үзе дә шунда читтән торып белем алучы Альмир. 
 
Хыялый яшьлек өчен Нефтекамск белән Казан арасы берни түгел. Менә Халидә Казанда тәүге имтиханын тапшыра. Сәхнә артында бер төркем яшьләр арасында уйнап-көлеп торган кыз чираты җитеп сәхнәгә чыгуын сизми дә кала. Ә анда әле генә мәктәп бусагасын атлап чыккан яшьүсмерләр этюд күрсәтергә әзерләнәлэр. «Дөрес эшләмисез, алай түгел, болай бу», – дип үзеннән ун яшькә яшьрәк бу сынау үтүчеләрне өйрәтергә тотына Халидә. Һәм әллә каян караңгыдан яңгыраган «Йә, ә сез безгә нәрсә күрсәтәсез?», – дигән тавышка сискәнеп китә. «Әллә монда кеше бармы», – дип ут яктысын куллары белән кап-ларга тырышып астагы караңгы упкынга карый да, тораташтай катып кала. Анда комиссия утыра икән, ләбаса! Ул көнне кап-караңгы залда кемнәр утырганын Халидә әле дә төгәл белми торгандыр. Әмма арадан бер кешене ачык хәтерләп кала. Ул Халит Кумысников була. «Җырлый беләсеңме?» - дип сорый ул. Халидә «Эх, тала, тала» җырын җырлап күрсәтә. «Ә хәзер үзеңне сөйгән егетеңнең туеңда дип күзалдыңа китер. Һәм сиңа шул җырны башкарырга кирәк», – дип үтә катлаулы бирем бирә галим. Имтихандагы киеренкелектән, ниһаять, бушанырга җай чыкканга Халидә шатланып та куя кебек. Ул җырлый да, елый да, ярсып та китә.
 
Беренче имтиханда нык дулкынлануның нәтиҗәсе шул – икенче көнне Халидә сынау-га йоклап кала!… Институтка кермәдем дип кире эшкә әйләнеп кайтуның хурлыгы ни тора!
 
Шуннан кыз башта театр училищесына, аннары филармониягә юл тота. Филармониядә аны җырлатып, сөйләтеп карыйлар һәм Илһам Шакировның озакламый Сочида булачак концертын алып барырга тәкъдим итәләр. Бөек җырчыны якыннан күрү, аның белән аралашу турында хыялланып Нефтекамскига кайтып җиткәнен сизми дә кала. Ә анда эштән тиз генә җибәрмиләр. Отработка! Һәм вәссәләм! Сочи кояшының назлы җылысын инде татып өлгергәндәй, татлы хыялдан аерылуы, ай, бик авыр була. Моңсу уйларын элмәкләргә урап, соңгы бәйләүләрен бәйләгәндә, эшләрендә телефон шылтырый. Казаннан элемтәгә керүче билгесез зат яңгыравык, көр тавыш белән Халидәне эзләтә. Ул режиссер Фәрит Хәбибуллин була. Режиссер Халидә Сөнгатуллинаны яңа гына оешкан Татар театр-студиясенә эшкә чакыра. 
 
Шушы урында бераз аңлатма кертеп үтү кирәктер. 1912-1913 елларда ук инде «Сәйяр» труппасы сезонга бер тапкыр балалар өчен спектакльләр куйса да, яшь тамашачылар өчен даими эшләп килгән театр тиз генә оешмый әле. Аны 1918-1919, 1923 елларда да оештырып карыйлар. 1925 елда Татар дәүләт театры каршында Касыйм Шамил балалар труппасы төзи. 1932 елда Казаныбызның Үзәк пионерлар клубында кабат яшь тамашачылар театры оештырыла. Анда татар һәм рус труппалары эшли. Шуннан рус төркеме яшәп, ныгып китә. Быел көз ТЮЗның 80 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Ә татар төркеме яшәп китә алмый, таркала. 1949 елда Казаныбызга Мәскәүдә ГИТИС тәмамлап кайткан бер төркем яшьләрдән кабат Яшь тамашачы театрын оештыралар. Алар арасында Рифкать Бикчәнтәев, Гәүһәр Камалова, Празат Исәнбәт, Шахсәнәм Әсфәндиярова, Дилүс Ильясов, Ринат Сакаев һ.б. була. Әмма бу юлы да театр озын гомерле булмый, нибары бер сезон эшләп кала. 1987 елда Режиссер Фәрит Хәбибуллин Мәгариф министрлыгы каршында Татар театр студиясен оештыра. Ә тагын бер елдан студиянең беренче премьерасы – Диас Вәлиевнең әсәре буенча куелган «Намус хөкеме» спектакле күрсәтелә. Шөкер, шул вакыттан бирле Яшьләр театры уңышлы эшләп килә. Фәрит Хәбибуллин Халидәне нәкъ шул театрга чакыра да инде. Кыз беренче имтиханда елап, ярсып «Тала, тала»ны җырлаганда караңгы залда Фәрит абый да утырган икән. Яңа гына аякка баскан театрда кыенлык-ларга бирешми эшләр өчен нәкъ менә шундый көчле рухлы, темпераментлы артистлар кирәк, дигән ул, күрәсең. 
 
Халидәгә янә канатлар үскәндәй була. 1989 елны Казанга килеп Мәдәният һәм сәнгать институтына ниндидер язулар алырга дип барса, анда аны читтән торып уку бүлегенең җитәкчесе Марсель Мөбәрәков күреп ала. Театрга гашыйк бу кеше сәләтле кызны югалтасы килмәгән, күрәсең. «Син көндезге бүлеккә имтиханнар бир. Ә берәр елдан миңа, читтән торып уку бүлегенә күчәрсең», – дип Халидәне үгетли. Менә имтиханнар тәмам. Халидә – мәдәният һәм сәнгать институты студенты. Чаллыдан Фәния исемле кыз белән дуслашалар. Ул да мәктәптән соң тегендә-монда эшләп, тормышны белеп өлгергән. Фәния булмаса, бәлки, Халидә үзеннән 10 яшькә яшьрәкләр белән укып йөрергә батырчылык итмәгән дә булыр иде. «Бу кызга ничә яшьләр булыр икән? Ул укырга калса, мин дә калам», – дип һәр икесе имтиханнар вакытында бер-берсен күзәткән була. Алар шулай икәү дус булып Ришат Хаҗиәтмәтов курсында укый башлыйлар. 
 
Менә Халидәнең укырга кергән хәбәрен алып, яшеннәр уйнаткан, күкне күкрәткән кап-кара болыт кебек янына Фәрит Хәбибуллин килеп җитә. Әй сүгә, әй сүгә ул кызны! «Кирәгем чыкса, шылтырат», – дип кулына бер кәгазь кисәге тоттырып үпкәләгән кыяфәттә китеп бара. 
 
Укулар башлана. Нефтекамскидагы халык театры сагындыра башлый. Акча җитми. Ә кесәдә – Фәрит Хәбибуллин калдырып киткән кәгазь кисәге. Шулай бер көнне Халидә режиссерга шылтырата. «Хәзер үк килеп җит», – дип боера тегесе. Иптәш кызы Фәнияне дә ияртеп килергә ризалык бирә әле. 
 
Шулай итеп, икесе дә Мәгариф министрлыгы каршында Фәрит Хәбибуллин оештырган татар-театр студиясендә эшли башлыйлар. Укуларын да дәвам итәләр. Соңга калып кайтасыз дип, кайвакыт тулай торакка кертмиләр. Ә инде лекцияләрне калдырган өчен имтиханнар бирдертмәгән вакытлар да була. Шул сәбәпле эшчеләр тулай торагына күчкәч һәм институтның ректоры белән имтиханнарны вакытында биреп бару шарты белән лекцияләргә ирекле йөрү турында килешенгәч кенә, тормышлары бераз җайга салынган кебек була.
 
Театрда исә үзенең авырлык-лары. Труппа элек байларның ат абзары булган Островский урамындагы бинада урнаша. Бер якта тулай торак ясыйлар. Икенче якта бер читтә сәхнә коралар. Үзләре исә режиссеры, бухгалтеры, артистлары барысы бергә бер бүлмәгә кереп урнашалар. Ул вакытта артистлар аз. Театрның корифее Нуриәхмәт Сафин, Әлфинур Яркәева, Зәйтүн Яркәев, Фәрит Хәбибуллин үзе, шуның белән шул. Бер артистка бер спектакльдә берничә роль башкарырга туры килә. Күмәк күренешләргә педагогика институты студентларын чакыргалыйлар. Спектакльләрне балалар бакчаларына, мәктәпләргә барып күрсәтәләр. Анда бару үзе бер мәзәк. Якын тирәдәге мәктәп булса, декорация, реквизитны үзләре күтәреп баралар. Ара ераграк булса, машина туктатып, анда бөтен кирәк-яракны төийләр. Кайтканда тагын машина яллыйлар. Бераз эшләгәч, хәрбиләрдән иске генә «ГАЗ- 65» машинасын сатып алалар алуын. Тик аның рәхәтенә караганда михнәте күбрәк булмадымы икән? Брезент каплавычы ертык. Аннан яңгыр үтә. Әле бер, әле икенче бер нәрсәсе җимерелеп чыга. Фаралары янгач, кабинкадан егылырдай булып асылынып төшеп, юлны фонарь белән яктырта-яктырта, тамашачыларны яктылыкка, нурга алып чыгарга йөргән вакытлары бик күп була артистларның. 
Очрашып сөйләшкәндә, сез театрның нигезен салган артистларның берсе бит, дип һаман соклана баруымны күреп, Халидә Сөнгатуллина бер мәлгә уйга калды. «Нигезен салган…», дип кабатлады, аннары хатирәләр йомгагын сүтеп китте. Бервакыт шулай режиссер Фәрит Хәбибуллин Островский урамына кирпеч кайтарткан. Лекцияләрдән соң кирпеч бушатырга кайтыгыз, дип Халидә белән Фәнияне дә кисәткән. Коеп яңгыр ява. Островский урамында ерак түгел шешә җыю пункты урнашкан була. Фәрит Хәбибуллин аякларында ныграк басып торганнарын сайлап, шунда чиратка тезелгән сәрхүшләрне дә эшкә кушкан. Лекциядән йөгереп кайтып кергән Халидә йолкыш кыяфәтле адәмнәрнең ава-түнә кирпеч ташыганнарын күреп башта куркуга кала. Театрлары урнашкан бинаның икенче катына йөгереп менә дә, андагы мичкә елышып, исерекләр янына чыгарга кыймыйча берара икеләнеп тора. Минем белән сөйләшкәндә хыялында ул гүя шул вакытка әйләнеп кайтып, шул мизгелдә кичергән хисләрне кичерде кебек. «Их, шунда театр төзеп, шунда төпләнеп калсакмы!», – дип мине бөтенләй оныткандай үзалдына әйтеп куйды актриса. 
 
Чыннан да, ничә еллар буена йортсыз-җирсез кадерсез булып йөрү горурлык уятмыйдыр шул. Еллар узу белән режиссер Фәрит Хәбибуллин кайтарткан кирпечләр ничек таралып, юкка чыгып беткән булса, бу артистларның үзләрен нигез салучылар итеп тою хисе дә шулай тарала, тоныклана баргандыр. 1991 елда Яшьләргә «Казан Татар дәүләт Яшь тамашачы театры» исемен бирәләр. Ә 1996 елда Островский урамыннан Киров районында урнашкан элеккеге фабрикант Алафузов төзеткән, Җитен комбинатының Мәдәният сарае булып торган бинага күчерәләр. 2007 елда Яшьләргә татар театрына нигез салучыларның берсе актер, режиссер Габдулла Кариев исемен бирәләр. Ә менә Алафузов йортын төзекләндерүгә ябалар. Яшьләргә элеккеге «Победа» кинотеатрын бирергә карар кылалар. Әмма әлегә кадәр кинотеатрны ремонтлау, театр өчен җайлаштыру эшенә берәүнең дә чынлап торып тотынганы юк кебек. Шактый вакыт сукбай булып йөргән Яшьләр театрын, ниһаять, «Әкият» балалар үзәгенең беренче катына урнаштырдылар. Бөтенләйгәме, вакытлыча гынамы – билгесез. Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрының бөтен иҗаты милли гамь белән сугарылган. Аз гына бюджет белән дә труппа «Сак-Сок», «Печән базары», «Алмачуар», «Йосыф-Зөләйха», «Җиде кыз» кебек төрки дөньяның иң абруйлы театр фестивальләрендә үзәктә булырдай спектакльләр куйды. Әмма җитәкчеләребез бу театрны күрмәмешкә салышты кебек. Ә бәлки, нәкъ менә милләткә йөз тотканга, махсус сансызлаганнардыр да аны. 
 
Тарихтан билгеле булганча, татар милләте бөтен төрки дөньяда мәгърифәтле булуы белән дан тоткан. Театр сәнгате дә беренче булып татарда барлыкка килгән, казах, кыргыз, үзбәк һәм башкалар өчен якты маяк булган. Ә хәзер төрки кардәшләребез бездән алдарак бара кебек. Быелгы «Нәүрүз» фестивалендә, мәсәлән, казах театрларының төрлелеген, сәнгати югарылыгын күреп сөендек. Арада Астана шәһәреннән Жастар театры да бар иде. Аның оешуына нибары 7 ел. Бүгенге көндә ул элеккеге опера һәм балет театрыннан калган иркен бинада кинәнеп иҗат итә. Ә безнең Яшьләргә мондый бәхет төшләренә дә керми.
 
Ә татар артистлары яңгырлы көндә сәрхүшләр белән бергә кирпеч ташыган вакытта, якында гына урнашкан Рус яшь тамашачылар театрында спектакль баргандыр. Рус театры биредә 1940 елдан бирле эшләп килә. Бу бинаның тарихы бик бай. XX гасыр башында анда Сәүдәгәрләр собраниесе урнашкан була. Ә Октябрь инкыйлабыннан соң ул Шәрык клубы, ә рәсми исеме белән әйтсәк, Татар мәдәнияте йорты буларак билгеле. Биредә зур күргәзмәләр оештырылган, татар спектакльләре, концертлар куелган. Шул вакытта бинаның эче шактый үзгәреш кичергән, сәхнәсе зурайтылган. Ул сәхнәдә күренекле актерларыбыз Мохтар Мутин, Нури Сакаев уйнаганы, композитор Салих Сәйдәшевның концертлар куйганы билгеле. Бер караганда, тарихи бу бинада татар театры урнашса, гаделрәк булыр иде кебек. Әмма әлеге дә баягы, затлы матур бу бина татарга артык булыр, дип мәсьәләне бүтәнчә хәл иткәннәр, күрәсең. 
Татарстанның атказанган артисты Халидә Сөнгатуллина төрле рольләр башкара. Ул танымастай үзгәрү сәләтенә ия. Гастрольгә баргач, яшь кызны уйнаган булса – спектакльдән соң, бәләкәй кызыгыз кая, әбине гәүдәләндергән булса – әбиегез кая, дип сорау-чылар күп булган. «Сандугачлар килгән безгә» спектаклендә – Роза туташ, «Үги кыз»да – Зөһрә, «Атылган йолдыз»да – Гөлчәһрә, «Моңлы ядкарь»дә – Хәлимә, «Кыю кызлар»да ул – Хаҗия, «Печән базары»нда Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская,«Король Лир»да – Гонерилья, «Йосыф – Зөләйха»да – Дая, «Башмагым»да – Җиһан, «Галиябану»да – Галимәбану, «Жиде кыз»да – Убырлы, «Нигез ташлары»нда – Гүзәлия, «Умырзая»да – Җәваһирә Сәла-хова, «Көзебезнең язы»нда – карчык булып уйный һәм башка күп кенә рольләр башкара. «Барыннан да бигрәк характерлы рольләр башкарырга яратам», – ди ул үзе. Чыннан да, артистканың рольләре арасында әле убырлылар, бүтән явызлар да байтак. Кайбер артистлар тискәре геройларны гәүдәләндергәннән соң, үзләрен начар хис итәләр икән – йә башлары авырта, йә төшенкелек халәте кичерәләр. Шуңа күрә мин дә Халидә Сөнгатуллина өчен куркып куйдым. Ник дигәндә, кемне генә тасвирларга алынса да, ул чынлап, гүя геройның эченә кереп, ул булып уйный. Аның «Король Лир» спектаклендәге Гонерильясы гына да ни тора! Болай уйнау өчен чын-чынлап явызлык халәтен кичерергә кирәктер, юкса репликалар коры сүз булып һавада асылынып калачак, сәхнә партнерына барып җитмәячәк, тамашачыга тәэсире булмаячак. 
 
Ә күп вакыт тискәре рольләр дә кызык хатирә булып күңелдә кала икән. Балалар спектакльләрендә дә бик яратып уйный Халидә. Шулай бервакыт бер мәктәптә «Кадерне белмәүче бурсык» спектаклен күрсәтәләр икән. Бурсык – Халидә Сөнгатуллина аюларны, тиеннәрне котыртып, үчекләп ала да, сәхнә сыман җирдән борылып дивар артына кереп китә. Артына борылып караса, сыны ката – бер көтү бала-чага йодрык-ларын төйнәп артыннан кыйнарга киләләр. Көчкә качып котыла. 
 
Ә берсендә мәктәптә Яңа ел тамашасын күрсәтәләр. Халидә – убырлы булып уйный. Ул Яңа елны тоткарларга, бәйрәмне булдырмаска тиеш. Спектакль спорт залында үтә. Тамашага чын күңелләреннән ышанып утырган балалар убырлы – Халидәне спорт инвентаре сакланган бер бүлмәгә бикләп куялар. Инде нишләргә? Актрисаның сәхнәгә чыгар вакыты җитә. Сәхнәдә Фәнәвил Галиев убырлының каядыр китеп югалуына аптырап, үз-үзенә урын таба алмый. Ахыр чиктә ишек каккан тавышка килеп азат итәләр үзен. Һәм тагын бервакыт кайсыдыр бер мәктәптә спектакль күрсәткәннән соң, икенчесенә барырга чыгалар. Әмма машиналарының бензины бетә. Инде нишлик, дип бераз уйланып торалар да, китәләр кар көртләре аша сикерә-сикерә җәяүләп кенә. Мәдинә Сафиуллина – куян, Халидә – шүрәле. И сикерәләр көртләр аша, и сикерәләр! 
 
Шулай уенын, чынын бергә кушып яши-яши, театрда 26 ел гомер үтә дә китә. Халидә Сөнгатуллинаның инде матур гаиләсе – кайгыртучан ире Ринат, кызы Чулпан бар. Еш кына артист балалары үзләре дә артистлар булып китә. Чулпан исә сәхнә һавасын сулап үссә дә, бер дә артист булырга теләмәгән. Бүгенге көндә ул Казан (Идел буе) Федераль университетның өченче курсын тәмамлады. Бизнес аналитик булырга әзерләнә. Юкса таланты да бар. «Сак-Сок», «Король Лир» спектакльләрендә катнашкан, «Яланаяклы кыз» кинофильмында төшкән, музыка мәктәбен тәмамлаган, фортепианода, гитарада уйный. «Мин сине гастрольдән көткән кебек, балаларымның да ишек төбендә кайтуымны интегеп көтүләрен теләмим», – дип бервакыт бу җәһәттән үзенең фикерен ап-ачык итеп белдергән кыз. Ә бервакыт әнисе чираттагы гастрольгә җыена икән. «Ташлыйсың да китәсең, мин сиңа песи баласымени?!», – дип үзәк өзгеч сүзләр әйтеп ташлаган кызы. «Гастроль буе еладым», – дип искә алды ул авыр көннәрен актриса. Нишләтәсең, тыштан ялтыравык артист тормышының кеше күзенә күренмәгән әнә шундый газаплы яклары да була. Чулпан әнисен бик нык сагына, ул кайтасы көнне алар әтисе белән һәрвакыт берәр тәмле ризык пешереп куя торган булалар. «Шулай бервакыт мин кайтуга өчпочмак әзерләгәннәр, – дип искә алды актриса. – Ул вакытта Чулпанга 6 яшь чамасы булгандыр. Бөтен идән он белән тулган, өйдәге бөтен савыт-саба урыныннан купкан. Ул тамашаны күреп, көләргәме, еларгамы, белмәдем»…
 
Тормышның татар артисты бәгъерен телгәләгән бүтән яклары да бар әле. «Элек татар спектакльләрен шыгрым тулы залларда уйный идек. Хәзер исә безгә еш кына спектакльне рус телендә уйнарга тәкъдим итәләр. Кайвакыт моны татар теле укытучылары үзләре әйтә. Монысы инде бигрәк тә аяныч. Кайвакыт спектакльгә 10-15 тамашачы гына килә. Ярымбуш залда уйнау күңелгә бернинди рәхәтлек бирми», – дип мәсьәләнең икенче ягын да шәрехләп үтте актриса. 
 
Урыска ачкан кебек, татарга театрны император, императрицалар ачып бирмәгән. Татар яшьләре ач, ялангач көенчә шәһәрдән шәһәргә йөреп, бердән, патша жандармнарыннан, икенчедән, карагөрүһчы милләттәшләреннән төрле җәбер-золымнар күрүләренә дә карамастан, театрны үзләре төзегән. Боларны ни өчен искә аламмы? Чөнки татар театры өчен көрәш әле бүген дә дәвам итә. Һәм анда җиңеп чыгар өчен безгә Халидә Сөнгатуллина кебек тормышта утны-суны кичкән, сәнгатькә фанатларча бирелгән, кыю, талантлы актрисалар күп кирәк әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк