Айгөл Зәйнуллинаны ире кыйнаган
Айгөл Зәйнуллина хастаханәнең травмотология бүлеге фотосын элгән һәм элекке иренең кыйнавы хакында язган. Айгөл язуыннан билгеле булганча, гауга тагын кискен форма алган. «Укытучылар көнендә минем э...
Айгөл Зәйнуллина хастаханәнең травмотология бүлеге фотосын элгән һәм элекке иренең кыйнавы хакында язган.
Айгөл язуыннан билгеле булганча, гауга тагын кискен форма алган.
«Укытучылар көнендә минем элекке ирем шундый бәйрәм оештырды. Кыйнады, балаларны психоз хәленә җиткерде, мин хастаханәдә. Бүген безнең аерылышуга төгәл 6 ел була. Әмма бу кеше берничек тә тынычлана һәм үз тормышы белән яши алмый.
Кредиты түләнмәгән ‒ суд приставлары базасында чиста.
Эчеп рульгә утырган өчен ике тапкыр машина йөртү хокукыннан мәхрүм тиелгән ‒ ЮХИДИ бернәрсә эшләми.
Газ баллоны белән куркытып, балаларны урлап алып китте, суд карарын, Россия законнарын бозды ‒ 4 мең штраф белән котылды, аны да түләми.
Җәмәгать эшлеклесенә газ баллоныннан атты ‒ җәзасыз калды.
Суд приставына ялган гариза язды, суд приставы белән килешеп, мине Россиядән чыгармаска дигән карар кабул итте ‒ суд приставы да, Шәрифуллин да җәзага тартылмады.
Мин балалар белән аралаштырмыйм дип полициягә ялган гаризалар яза ‒ ялган, балалар аның янына кунарга йөри, көн саен телефоннан сөйләшәләр.
Приставларга ялган белешмә биргән иде, белешмә югалды, бөтенесе дә моны йомып калды.
Ата-ана хокукын чикләү турында суд карары сәер сәбәпләр аркасында үз көченә керми... суд 24 июльдә булды.
Бу исемлек очсыз-кырыйсыз. Күпме түзәргә була мыскыл итүгә? Кем мине һәм балаларны адекват булмаган бу кешедән яклар? Әллә инде бу кеше мине үтергәч кенә нәрсәдер булачак һәм ул җавапка тартылачакмы?» ‒ дип язган Айгөл Зәйнуллина.
Бу хакта тулырак: intertat
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
17 декабрь «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды!
-
Түбән Кама театрына 35!
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
Комментарий юк