Айсылу Габдиновадан бит тиресен чистарту ысуллары
«Элек минем бит тиресе белән бәйле авырлыклар бар иде... Күп кенә яшүсмерләр бу проблема белән очрашкандыр, мөгаен! Нәтиҗәдә комплекслар, үз-үзеңә ышанмау һәм фотошопта чистартылган фотосурәтләр барлы...
«Элек минем бит тиресе белән бәйле авырлыклар бар иде... Күп кенә яшүсмерләр бу проблема белән очрашкандыр, мөгаен! Нәтиҗәдә комплекслар, үз-үзеңә ышанмау һәм фотошопта чистартылган фотосурәтләр барлыкка килә. Ул бетчәләрне катлы-катлы бизәнү әйберләре белән яшерергә тырышу шулай ук зур ялгышлык», – дип яза җырчы Айсылу Габдинова үзенең Инстаграм сәхифәсендә.
Мондый ысуллар бит тиресе белән бәйле проблемаларны тагын да арттыра. Шул рәвешле, Айсылу Габдинова инстадусларына матурлык киңәшләре бирә. «Битне төнгә яхшылап чистартырга кирәк, ди җырчы. – Битне юганда махсус губка, спонж кебек җайланмалар куллану зарур. Шулай ук бит тиресен һәрвакыт дымландырып торырга кирәк, артык коры булса да биткә бетчәләр чыгарга мөмкин. Шәхсән миңа кыш айларында дымландыра торган кремнар файдага килә. Һәм, әлбәттә, әче, баллы һәм камыр ризыкларын киметергә кирәк!» – дип яза ул. Шулай ук бит тиресе өчен Айсылу Корея косметикасын киңәш итә.
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @aisylu_gabdinova
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Комментарий юк