Логотип
Театр

Яратам, ут эчендә янам!

Бергә төшкән фотографияләре юк. Ул кыз бай фирмада хисапчы булып эшли, фатиры, машинасы бар. Кигән киеме дә затлы, кыйбатлы. Үз-үзен карарга, матурларга да мөмкинлеге бар. Ә мин балалар бакчасында э...

Бергә төшкән фотографияләре юк. Ул кыз бай фирмада хисапчы булып эшли, фатиры, машинасы бар. Кигән киеме дә затлы, кыйбатлы. Үз-үзен карарга, матурларга да мөмкинлеге бар. Ә мин балалар бакчасында эшләүче ярлы бер тәрбияче генә шул. Үземне шундый кечкенә һәм мескен итеп тойганым юк иде әле. Егетем белән бер мәктәпне тәмамлаган идек. Ул вакытта якын дуслар булдык. Югары сыйныфларда бер-беребезгә карата дуслык кына түгел җылырак хисләр уяна башлады. Мәктәптән соң озата кайтулары, берен- че чәчәк бәйләмнәре, салмак биюләр. Алар барысы да минем хәтер сандыгында. Мәктәпне тәмамлап озак та үтмәде, ул армия хезмәтенә алынды. Бер елга аерылып торабыз дип уйларга да курыктык. Мин исә аны көтә-көтә педучилище тәмамладым. Кич Казан урамнары буйлап һава суларга, театрга, кафега да чакыручылар булды… Ә мин каты тордым: «Егетем бар!» Армиядән кайткач, ул элемтәдә эшли башлады. Әти- әниемнән мине сорап килделәр. Ике як та инде туй хәстәрен күрә башлаган иде. Соңгы вакытта миңа карата суынуын сизә башладым. Атнасына бер-ике генә күрешәбез, бер җиргә дә бармыйбыз. Баксаң, ул теге кызда кунып ук йөри икән инде. Менә моны белгәч, минем аяк астымнан җир убылгандай булды. Кай тарафка чабарга, кемнән киңәш сорарга дип югалып калдым. Төннәрен елап чыгам, озын «смс»ларыма кыска һәм коры җаваплар алам. Ләкин өметемне өзәсем килми! Хөрмәтле «Сәхнә» журналы! Әти-әнисе янына барыйммы? Әллә үзенең аяк астына егылыйммы? Яратам, утлар эчендә янам бит… 

Миләүшә,  Казан

 Киңәшне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисты Ләйсән Фәйзуллина бирә:

Минемчә, сезгә үзегезне ярата башларга кирәк! Сез сәламәт, әти-әниегез бар, эшегез дә хөрмәткә лаек! Беркемнән дә ким түгел. Шундый әйтем бар бит: «Чем меньше женщину мы любим, тем больше нравимся мы ей». Егетләр белән дә шулай ук. Кайчандыр ул сезне, нәрсәдер өчен яраткан бит! Ул сыйфат хаман да сездә бар, шуңа күрә курыкмагыз! Яраткан, насыйп яр барыбер кире кайта… Күңелегездән җибәрергә, интекмичә, җиңел генә аралашырга тырышыгыз. Яңа шөгыль табыгыз, кеше арасында булыгыз, үзегезне тагын да камилләштерегез. Бар да сезнең кулда! Монда әти- әниләрне борчу кирәкмәс. Бу очракта алар ярдәмче түгел. Хәзер сезгә үзегез турында яхшы фикердә булу һәм иң әйбәт кыз итеп тою кирәк.

Фото: гаилә архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк