Логотип
Хәбәрләр

Гүзәл Яхина яңа романын язганда башка барлык проектларыннан баш тарткан

(Казан, 5 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Май аенда “Елена Шубина редакциясендә” язучы Гүзәл Яхинаның “Дети мои” дигән яңа романы дөнья күрәчәк. Гүзәл Яхина әлеге романын язганда башка барлык...

(Казан, 5 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Май аенда “Елена Шубина редакциясендә” язучы Гүзәл Яхинаның “Дети мои” дигән яңа романы дөнья күрәчәк. Гүзәл Яхина әлеге романын язганда башка барлык проектларыннан да баш тарткан. Бу турыда автор “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

Гүзәл Яхина романның бастыруга бирелүен һәм май башында дөнья күрәчәген хәбәр итте. “Бу романны язу идеясе 3 ел элек барлыкка килгән иде, әмма аны язу эшләрен мин 2 ел элек башладым. “Зөләйха күзләрен ача" романын язып бетерүгә үк туган идея бу. Әле беренче әсәрем басылып та чыкмаган иде, мин инде икенчесе турында уйлый башладым. Яңа эш турында, миңа калса, әле сөйләргә иртәрәк. “Дети мои” романына кагылышлы эшләр дә күптән түгел генә бетте. Ул басылып чыксын әле, яңа эшләр турында бераз соңрак әйтергә булыр”, - диде Гүзәл Яхина.

Язучы китап басылып чыкканда Санкт-Петербург шәһәрендә булачагын әйтте. “Беренче очрашу XIII Санкт-Петербург халыкара китап салонында булачак. Икенче очрашу “Кызыл Мәйдан” китап фестивалендә, өченче очрашу Казанда оештырылыр”, - диде Гүзәл Яхина.

Гүзәл Яхина сүзләренчә, “Дети мои” – авторның аңлы рәвештә эшләгән романы. “Бу минем икенче романым. Аны язганда мин башка бер проектка да ризалашмадым. Сценарийлар язудан да баш тарттым. Иртәдән башлап, арганчы эшләдем, яздым. Миңа калса, иң мөһим илһам – ул кызыксыну, темага карата булган эмоциональ мөнәсәбәт”, - диде ул.

Язучы бу романны, бер яктан, тарихи һәм этнографик материал дип әйтте. Икенче яктан, әсәр гомумкешелек тарихы турында. “Тарихи һәм этнографик материал – ул тышкы катлам гына. Әгәр дә тирәнрәк карасаң, ул гомумкешелек тарихы. Зур тарих һәм зур немец мәдәнияте “кечкенә” генә кешедән “зур”, “лаеклы” кеше ясый. Шушы ике асыл “кечкенә” генә кешене “олы” итә”, - диде язучы Гүзәл Яхина.

Белешмә: Гүзәл Яхина - язучы, 1930нчы еллардагы кулак малын тарату турындагы “Зөләйха күзләрен ача” исемле тарихи роман авторы, "Большая книга" һәм "Ясная Поляна" премияләре лауреаты.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк