Ай-һай!
Нәкый ага, нәрсә соң ул «һе-һе-һе»? – дип сорый. Исәнбәт байтак кына дәшми торганнан соң әйтеп куя.
Аяз Гыйләҗнең пьесалары бик еш уйнала башлагач, Нәкый Исәнбәт театрга килә. Ул көнне Аязның бер комедиясе уйналырга тиеш була. Спектакльне Исәнбәт һич көлмичә, елмаймыйча карап бетерә. Остазны озата чыкканда Аяз:
– Ничек сон, Нәкый ага? – дип сорый, – Спектакль сезгә ошадымы?
Исәнбәт бер сүз дә әйтми:
– Һе-һе-һе! – дип көлә дә кайтып китә.
Аяз, тагын яңа пьеса куйдыргач, тагын Нәкый Исәнбәтне театрга чакыра. Спектакль соңында ул тагын карттан сорый:
– Ничек соң, Нәкый ага, бу пьеса ошадымы?
Нәкый тагын:
– Һе-һе-һе! – дип көлә дә таксига утырып кайтып китә. Өченче тапкырында да шул ук хәл кабатлана. Аяз бу юлы түзми:
– Нәкый ага, нәрсә соң ул «һе-һе-һе»? – дип сорый. Исәнбәт байтак кына дәшми торганнан соң әйтеп куя:
– «Һе-һе-һе!» – ул, Аяз энем, «Ай-һай-һай!» дигән сүз! – дип, таксига утыра.
(Ризван Хәмид авызыннан. 1983, 15 сентябрь)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк