Логотип
Хәбәрләр

Әлфия Айдарская хатирәләр белән уртаклаша

Әлфия апа Айдарская... Күбесе шундук Сара Садыйкова һәм Газиз Айдарскийның кызы дип әйтчәк. Әйе, әмма Әлфия апа нигәдер һәрвакыт аларның күләгәсендә калган төсле, кызганыч, әмма шулай. Әлеге мәкаләдә азмы-күпме булса да аның нинди олпат шәхес булуын кызыклы, гади тормыш хәлләре аша чагылдырасы килә. Әйдәгез, кыскача гына аның аның тормыш юлы белән танышыйк.

1925 елның 25 маенда Казанда туган. Әтисе – Газиз Айдарский (1899-1933), актёр һәм беренче татар режиссёры, Мәскәү үзәк татар эшчеләр театрына нигез салучы. Әнисе – Сара Садыйкова (1906-1986), актриса, опера җырчысы, композитор. 

1935-1941 елларда Ленинград хореография училищесында белем ала.

Артистка (1941, 1942-1943), ә аннары Татар дәүләт опера һәм балет театрында (Казан шәһәре) балет солисты (1944-1965). 1965-1973 елларда – Казанның, Алабуганың урта уку йортларында ритмика һәм бию буенча педагог. 1980 елларда төрле медицина учреждениеләрендә машинистка булып эшли. 1993-2004 елларда – Казанның урта уку йортларында ритмика һәм хореография буенча белем бирә.  2007-2009 елларда – Татарстан Республикасы Апас районының Тутай авылында Сара Садыйкова музее мөдире. 2012-2016 елларда Казан шәһәренең 4 нче гимназиясендә махсус курс укытучысы һәм мәктәп музее мөдире. 

Тормыш юлында нинди генә авырлыклар белән очрашмый ул, башта ирен югалта, аннары улын. Ялгызлык белән очраша, әмма үземне ялгыз итеп тоймыйм ди ул. Кулында һәрвакыт пөхтә маникюр булыр, чәчләре килешле итеп таралган, «сез үзегез дә кечкенә генә принцесса бит!» дигәч, күңеле була. Хатын-кыз, хатын-кыз инде... Бер җылы сүздән яшәреп китә, йөзенә Әлфия апаны тагын да нурлы итүче елмаю җәелә. “Нинди генә һөнәр иясе булса да, ничә яшь булуына карамастан, хатын-кыз үзен карарга тиеш”, – ди ул тагын елмаеп.

 

Әлфия апаның үз матурлык серләре. Кечкенәдән гүзәлеккә мөкиббән бу ханымның маникюрга бәйле кызыклы балачак хатирәләре дә бар. Кура җиләгеннән матур гына түгел, бик тәмле “маникюр” килеп чыкканын сез дә беләсездер әле. “Әби-бабай Бишбалтада яши иде, агачтан ике катлы, бизәкле йорт. Ләкин йортның йөрәге кая урнашканын бер мин генә белә идем, өй артындагы әче-баллы, сусыл әнис алмалары үскән бакчада иде ул. Мин бәләкәй идем, – дип искә ала Әлфия апа, – ә кура җиләге шундый эре!Мин аларны нәни бармакларыма кидереп куям да, менә дигән маникюр килеп чыга. Аларны бер-бер артлы авызыма шудырам да, тагын “тырнаклар” ясап куям (рәхәтләнеп көлә Әлфия апа). Ә алмалар... Әби миңа аларны үземә җыярга рөхсәт итә иде, тик коелганнарын гына! Ә мин киләм дә, агачны дөбер-шатыр селкетәм, алмалар җиргә тәгәрәшә – мин рәхәтләнеп җыям! Әби әйткәнчә, коелганнарын җыям бит! (Көлә).

Бакчада әле амбар да бар иде, ә аның артында азык-төлек саклана торган келәт. Ләкин балалар өчен бу хуҗалык бинасы гына түгел, ә тулы бер театр иде. Күрше малайлар белән шунда тамашалар ясый идек. Шулай бервакыт бабайны беренче рәткә утырттылар, капкаларны ачтылар – менә сиңа тамаша залы. Ә сәхнә – ул бакча, агачлар – декорация. Миңа рольләр бирәләр иде, болай дип җырлаганым хәтердә: «Как ты, Ванька, изменился, интеллигентным парнем стал». Әйе, бу минем русча өйрәнгән беренче сүзләрем...”

Менә шундый гади, әмма шул ук вакытта җанга җылылык иңдерүче тарих белән бүлеште Әлфия апа. Быел йөз яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Әлфия апа Айдарскаяга сәламәтлек телик!

Данис Хисмәтуллин

Фотолар Әлфия Айдарскаяның шәхси архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021