ДЧ-2018 соңгы матчларын Казанда Җанатарлар фестивалендә күрсәтәчәкләр
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
14 һәм 15 июльдә “Энергетика университеты” һәм “Яшьләр үзәге” тукталышлары аша үтеп йөри торган җәмәгать транспорты казанлыларга һәм шәһәр кунакларына 00.30 сәгатькә кадәр хезмәт күрсәтәчәк. Бу футбол...
14 һәм 15 июльдә “Энергетика университеты” һәм “Яшьләр үзәге” тукталышлары аша үтеп йөри торган җәмәгать транспорты казанлыларга һәм шәһәр кунакларына 00.30 сәгатькә кадәр хезмәт күрсәтәчәк. Бу футбол буенча дөнья чемпионатының соңгы матчларын уздыру белән бәйле, дип хәбәр итә Башкарма комитетның Транспорт комитеты.
14 июльдә 17.00 сәгатьтә төньяк башкаланың “Санкт-Петербург” стадионында өченче урын өчен матч узачак, анда Бельгия һәм Англия командалары көч сынаша. Франция һәм Хорватия командалары арасындагы финал уены 15 июльдә 18.00 сәгатьтә “Лужники” стадионында узачак.
FIFA Җанатарлар фестивале мәйданчыгында әлеге матчлар зур экраннарда тапшырылачак. Җанатарлар фестивале шәһәрлеләр һәм кунаклар арасында бик популяр – мундиальнең беренче дүрт көнендә анда 150 мең кеше булган.
Казан матчларга йөреш буенча беренче биш шәһәр арасына кергән. “Казан Арена” стадионында үткән алты уенны 254 мең 451 тамашачы караган.
Мәйданчыкка кергәндә озын чиратны читләтеп була, моның өчен бераз алданрак килергә кирәк. Җанатарлар фестивале уен башланырга 2 сәгать кала ачыла. Фестивальгә иртәрәк килеп, анда алданрак үтеп кенә калмыйча, төрле чараларда да катнашырга мөмкин.
FIFA Җанатарлар фестиваленә килергә җыенучыларга уңайлы, ябык аяк киеменнән килергә киңәш ителә. Шулай ук фестивальгә алып килергә тыелган предметлар исемлеген дә өйрәнергә кирәк. Алар оештыручы шәһәр сайтында күрсәтелгән.
Балалары булган тамашачылар табылдыклар бюросыннан яисә мәгълүмат стенды янында волонтерлардан махсус беләзек ала ала, анда ата-ананың телефон номеры күрсәтелә. Бала югалса, аның ярдәмендә ата-ана белән элемтәгә керү мөмкинлеге бар.
Тарту махсус зоналарда гына рөхсәт ителә, аларның урнашуын волонтерлардан яисә мәйданчык хезмәткәрләреннән белеп була.
Фестиваль мәйданчыгында велосипедлар өчен парковкалар бар, ләкин үз йозагыгыз белән килергә кирәк.
Фото Казан шәһәренең рәсми порталыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк