Логотип
Хәбәрләр

Академик Әхмәт Мәзһәров: сәламәтлеккә зыянлы диоксин чүп яндыру заводларыннан түгел, бакчаларда чүп яндырудан чыга!

"Чүпне яндыру һәм аерып җыеп эшкәртү төшенчәләрен бер-берсенә каршы куярга ярамый. Һәр җыелган чүпне дә эшкәртеп бетереп булмый, бер өлешен юк итәргә кирәк". Күптән түгел "Татар-информ"да үткән ма...

"Чүпне яндыру һәм аерып җыеп эшкәртү төшенчәләрен бер-берсенә каршы куярга ярамый. Һәр җыелган чүпне дә эшкәртеп бетереп булмый, бер өлешен юк итәргә кирәк". Күптән түгел "Татар-информ"да үткән матбугат конференциясендә дөньякүләм танылган галим, техник фәннәр докторы Әхмәт Мәзһәров бу сүзләрне кат-кат кабатлады. 

Чүп яндыру заводыннан һавага һәм суга диоксин чыкмаячак

– Илебезне чүп басты. Моңарчы чүпне начар ысул белән җыйдылар да, Самосырово полигонына китереп тутыра иделәр. Барысы да череп, һаваны агулап, газ чыгарып ятты, кайвакыт янып та китә иде. Полимерлар чүплектә 500-600 градуста яна, нәтиҗәдә, атмосферага әшәке диоксиннар чыга. Казанда чүп яндыру заводы төзелсә, чүпне 1260 градуста яндырачаклар, ул градуска бер диоксин да чыдый алмый. Бик күп агулы матдәләр янып бетәчәк, һавага таралмаячак, - диде Татарстан фәннәр академиясе академигы Әхмәт Мәзһәров, чүп яндыру заводының кичекмәстән кирәк булуына ишарәләп.

Диоксиннар - без сулый торган һаваны пычратучы агулы матдәләр. Техноген гамәлләр аркасында (мәсәлән, ачык һавада чүп яндыру нәтиҗәсендә) барлыкка килә, составында хлор бар. Диоксиннар токсин булып санала, организмга зур зыян салулары дәлилләнгән. 

Галим алга киткән чит илләрдә чүп җыю тәртибе, заводларның эш тәртибе турында сөйләде. Сүз уңаеннан, Мәзһәровның ике кызы да чит илдә яши икән. Алар янына Германия һәм АКШка баргач, чүп яндыру заводларының эш принципларын җентекләп өйрәндем, ди галим.

– Европа илләрендә, Америкада чүп эшкәртү мәсьәләсен чиштеләр инде. Бер кызым Германиядә Берлинда, икенчесе Лос-Анжелеста тора. Аларга баргач, чүпне ничек җыеп эшкәртүләрен карап йөрим. Германиядә чүпне эшкәртү болай җайланган: башта чүпне хуҗалыкларда, һәр йортта аерым җыялар. Һәр өйнең беренче катында зур гына аерым бүлмә, вентиляция бар, 6-8 контейнер тора. Ашау калдыклары, кәгазь, ак пыяла, төсле пыяла, полиэтилен, батарея, терекөмеш лампалары – һәркайсы аерым контейнерга салына. Шуннан соң гына калганын заводта яндыралар. Лос-Анжелеста исә йортның беренче катында ризык калдыкларын гына җыялар. Икенче контейнерга пластмасса һәм башкаларны төяп, аеру өчен заводка җибәрәләр. “Нигә монда гына аерып җыймыйсыз” дигәч, “бездә Калифорниядә бомжлар, эшсез кешеләр күп, аларга эш ул” диделәр. Ягъни, башта икегә генә аерып җыялар, аннары чүп яндыру заводы алдыннан аерым станцияләрдә чүпне кеше яллатып бүләләр. Калифорниядә бер сәгатькә 8 доллардан ким түләргә ярамый кешегә, шуңа күрә бик күп кешегә тормыш чыганагы ул - ди Мәзһәров. Ул Европа, Америкада 600ләп шундый завод барлыгын әйтте. 

Чүп заводы зарарлы дип әйтүчеләргә Әхмәт Мәзһәров, бик теләсәк тә, чүпне 100 процент эшкәртеп булмаячагын әйтте.

– Иң алга киткән илләр дә 50 проценттан артык эшкәртә алмый. Чүп яндыру заводы диоксиннар чыгара диләр, әмма заводтан диоксин чыкмый. Чөнки диоксиннар алар теләсә нинди чүпне яндырудан гына чыкмый,.  Мәсәлән, пластмасса, полиэтилен яндырганда, диоксин чыкмый. Поливинилхлорид, ПВХ яндырсаң гына, чыгарга мөмкин. Әйткәнемчә, диоксин югары температурада янып бетә, әгәр әзрәк калса, заводта аны актив күмер белән яхшы чистарту җайланмасы бар. Актив күмер аның калдыкларын йотып алачак, дип тынычландырды галим.

Мондый заводлар торак пункттан 10 километр ераклыкта булырга тиеш дигән сүзләр дә, Мәзһәров әйтүенчә, дөреслеккә туры килми.

– Саклау зонасы 10 километр булырга тиеш дигән сүз Советлар Союзы чорыннан калган. 10 км саклау зонасы технология начар булганда гына кирәк. Заманча технология булса, 500 метр җитә. Бөтен җирдә заводлар шәһәр эчендә, бик күп җирдә торак йортлардан юл аркылы гына тора, - диде ул.

Чүп яндыру заводының зарары дачада шланг яндыру зарарына тиң

– Әгәр дачада берәр абзый ике кисәк шланг яндырса, һавага диоксин чыга. Чүп яндыру заводыннан да, күп дигәндә, шул ике шланг янудан чыккан кадәр генә диоксин чыгарга мөмкин. Иң күп диоксин дачаларда, чүплекләрдә. 

Галим чүп яндыру заводының технологиясе камил дип белдерә:

- Безнең экологларга ул заводны тизрәк төзү өчен көрәшергә кирәк, аннары халыкны чүпне аерым җыярга, станцияләрдә тагын бер кат аерырга өйрәтергә кирәк. Беренче чиратта, батареялар һәм терекөмешле лампаларны аерым җыю мөһим. Заводка терекөмеш һәм батареяларны кертергә ярамый. Икенче адым - аерым җыю: кәгазьне картон итәргә, полиэтиленны алып тагын бер кат полиэтилен ясарга була. Сыйфаты бераз бүтәнчә булса да, авыл хуҗалыгына, башка максатларга ярый әле алар, - дип аңлатты Әхмәт Мәзһәров.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк