Данир Сабиров концертында зур ЧП
Артистлар арасында көндәшлек дигән төшенчә еш очрый, гомумән бу тормышта зур уңышка ирешкән шәхесләргә көнчелек һәм дошманлык белән еш очрашырга туры килә. Шулай танылган юмор остасы Данир Сабировның...
Артистлар арасында көндәшлек дигән төшенчә еш очрый, гомумән бу тормышта зур уңышка ирешкән шәхесләргә көнчелек һәм дошманлык белән еш очрашырга туры килә.
Шулай танылган юмор остасы Данир Сабировның уңышлары да кемгәдер тынгы бирми, күрәсең. Артистның кичә «Уникс» концертлар залында узган концерты вакытында бинада шартлаткыч матдә куелу хакындагы ялган хәбәр килеп ирешкәч, барлык кешене эвакуацияләгәннәр. «Берәр дошманымдыр инде, күрәсең», – ди Данир Инстаграмда.
Нәрсә булуга карамастан, Данирның тугры тамашачыларын мондый ысуллар белән генә куып җибәреп булмый. Бераз гына озынайган тәнәфес вакытында тамашачыларны урамга чыгарып, бинаны махсус тикшерүчеләр караганнан соң концерт тамашасы яңадан дәвам иттерелгән.
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @danir_sabirov87
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
Комментарий юк