Логотип
Хәбәрләр

6 сентябрьдә Гаяз Исхакыйга багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция була

6 сентябрьдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Гаяз Исхакыйга багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрә. Бу хакта институ...

6 сентябрьдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Гаяз Исхакыйга багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрә. Бу хакта институтның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конференциядә катнашу өчен 100 дән артык фәнни доклад кабул ителгән. Конференция эшендә чит илләрдән (Төркия, Германия, АКШ, Азәрбайҗан) һәм Мәскәү, Санкт-Петербург, Төмән, Уфа, Чабаксар, Казан, Яр Чаллы һ.б. шәһәрләрдән галимнәр катнашачак.

Чыгыш ясаучылар арасында – Россия Фәннәр академиясенең А.М.Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институты директоры Полонский Вадим Владимирович, Гаяз Исхакыйның «Идел-Урал вакыфы» җитәкчесе Түләй Дуран (Төркия), Берлин азат университетының фәнни хезмәткәре Цвиклинский Себастиан (Германия), Мәрмәрә университеты профессоры, фәннәр докторы Әхмәт Канлыдере (Төркия), Мимар Синан исемендәге Сәнгать университеты профессоры, фәннәр докторы Ильяс Кемалоглу (Төркия), Эгей университеты профессоры, фәннәр докторы Хатидже Ширин (Төркия), Висконсин университеты профессоры, фәннәр докторы Юлай Шамиль-оглы (АКШ), Азербайҗан Милли фәннәр академиясе Низами исемендәге әдәбият институтының әйдәп баручы хезмәткәре, фәннәр кандидаты Хураман Бахман һәм башкалар катнаша.

Конференциядә Татарстан Республикасы дәүләт органнары, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, фәнни оешмалар, белем бирү оешмалары, вакытлы матбугат вәкилләре һ.б. катнашуы көтелә.

  • Г.Исхакыйның тууына 140 ел тулу уңаеннан конференция материаллары җыентыгы, “Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар” текстологик җыентыгы (5 нче чыгарылыш), “Гаяз Исхакый фотографияләрдә” буклеты нәшер ителә.
  •  Татар-Информ

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк