Елгада су күтәрелеп, 12 баладан торган туристлар төркеме бәлагә тарыган
Биредә телефон эшләмәгәнлектән, алар үзләренең «тозак»ка эләгүе хакында хәбәр итә алмаган. (Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Башкортстанда коеп яуган яңгырлар нәтиҗәсендә Инзер елагсында су күтәрелеп...
Биредә телефон эшләмәгәнлектән, алар үзләренең «тозак»ка эләгүе хакында хәбәр итә алмаган.
(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Башкортстанда коеп яуган яңгырлар нәтиҗәсендә Инзер елагсында су күтәрелеп, 12 баладан торган туристлар төркеме бәлагә тарыган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Башкортстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының Авария-коткару хезмәтендә белдерүләренчә, Уфадагы спорт клубыннан бер төркем бала теркәлмәгән килеш походка киткән. Алар 6 июльдә Белорет районындагы Атыш шарлавыгына барган.
Балалар белән бергә ике олы кеше дә булган. Шарлавыкта булганнан соң, туристлар 9 июльдә кайтырга чыккан. Әмма коеп яуган яңгырлар нәтиҗәсендә Инзер елгасында суның биеклеге күтәрелеп, туристларга юлны ябып куйган.
Биредә телефон эшләмәгәнлектән, алар үзләренең «тозак»ка эләгүе хакында хәбәр итә алмаган. Зур кыенлык белән елганың аргы ягына чыккан башка туристлар коткаручыларга балаларның бәлагә юлыгуын җиткергән.
Урынга килгән коткаручылар балаларны катамаранда икенче ярга чыгарган. Алар барысы да сау-сәламәт.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк