2018 елда БДИда үзгәрешләр көтәргәме?
(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”). 2018 елда Бердәм дәүләт имтиханнарында зур үзгәрешләр булмаячак. Бу хакта “Российская газета”га интервьюда Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте башлы...
(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”). 2018 елда Бердәм дәүләт имтиханнарында зур үзгәрешләр булмаячак. Бу хакта “Российская газета”га интервьюда Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте башлыгы Сергей Кравцов хәбәр иткән.
Барлык предметлар буенча имтихан биремнәренең демонстрацион версиясе Педагогик үлчәнешләр федераль институты (ФИПИ) сайтында басылган. “БДИда катнашучы анда таныша, имтиханда нәрсә көткәнен күрә һәм тыныч кына әзерләнә ала”, - дип белдергән Кравцов.
Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте башлыгы сүзләренчә, быел барлык имтихан материалларының тулы комплекты аудиторияләрдә бастырылып биреләчәк.
Тугызынчы сыйныфларда йомгаклау аттестациясендә шулай ук үзгәрешләр булмаячак. “Алар дүрт предметтан: рус теле һәм математика мәҗбүри һәм сайлап ике имтихан тапшырачаклар. Рус теленнән Дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү өчен әңгәмә быел штатлы режимга кертелми. Февральдә һәм апрельдә мәктәпләрдә ике апробация узачак, әмма аларның нәтиҗәләре имтиханнарга кертелүгә быел тәэсир итмәячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Голоса Казани - Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
Комментарий юк