Логотип
Театр

УНБЕРЕНЧЕ директор

     Эзләдем, табалмадым… Хәер, нигә гаҗәпләнергә ди әле? Гел шулай ул, ат урынына җигелеп эшләгән кешенең сүз сөйләргә вакыты калмый. Унтугыз ел Гыйлемхан Һади улы Мөбарәкшин шушы мәшһүр уку йор...

 
   Эзләдем, табалмадым… Хәер, нигә гаҗәпләнергә ди әле? Гел шулай ул, ат урынына җигелеп эшләгән кешенең сүз сөйләргә вакыты калмый. Унтугыз ел Гыйлемхан Һади улы Мөбарәкшин шушы мәшһүр уку йортын җитәкли. Мәшһүр дип авыз тутырып әйтәбез. Әгәр тарих битләрен актарсак, училище кемнәрне генә, канат куеп, сәнгать күгенә очырмаган да, кемнәргә генә дан-шөһрәт казанырга ярдәм итмәгән. Биредә СССР халык артисты Шәүкәт Биктимеров, Мәскәү «Современник» театры һәм кино артисты Чулпан Хамматова, Санкт-Петербургтагы Яшь тамашачылар театры һәм кино артисты, М.Җәлилнең оныгы – Лилиан Наврозашвили, Г.Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев укыган. Галия Кайбицкая, Хәким Сәлимҗанов, Вера Минкина, Алсу Гайнуллина һәм меңәрләгән башка артистлар шушында беренче тапкыр сәхнә серләренә төшенгән. Әлбәттә, аларның күбесенең язмышында педагог-остазлар белән беррәттән директорлар да мөһим роль уйнаган. Мәсәлән, Гыйлемхан Мөбарәкшинны бүген шәкертләренең күбесе әтисе урынына күрә. Кичә генә мәктәп тәмамлаган һәм туган җиреннән аерылып китүләрне авыр кичергән балаларны юатып, кем башыннан сыйпый? – директор-әти! Бүгенгедәй авыр заманнарда училищены яшәтер өчен кем тырыша? – директор-әти!
 
   –Гыйлемхан Һадиевич, Сезнең вазифалар – ул йөз төрле мәшәкатьләр җыелмасы, мин аларны күпме генә санасам да, очына чыга алмас идем. Җитәкче булыр өчен иң әүвәл тормыш тәҗрибәсе кирәк. Сез, утлар-сулар кичкәч кенә училище кәнәфиенә утыргансыздыр кебек тоела.
 
   –Гомеремнең күп өлеше сәнгать дөньясы белән бәйле минем. Чаллы дәүләт татар драма, Чаллы «Әкият» театрларының беренче директоры идем. Ничектер иҗат дулкыны сиздермичә генә үзенә бөтереп алып китте. Югыйсә сигезенче сыйныфтан соң (мин тумышым белән Биектаудан) Казан элемтә электр техникумына имтихан бирдем, аннары аны ташлап ФЗУда укыдым, токарь һөнәрен үзләштердем. Казанның егерме икенче заводына эшкә урнаштым. 8 Март – хатын-кызлар бәйрәмендә, без – егетләр, концерт куйдык. Мине ике-өч тапкыр кул чабып җырлаттылар. Безнең заводта алтын куллы токарь Коля дәдәй бар иде, аны директор машинасы белән генә айга ике мәртәбә цехка китерәләр, чөнки ул гына хәрби самолетлар өчен бомба тоткычлар үткенли белә иде. Ә миңа шул вакытларда Чехословакиядән кайтарылган станок бирделәр, Коля дәдәйгә яңа әйбер кызык, карый-күзәтә. Концерттан соң ул әйтә: «Гыйлемхан, монда эшләргә өйрәнмә лутчы, син – сәхнә кешесе, кит моннан, – ди. – Мин татарча аңламыйм, ну син җырлаганда еладым», – ди. «Юк, мин өч ел эшләргә тиеш, мине кем җибәрсен», – дим. «Яз гариза, директорга үзем керәм», – ди Коля дәдәй. Җәйге отпускада без абый белән мотоциклдан очтык. Минем умрау сөягем сынды. Хастаханәдә палатада гәзитләр укып ята идем, күзем бер белдерүгә төште. Казан мәдәният институтына студентлар кабул итәләр! Бу 1974 ел иде. Көтмәгәндә генә мин шунда режиссерлар бүлегенә кердем.
 
   –Бер хәлне ачыклыйк әле, Гыйлемхан Һадиевич. Сез – институтта блатной егет, сезгә хөрмәт зур, һәркайда сүзегез үтә. Ул чорларда тулай торак дефицит иде, ә Сез, комендант белән килешеп, осетин егетен бүлмәгә урнаштырасыз. Ә аның абыйсы Төньяк Осетиядә премьер-министр имеш.
 
   –Чын иде ул хәл, һич арттырусыз. Егетнең абыйсы мине үзләренә мәдәният министры итеп чакырды, рәсми рәвештә. Мөҗип Таҗиевич Низамиев, мәрхүм, министр урынбасары иде. «Ризалашма, Гыйлемхан, анда бөтен нәрсә сатыла», – диде. Шуннан соң мине – яшь белгечне Минзәләдәге мәдәни-спорт комплексына директор итеп куйдылар.
 
   –Әмма анда элеккеге хуҗа тиз генә урынын бушатмый.
 
   –Мин моңа борчылмадым. Режиссер дипломы кулымда, рәхәтләнеп район буйлап спектакльләр куеп йөрдем, Мөҗип Таҗиевич эшне сизмәсә, директор кәнәфиен дәгъваламас та идем.
 
   –Чаллы кайсы ягы белән кызыктырды? Яшьлек шәһәре, үзгә мохит, хыял-өметләр тарттымы?
 
   –Мин анда дус-ишләрем янына бара идем. Берсендә шәһәр комсомол оешмасының беренче секретаре Уел Хөсәенов: «Сәяхәтләр бюросы директоры булып кил», – ди. Тик ул бюро миңа эләкмәде, мине металл кою заводына – комсомол секретареның идеология буенча урынбасары итеп чакырдылар. Шунда мин эшнең тәмен белеп эшләдем. Кешеләр белән аралашу миңа җан рәхәте иде.
 
   –Ләкин бер рәхәтнең бер михнәте, ди халык. Тыныч кына эшләгәндә Сезне урыныгыздан куптарып, яртылаш кына төзелгән КамАЗ мәдәният йортына озаталар. Сезне монда явыз максатлардан кулланганнар шикелле. Төзелешнең бөтен пычрагын чистартып, юып-кырып дигәндәй, ишекләрен ачкач кына, шалт Мөхәммәтҗан, директор вазифасыннан азат итеп, урынбасар гына итеп калдыралар.
 
   –Мин үпкәләмәдем, барыбер йөкне үзем тарта идем. Алты елдан соң Рәфкать Алтынбаев белән очраштык без. Ул Автозавод районы башкарма комитеты рәисе иде. «Әйдә, – ди, – синең абруй бар, хет ике генә ел миндә мәдәният бүлеге мөдире булып эшләп ал», – ди. Кая аны тыңлау! Карыштым, билгеле. Завод торбасы – завод торбасы инде, мин шунда ябышкан, бу хуҗалыкны ташласам, ул таркала, дим. Партия заманы бит, сиңа озак ялынып маташмыйлар, Рәис Беляевның шәһәр җитәкчесе чагы, бюрода раслаган чакта ул: «Ну, нәрсә, Генка, ризамы? Курыкма, без сиңа булышырбыз», – диде дә, вәссәллам!
 
   –Хәтерлисездер, үзгәртеп корулар чорында М.Горбачев илдә коры закон игълан итте.
 
   –Ничек хәтерләмисең, ди! Таякның юан башы белән миңа да ордылар анда. Мин әле башкарма комитетта партия оешмасы секретаре да идем. Шул карарны җыелышта тикшергәндә үз фикеремне белдердем. Мәйтәм, шикләнәм, бу тыюлар ил өчен файдага түгел, мәйтәм. Өстемнән әләкләгәннәр дә, икенче көнне үк бүтән секретарь сайладылар. Теге әләкче ахырдан, партия беткәч, эчеп үлде.
 
   –Сәясәт – баткаклык инде ул, үзенә суырган саен суыра.
 
   –1987 елда мин яңадан үз эземә төштем. Без иске мәктәп бинасында «Әкият» театры тергездек.
 
   –Чаллыда беренче татар театрына нигез салучы да бит әле Сез.
 
   –Тыныч кына «Әкият»тә эшләгәндә шәһәр башкарма комитетының финанс бүлеге мөдире: «Безнең сиксән мең сум акчабыз бар, шуны татар театрын ачу өчен тотасы иде, әйдә, счет ач, уставын төзе, министрга хат яз», – ди. Узган гасырның туксанынчы еллары. Ничек бу тәкъдимнән баш тартасың!
 
   –Йөрәк түзми, әйеме, Гыйлемхан Һадиевич.
 
   –Түзми, билгеле, татарныкы бит, үзебезнеке! Тотындым мин чабарга. Театр бинасы итеп Тукай районының Мәдәният йортын тәгаенләделәр. Иске инде, түбәсеннән су ага, идәннәр черегән. Әле аны бирмәс өчен җан талашалар. Анда без бер ел чиләндек. Шуннан соң театрга райком бинасын бирделәр.
 
   –Монысын да Берлинны алган кебек, көрәшләр белән яулагансыз икән.
 
   –Р.Алтынбаев шәһәр башкарма комитеты рәисе иде. «Йөрмә, Гыйлемхан Һадиевич, ул бинада музыка мәктәбе урнашты, хәзер ата-аналар җыелышып тавыш куптарачак», – ди. Киттем татар иҗтимагый үзәгенә. Алар җыелыш уздыра иде, сәхнәгә мендем дә, хәлне аңлаттым. Әй халык дәррәү кузгалып бинага табан китте! Гайрәтле яшь егетләр: «ОМОН – вон!» дип микрофонга кычкыра. Әбиләр штурмга бара. Омон чигенде инде. Без декорацияләрне тиз-тиз генә залга ташыдык.
 
   –Ни өчен кабат «Әкият»кә әйләнеп кайттыгыз?
 
   –Яшермим, ардым. Йөрәк ике тапкыр үзен сиздерде. Труппада төрле яклардан тупланган артистлар белән эшләү җиңел түгел. 1997 елның көз ае иде. Җылыту системасын көйләп, бер егет белән торбаларның күгәргән җирләрен эретеп ябыштырганда сәркатип кыз: «Сезгә Казаннан шылтыраталар», – диде. Ух-вах килеп өскә йөгердем. Министрыбыз Марсель Таишев икән. «Нәрсә ухылдыйсың?» – ди. «Подвалда торба ялгый идек», – дим. «Бик әйбәт, монда да шундыйрак эш көтә, театр училищесында бер ай инде җылылык юк, чемоданыңны тутыр да, кил», – ди. Килдем, артымнан ук танышым машина белән торбалар җибәрде. Өч көндә училище бинасы җылыга тиенде.
 
   –Гыйлемхан Һадиевич, мәдәният белән бәйләнеп, ялгышмадыгыз микән? Сез йә зур завод директоры, йә зур түрә булырга тиеш идегез кебек.
 
   –Мәктәптә укыганда күңелем төшкән бер кыз бар иде, шуны Сабан туеннан өенә озатканда бу: «Мин синең белән бүтән очрашмыйм, син зур нәчәлник дәрәҗәсенә күтәреләсең дә, өстемнән гүләйт итәсең», – диде. 
 
   –Ул дөрес юрамаган. Сез – хатыныгыз Җәүһәр ханымга тугры ир, ике кызыгызның яраткан әтисе. Төпчегегез Алсу, тарих фәннәре кандидаты, театр училищесында укыта. Олысы Гүзәл Мәскәү театр әһелләре берлегендә (СТД) эшли. Менә дигән үрнәк гаилә!
 
 
   –Мин үкенмим, гомеремне мәдәнияткә хезмәт итүгә багышладым. Бөтен эшләгән эшем файда гына китерде. Үзегез карагыз, Чаллыда ике театр ачу нинди зур вакыйга иде!
 
 
   –Бәлки, Сезнең урында башка кеше булса, бу кыенлыкларны җиңә дә алмас иде. Монда бит тәвәккәллек, батырлык һәм милләтеңне ихлас ярату да кирәк. Ә ул Сездә артыгы белән. Әле саннарга күз йөгертеп чыктым. Училищеда җәмгысы ике йөз илле студент укый, штаттагы педагоглар һәм берьюлы ике урында эшләүчеләр җитмеш сигезгә тула, хуҗалык эшчеләрен дә кушсаң, Сезнең карамакта йөз унике кеше. Апрель-май айларында шәхсән Сез шәкертләр юллап сәяхәткә дә чыгасыз икән.
 
   –Барда, Самара, Пенза якларын урыйм инде. Кечкенәдән үк сәнгать белән мавыккан сәләтле егет-кызларны барлап: «Әйбәт булды, бу бала безнең училищега килә», – дип, сөенеп кайтасың да, тик өметең генә акланмый: алар документларын башка вузларга илтеп бирә. Шунда йөрәк әрни инде.
 
   –Киләчәктә абитуриентларга кытлык кичермәссез микән?
 
   –Татар авылларының таркалуы татар милләте өчен генә түгел, безнең училище өчен дә коточкыч фаҗига. Авыл баласы табигать белән аралашып үсә. Урманда кошлар сайравын ишетә, болын-аланнардагы чәчәкләрнең матурлыгын күрә, кычкырып җырлый. Сәхнәгә ул табигыйлек алып килә. Ә шәһәрнекеләрдә андый байлык азрак.
 
   –Урыс төркемнәре мондый фаҗигагә юлыкмас, мөгаен.
 
   –Әйе, урыс төркемендә төрле институтларда ике-өч курс укыгач, безгә килүчеләр шактый. Бәлки алар сәхнә дип янмыйдыр, бәлки алар сөйләм телен үстерү, аралашу кагыйдәләренә өйрәнү өчен безне сайлыйдыр, чөнки безнекеләр кайда гына эшләсәләр дә югала торган халык түгел. Мәзәк димәгез, бу чын хәл. Бер түрә ханым: «Кибеттә сатучы егет бәйләнде генә бит, теле белән юмалый-юмалый һич кенә дә алырга теләмәгән әйберне алдырды. Син кайда укыдың соң, дип сораган идем, театр училищесында», – дип сөйләгәч, беләсезме, мин горурланып куйдым.
 
   –Сез – бер гаилә. Башка уку йортларыннан училище шул ягы белән аерыла. Тикмәгә генә без Сезне директор-әти дип атамадык. Сез һәр студентны күз уңында тотасыз, һәрберсенә исеме белән эндәшәсез икән.
 
   –Училищеда электән үк матур традиция саклана: без студентларның әти-әниләре белән элемтәдә торабыз. Бездә шуңа күрә тәртип бозу очрак-лары сирәк. Әйе, мин шәкертләрне беренче курстан ук күзәтә башлыйм. Шунда карыйсың инде, кем ничек үзгәрә? Яхшы дигәнеңнең начарлануы ихтимал, уртача дигәнең уку алдынгысына әйләнергә мөмкин. Башта аларның һәммәсе дә: «Мин бөек халык артисты булам», – ди. Ә икенче курста кикрик шиңә башлый. «Бәй, – ди ул, – кая эләктем мин? Монда тәртип каты икән, бик нык укыталар икән», – ди. Өченче курста студент актер хезмәтенең нинди авыр икәнен аңлый, соңгы курста инде аңа вакыт җитми. «Их, тагын ярты гына ел укыйсы иде», – дип уфтана.
 
   –Гыйлемхан Һадиевич, киләсе елда Сезне бик күңелле мәшәкатьләр көтә. Казан театр училищесының олуг бәйрәменә, мөгаен, бүген үк әзерләнәсездер. Сезнең кебек тынгысыз җитәкче тик кенә утырамыни инде ул. Без Сезгә уңышлар телибез!
 
   –Рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк