Логотип
Хәбәрләр

“Алтын мөнбәр 2025» тәмам!

Татарстан башкаласында “Алтын мөнбәр” Казан халыкара кинофестивале узды. “Алтын мөнбәр” кинофестивале быел Татарстанда төшерелгән һәм республика турындагы фильмнарга бай иде.

“Иң яхшы милли документаль фильм”: «Русалки», режиссёры Анна Баязитова (Россия-Татарстан);

 “Иң яхшы кыска метражлы милли нәфис фильм”: Александр Далматов төшергән “Кеше китә – җыры кала” фильмы (Россия-Татарстан);

“Иң яхшы милли фильм”: “Әниләр һәм бәбиләр”, режиссёры Ирек Хафизов һәм Юлия Захарова (Россия-Татарстан);

“Балалар өчен иң яхшы милли фильм”: «Туган Батыр», режиссёры Наталья Нилова (Россия-Татарстан);

Александр Далматовның “Кырык дүртнең май аенда” фильмы жюриның Netpac бүләгенә лаек дип табылды;

“Иң яхшы ир-ат роле” номинациясенә Радик Кудояровның “Чёрный лес” фильмында төп рольне башкарган Зөлфәт Закиров (Россия-Германия) лаек булды;

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиевка “Татарстан кинематографиясе үсешенә зур өлеш керткән өчен” бүләге тапшырылды;

Казан мэриясенең махсус призына Бай Хәйруллин, Мира Рәхмәтнең “Казан җөе” фильмы лаек булды;

“Тамашачы мәхәббәте”: Ренат Сайга төшергән “Авантюристлар” (Россия-Татарстан) фильмы;

«Иң яхшы тулы метражлы фильм – Гран при»: «Оплот стойкости», режиссёры – Никола Вукчевич (Черногория).

 

Фото – Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021