Алинә Заһитова: «Без Медведева белән Олимпиададан бирле сөйләшмибез»
Фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Алинә Заһитова Евгения Медведева белән үзара мөнәсәбәтләре турында сөйләгән, дип яза rus.live. − Медведева сезнең турында яхшы яктан телгә алды, ул сездән дә күбр...
Фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Алинә Заһитова Евгения Медведева белән үзара мөнәсәбәтләре турында сөйләгән, дип яза rus.live.
− Медведева сезнең турында яхшы яктан телгә алды, ул сездән дә күбрәк эшләгән кешене күрмәдем, дип сөйләде. Ни өчен сез Олимпиададан соң аның турында берни дә әйтмисез?
– Ә мин нәрсә сөйләргә тиеш? Без аның белән барысын да олимпиадада ачыкладык. Анда без бер-беребезгә җылы сүзләр әйттек. Ә калганын мин әйтергә теләмим... бу безнең эшебез һәм мин аның турында бар кешенең дә белүен теләмим.
– Сез аралашасызмы?
– Юк.
− Олимпиадада сезнең арада идиллия булды. Бу ике көчле кеше эшенә профессиональ мөнәсәбәтнең гаҗәеп үрнәге булып тора. Ни өчен Пхенчханда барысы да бетте соң?
− Беренчедән, ул Канадага китте. Без аның белән күп аралашмадык, бигрәк тә Олимпиада алдыннан. Ни өчен дигән сорауга җавап бирү кыен. Чөнки беренче чиратта без аның белән көндәшләр идек. Ул киткәннән бирле, ул миңа язмый, мин дә аңа. Гомумән алганда, язарга һәм сөйләшергә дә яратмыйм. Мин хәтта кайчак әти-әниләр белән телефон аша сөйләшергә дә ялкауланам.
− Гомумән, спортта дуслык була аламы?
– Мөгаен, юк. Ләкин ахыргача белмим.
Автор: Александра Иванова
Фото: rus.live
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк