Логотип
Хәбәрләр

Әлфия Айдарскаяга 100 яшь! Сәнгать аша - Җиңүгә!

КОТЛЫЙБЫЗ! Әлфия Айдарскаяга 100 яшь! Балерина, татар классик балетына нигез салучыларның берсе Әлфия Айдарская 1925 елның 25 маенда легендар татар композиторы Сара Садыйкова һәм күренекле татар режиссёры Газиз Айдарский гаиләсендә туа.

“Мине елаткан “Көтәм сине”

 

Татарның асыл затлары Газиз Айдарский һәм Сара Садыйкованың мәхәббәт җимеше – Әлфия, Әлфия апа Айдарская. 1925 нче елның 25 маенда Казанда дөньяга килә. Тормышның ачысын күргән шәхес. 1935-1941 нче елларда Ленинградта хореография училищесында белем ала. Әмма кырыс чынбарлык, дәһшәтле сугыш барысын да үзгәртә. Каһәр суккан сугыш еллары уналты яшьлек Әлфияне кире Казанга кайтарта. Иҗат турында онытып, Казанның 543 нче хәрби заводында үлчәүче булып хезмәт куя.

Шөкер, Әлфия апа бүген гомеренең унынчы дистәсен тутыра. Сара апа һәм Газиз абыйның иҗатын популярлаштыру юнәлешендә күпме тир түгә, кызганыч ки, аңа матди яктан ярдәм итүчеләр дә юк, әмма ул зарланмый, “ярар, пенсия китерәләр, миңа җитә”, дип, елмаеп җавап бирә.

Әлеге очрашуда Әлфия апа белән ачы сугыш еллары турында түгел, ә өмет уяткан Җиңү көне турында сөйләштек.

 

  • Әлфия апа, ничек кенә авыр булмасын, әйдәгез, 1945 нче елның 9 нчы маена кайтыйк. Казан ничек Җиңү көнен каршылады?

 

  • Мин 9 нчы май көне алдыннан апаларда, Бауман урамында кунган идем. Бауман урамының икенче ягы,  “Казан” кунакханәсе янындарак. Иртән уянырга өлгермәдем, апа: «Йоклама, нинди бәйрәм бит! Җиңдек!» – ди. Ә мин йокы аралаш башта аңлап бетермәдем, йокыдан айныгач кына төшендем.

 

  • Тарих битләренә игътибарыбызны юнәлтсәк, Бауман урамы һәм Казан кешеләр белән тулган була, һәр тарафтан җырлар яңгыраган, дөресме бу?

 

  • Әйе, урамга чыктым, театрга таба юнәлдем ул көнне, барысы да җырлый, бии, бер-берсен кочаклый, үбә. Бер дә таныш булмаган кешеләр котлаша. Урамнарда машиналар, троллейбуслар, трамвайлар йөрми. Кешеләр генә, башка бер ни юк. Театрга ике сәгать ярым бардым. Барып җиткәч кенә уянган төсле булдым.

 

  • Нинди җырлар яңгырый иде ул көнне, хәтерлисезме?

 

  • Әлбәттә, “Синий платочек”, “Все за Родину” һәм тагын бик күп рус җырлары. Ә иң истә калганы һәм мине елатканы – әнинең “Көтәм сине” иде. (“Көтәм сине” – татарның беренче тангосы. 1942 нче елда, салкын кичтә Казанда трамвай көткән арада Сара Садыйкова, аякларын-аякка суккалап, Әхмәт Ерикәйнең шигырен көйләгәндә туган җыр. Күп кенә татар солдатларын-каһарманнарын рухландырган җыр.)

 

  • Әлфия апа, тормышта нәрсә генә, кемне генә күрмәдегез, яшь буынга нинди киңәш бирер идегез?

 

  • Тормышта үзегезне иркен тотыгыз, бернидән дә, беркемнән дә курыкмагыз! Аннары минем шикелле бер гасыр яшәгәч үкенерлек булмасын (көлә). Яратыгыз, бар нәрсәне яратыгыз, хаталансагыз да, бер җирдә тормагыз.

 

Әлфия Айдарскаяның тормышы позитив карашка корылган, шуңа без дә бер-беребезгә терәк булып, ярдәмләшеп яшик! Илләребез тыныч, күкләребез һәрвакыт аяз булсын.

 

Татарстан Республикасы Милли музееның мәдәни-агарту бүлеге фәнни хезмәткәре Данис Рәмис улы Хисмәтуллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021