Логотип
Хәбәрләр

"Ана теле" онлайн-мәктәбе"нә багышланган бәйге җиңүчеләре билгеле булды

(Казан, 9 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм EF Education First ширкәте журналистлар арасында "Ана теле" онлайн-мәктәбе"нә багышланган бәйге оештырган иде...

(Казан, 9 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм EF Education First ширкәте журналистлар арасында "Ана теле" онлайн-мәктәбе"нә багышланган бәйге оештырган иде. Конкурс узган елның 15 апреленнән 10 декабренә кадәр дәвам итте. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте әлеге бәйгедә җиңүчеләр билгеле булуы турында хәбәр итә.

Конкурсның максаты - "Ана  теле" онлайн-мәктәбе" проекты белән халыкны таныштыру. Чара кысаларында республика мәгълүмат чараларында чыккан иң яхшы публикацияләрне ачыкладылар.

Җиңүчеләр түбәндәге номинацияләрдә игълан ителде:

"Ана теле" онлайн-мәктәбе" темасына иң яхшы радиосюжет" - "Болгар" радиосы мәгълүмат хезмәте редакторы Гөлнара Рәис кызы Шиһабиева;

"Ана теле" онлайн-мәктәбе" темасына интернет-матбугат чарасында иң яхшы язма" - "Татар-информ" агентлыгы корреспонденты Алмаз Альберт улы Шиһабетдинов;

"Ана теле" онлайн-мәктәбе" темасына газета-журналда иң яхшы статья - "Республика Татарстан" газетасының мәгариф һәм фән бүлеге редакторы Евгения Борисовна Чеснокова һәм "Шәһри Казан" газетасы бүлек редакторы Эльвира Фирдүс кызы Мозаффарова.

Татар телен өйрәнү өчен “Ана теле” онлайн мәктәбе, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән оештырылды. Моңа татар телен өйрәнергә теләге булган республика кешеләре, читтә яшәүче милләттәшләрнең күпләп мөрәҗәгате этәргеч булган.

Әлеге проект EF Education First ширкәте һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы берлектә тормышка ашырылды. EF Education First ширкәте телне өйрәнүдә яңа инновацияле технологияләрне файдалану өчен техник база һәм ысуллар булдырган. Нәтиҗәдә, читтән торып татар телен өйрәнү өчен халыкара мәктәп барлыкка килде.

Проектның төп яңалыгы – татар теле укытучылары белән сөйләм дәресләре булу. Болай өйрәнгәндә, телне чынбарлыктагы аралашу чарасы итеп тою өчен шартлар тудырыла.

2013 елның 1 февраленнән башлап “Ана теле” онлайн-мәктәбе"нә 1000 кулланучы керү мөмкинлеге булдырылды. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 2016 елның февраль аеннан “Ана теле” татар телен читтән торып өйрәнү мәктәбендә катнашучыларны теркәү башлануы турында хәбәр таратты.

Татар телен өйрәнергә теләге булган һәркемнең әлеге проектта катнашу мөмкинлеге бар.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк