Логотип
Хәбәрләр

Ике йөрәк – бер сукмак

Чулпан ханым күбрәк характерлы образларны үз итә. «Озын буйлы булуым да андый рольләрне тулыландырадыр дип уйлыйм, – диде. – Әлбәттә, бөтен рольләрем дә күңелемә якын. Аларны өйрәнгәндә төн йокыларыңны йокламыйча образлар тудырасың, сүзләрне ятлыйсың. Хәтта гаиләңне дә шул вакытта күрмисең, ягъни башка бер яссылыкка күчеп торасың. Рәхәт процесс инде ул үзе».

Аларны театр гына түгел, мәхәббәт җепләре дә, тормыш сукмагының уртак булуы да берләштерә. Кайчандыр уку йортында бер-берсен күреп ошаткан яшь йөрәкләрне сәхнә кавыштырган дисәк, һич ялганлау булмас. Бәлки кемнәрдер аңлап та өлгергәндер: сүзем Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры артистлары Чулпан һәм Ринат Бәдретдиновлар турында.

Интервьюны әзерләгән көннәрдә куанычлы хәбәрне ишетеп, әлеге гаилә өчен үзем дә бик сөендем: Чулпан апага Татарстан Республикасының атказанган артисты исемен биргәннәр. Бу бик лаеклы исем дип саныйм. Тырышлыкны, куйган хезмәтне вакытында күрә белсәләр, алга таба тагын да канатланыбрак эшлисең бит ул.

Укуда да, сәхнәдә дә бергә

Ринат абый 1984 нче елның 14 нче июлендә Әгерҗе районы Исәнбай авылында туа. Чулпан апа исә шул ук елның 9 апрелендә Тукай районы Иске Байлар авылында дөньяга аваз сала. (Ул вакытта Иске Байлар авылы Минзәлә районына керә.) Икесе дә кечкенәдән телевизордагы спектакльләрне карап, шулар белән рухланып, сәхнәгә менү турында хыялланып үсә. Ә хыялларның шундый бер үзенчәлеге бар: алар еш кына тормышка ашып куя. Язмышның ягымлы кояш нурлары юл күрсәткәнгәме, икесе дә 2001 елда Алабуга мәдәният училищесына укырга килә. Документлар тапшырырга чират торганда, Чулпан апа артындагы озын буйлы егеткә игътибар итә. Ринат абыйның да шул вакытта булачак хәләл җефетенә күзе төшә. Бу турыда алар әле дә елмаеп, җылы хисләр белән искә алалар.

Соңгы курста укыганда Минзәлә театрының элеккеге директоры Роберт Шәймардәнов дүрт кешене үзләренә эшкә чакыра. Бәхетлеләр арасында хәзерге Бәдретдиновлар да була. Күреп алуы, үстерүе өчен, алар бүгенге көндә дә җитәкчеләренә бик рәхмәтле. Шулай итеп, бергә белем алган Ринат белән Чулпан алга таба бер сәхнәдә уйный башлый. Алар, безне сәхнә кавыштырды, диләр.

Ни өчендер, кайбер әти-әниләр балаларының мәдәният, сәнгать юлыннан китүен теләмиләр. Чулпан апа әйтүенчә, аның гаиләсендә һәркемгә үз юлын үзе сайлау мөмкинлеге бирелгән, хыял-омтылышларга каршы төшүче булмаган. Бу яктан ул бәхетлеләр исемлегенә керә дисәк, һич арттыру булмас. Ә бит тормышта канатлары киселгән кошларга тиңләрлек кешеләр күпме!

Сәхнәдән китеп тора

Чулпан апа быел инде 20 сезонын уйный. Ринат абыйга исә тормышны алып барыр, гаиләне тәэмин итәр өчен яраткан эшеннән тәнәфес алырга туры килә. Ул тәнәфес ун елга сузыла. Бер ел элек ул кабат Минзәлә театрына әйләнеп кайта. Сагынуы хакында дулкынланып сөйләде. Беренче өч елда һәр төн саен төшләремдә берәр төрле роль уйный идем дип искә алды. «Мин мәдәният дөньясыннан бөтенләй үк китмәдем, сәхнәдән төшмәдем. Мәдәният йортында берничә ел директор булып та эшләдем. Әле дә алып баручы буларак төрле чараларга чакыралар. Ярты ставкада булса да анда да эшлим», – ди. Әйе, хәзерге заманда театр белән генә тамак туйдыруы авырдыр ул. Бигрәк тә гаиләсе өчен җаваплылыкны тойган ир-атлар бер эш урыны белән генә канәгатьләнмәскә мәҗбүр. Бәдретдиновлар үзләре дә сәхнәне күңел өчен булуын яшермиләр. Акчага кызыгып кына тормыш юлын театр белән бәйләргә теләүчеләр булса, нык ялгышалар, дип белдерде алар. Ринат абыйга кайчандыр йорт җиһазлары җитештерү өлкәсендә дә тир түгәргә туры килә. Ун елдан соң театрга кире кайтуы, рольләргә кереп китүе җиңел булмавын да таный ул.

«Характерлы рольләр күбрәк ошый»

Д. Сираҗиев исемендәге республика премиясе лауреаты Ринат Бәдретдинов күбрәк М. Галәүнең «Мөһаҗирләр»ендә Сафа, Р. Харисның «Күзләреңнән үбеп» әсәрендә Фатих Кәрим рольләре белән тамашачы күңелен яуласа, Чулпан апаның иң якты рольләреннән дип Х. Ибраһимовның «Җиденче кияү» әсәрендә – Флора, А. Коровкинның «Түтиләр» комедиясендә Розалияне атап буладыр, мөгаен. Соңгысында Чулпан ханым җитмешне узган карчык ролен башкара. Бу рольне халык та җылы кабул итүен, үзе дә яратып башкаруын яшерми ул. Әлеге әсәрдә бүгенге көнгә аваздаш проблема күтәрелүе дә моңа йогынты ясамый калмагандыр. Карчык ролен ул бер спектакльдә генә башкармый. Әби булып уйнаганда пластика, тавышның тиешле амплитудаларда сакланышы күп көч таләп итә икән.

Чулпан ханым күбрәк характерлы образларны үз итә. «Озын буйлы булуым да андый рольләрне тулыландырадыр дип уйлыйм, – диде. – Әлбәттә, бөтен рольләрем дә күңелемә якын. Аларны өйрәнгәндә төн йокыларыңны йокламыйча образлар тудырасың, сүзләрне ятлыйсың. Хәтта гаиләңне дә шул вакытта күрмисең, ягъни башка бер яссылыкка күчеп торасың. Рәхәт процесс инде ул үзе».

«Өйдә сөйләшмибез»

Ике артист бер гаилә казанына ничек сыя икән? Андыйларга авырмы яки, киресенчә, бер-берсен аңлавы җиңелрәкме? Көнләшү хисе йөрәкләрне яндырмыймы? Ни дисәң дә, сәхнәдә төрле образларга керергә, башка кешенең сөйгәнен дә уйнарга туры килә. Үземне кызыксындырган шушы сорауларны Бәдретдиновларга бирмичә кала алмадым.

– Авырлык-җиңеллеккә килгәндә – төрле чаклар була инде. Без өйдә сөйләшмибез диярлек. Бу үпкәләшеп йөрүдән түгел. Күрәсең, театрдан соң күңел тынычлык таләп итә. Көнләшүгә килсәк, элегрәк булды, ләкин яшь барган саен акыл арта диюләре хак ахры. Хәзер бер-беребезнең эшенә профессиональ яктан карыйбыз. Шунлыктан, көнләшүгә урын калмый, – дип бер-берсен җөпләп сөйләделәр алар. Күрәсең, яши-яши гаилә парларының фикерләре дә тәңгәл килә башлый.

Ике артист бер-берсен өйрәткән, тәнкыйтьләгән һәм шуның аркасында сүзгә килгән чаклар да була икән. Тик моңа гаҗәпләнәсе дә юк шикелле, чөнки бер өлкәдә эшләгән кешеләр өчен бу гадәти күренеш. Әле төрле урыннарда эшләп тә, гаиләдә уртак фикергә килә алмаган очраклар да бихисап бит.

Халык театрга сусаган

Минзәлә театры Казанга гастрольләр яки фестивальләр белән сирәк булса да килә. Ике җирлекнең тамашачылары аерыламы икәнлеге бер мине генә кызыксындырмыйдыр. Чулпан апа сүзләренчә, фестиваль өчен әзерләнгән спектакльләрне Минзәлә халкы авыррак кабул итә, казанлылар моның буенча әзерлеклерәк икән. Беренчеләренә исә күбрәк халыкчан әсәрләр ошавын белдем. Репертуар бай булуы аркасында, һәркем үз күңеленә туры килердәй спектакльләрне сайлап алу мөмкинлегенә ия булуын җиткерде артистка.

Соңгы елларда халыкның театрга сусавы сизелә, ди ул. Бу Минзәләгә генә хас күренештерме – әйтүе кыен, тик шулай да бу сүзләргә сөендем. Тамашачылар комедияне дә, драманы үз итә икән. Тормыш авыр булуына карамастан, кешеләрнең гел көлеп кенә утырасылары килми. Фәлсәфи, уйландыра торган әсәрләрне дә күңел таләп итә шул.

Чулпан апа фикеренчә, театр – ул күңелнең чистарыну урыны, калебнең дәваханәсе. Спектакльләрдәге образларда тамашачылар үз-үзләрен таныйлар, көзгедән күргән чагылыш сыман, тормыштагы хаталарын күрәләр. Артист өчен сәхнә – изге урын, театр сәнгатенә бер килеп кергәч, кеше аннан башка яши алмый башлый, ди әңгәмәдәшем.

 

Әти-әнисе эзеннән барырмы?

Бәдретдиновларның мәхәббәт җимешләре – уллары Булатка да 12 яшь тулган икән инде. Бәлки кемнәрдер аны Г. Исхакыйның «Сөннәтче бабай», Ф. Достоевскийның «Дядушкин сон» әсәрләре буенча куелган спектакльләрендәге рольләре аша хәтерлидер әле. Беренчесе белән Ялтага барып, фестивальдә дә катнашырга туры килә Булатка. Тик соңгы арада сәхнә белән бик кызыксынмый икән, гәрчә бию һәм баян түгәрәкләренә йөрсә дә. Малайның хәзерге хыялы – үскәч табиб булу. Әлбәттә, вакытлар үтү белән теләк-омтылышлар үзгәрергә мөмкин. Булат нинди генә һөнәрне сайласа да, җәмгыятькә файдалы, намусына тугрылыклы кеше булсын иде дип телисе килә.

Тарихта калырлык роль

Кеше хыялларсыз яши алмый. Ансыз тормыш тоташ соры төскә керер иде, мөгаен. Хыял әле ул үсәргә, камилләшергә этәргеч тә булып тора. Ә иҗат әһелләре, сәхнә кешеләре хыялларга аеруча бай була. Шуңа бу теманы да читләтеп узмадык, ягъни уйнарга теләгән рольләр буенча Бәдретдиновлардан сорадым.

– Спектакльнең башыннан ахырына кадәр берәр көчле хатын-кызны уйныйсым килә. Тулып-ташып башкара торган. Моның өчен тормыш тәҗрибәм дә, сәхнә тәҗрибәсе дә җитәрлек диеп уйлыйм. Булдыра аламмы икән дип, үземне сынап карыйсым килә, – дип хыял пәрдәсенең бер кырыен ачты Чулпан ханым.

– Күп артист Әлмәндәр булып уйнап карарга кызыга, мин дә шул исәптән. Тик Шәүкәт абый Биктимеров кебек уйный алучы бүтән булмас. Һәрбер актер тарихта калырлык, йөрәкләрне яулап алырлык образ тудырырга тели. Минем дә ун-егерме-утыз ел үткәч тә искә алырлык роль башкарасым килә.

«Кинода төшәр идек»

Татарча фильмнар саны артканнан-арта бара, шөкер. Дөрес, бу юнәлештә әле безгә күп эшләргә кирәк, чөнки камилләшергә җирлек байтак. Күп кенә театр артистлары (ә бәлки барысыдадыр) кино сәнгатендә дә үзләрен сынап карарга тели. Бәдретдиновлар да бу турыда хыяллана икән. Алар хәтта кечкенә эпизодка да риза. Әлегә андый форсат тумаган. Киләчәктә Ринат абый белән Чулпан апаны телевизор, кинотеатр экраннары аша да күрергә насыйп булсын иде. Бер елны Минзәләдә гомер буе комбайнда эшләгән бабай турында ун минутлык ролик төшергәннәр. Моңа өч көн вакыт таләп ителгән. Ринат абый белән уллары Булатка да ике минутына «кереп калырга» насыйп булган. Шушы кыска гына вакытлык сюжет өчен көне буе басуда «тир түгәргә» туры килгән. Алай җиңел эш түгел икән, дип көлә Ринат абый.

Чулпан апаның да шушы ролик белән бәйле хатирәләре кызыклы. Бер күренештә төшәр өчен, берничә кызны сайлап алалар. Алар арасында Ч. Бәдретдинова да була. Шактый вакыт грим салуга китә. Аннары әзер видеоны күргәч, көлеп җибәрәләр: кызларның йөзе бөтенләй күренми, бары судан кайтуларын арткы яктан төшергән өлешне генә сайлап алганнар. Шушы роликтан да кино төшерүнең нинди катлаулы, күп вакыт, тырышлык таләп итә торган эш икәнлеген аңлап була. Әмма Бәдретдиновларны бу авырлыклар куркытмаган һәм фильмда төшү теләген сүндерә алмаган.

 

«Һәр режиссёр яңалык өсти»

Бәдретдиновларның читтән килгән режиссёрлар белән эшләү тәҗрибәсе бай. «Кайсы белән эшләү аеруча ошады сезгә?» дигән соравыма, берсен дә аерып әйтәсебез килми, барысы да ниндидер тәҗрибә бирде, уйнау рәвешебезгә яңалык өстәде, дип җавап кайтардылар. Шулай да Чулпан апа Илдар Хәйруллинның «Сәхнәдә уйнарга түгел, яшәргә кирәк» дигән сүзләре күңеленә уелып калуын әйтте.

Ошаган сыйфатлар

– Чулпанның юк кына проблемалар өчен дә кайгыруы, бар нәрсәне күңеленә якын алуы йөрәгемә авыр. Бөтен Татарстан өчен борчылып утыра торган кеше ул, шуның өчен кызганам мин аны, – ди Ринат әфәнде. Аңа хатынында иң ошаган сыйфат – кешелекле булуы.

Чулпан апа да бу темадан читтә калмады. Иренә сокланулы, ярату тулы караш ташлап, аның күркәм сыйфатларын санап китте.

– Ринат бик тырыш кеше. Нәрсәгә тотынса да, җиренә җиткереп, энәсеннән җебенә кадәр башкарып чыга. Ялагай түгел, гайбәт сөйләгәнне дә, сөйләргә дә яратмый. Кыскасы, анда ир-атка хас барлык сыйфатлар да бар, – диде. Ошап бетмәгән ягы дип, эшлисе эшкә озак вакыт алынмыйча йөрүен атады.

Сокланган артистлар

Әңгәмәбез барышында, кунаклардан яраткан, иҗатларын сокланып күзәтеп барган артистлары турында да сорап үттем. Чулпан ханым канатланып Алсу Гайнуллина исемен телгә алды. Әле күптән түгел генә телевизордан аның катнашындагы чираттагы спектакльне караган. «Өр-яңадан гашыйк булдым аңа. Шулкадәр җанын биреп уйный! Бернинди ясалмалык юк! Сәхнәнең ханбикәседер ул», – ди әңгәмәдәшем. Шулай ук Рамил Төхвәтуллинның уйнавы да зур соклану тудыруын әйтте. Чулпан апа фикеренчә, әлеге артист бөтен сәхнәне яулап ала.

Ринат абый барлык артистларның иҗатын күзәтеп барулары, Казанга килгән саен Камал театрында спектакль карамыйча кайтып китмәүләре хакында сөйләде. Яшьләр арасыннан ул Эмиль Талиповның исемен аерып әйтте.

Остазлар

Берничә ел элек Минзәлә театрына яңа директор – Гайниев Илнур Зөфәр улы килде. Баш режиссёр итеп Булат Бәдриевны билгеләделәр. Булат Фәез улының әлеге театрда эшләү тәҗрибәсе бар инде. Шуңа аның турында Бәдретдиновлар «өенә кайтты» дип сөйләделәр, шатлануларын җиткерделәр. Алар яңа җитәкчеләргә зур өметләр баглыйлар.

Театр дөньясына җитәкләп алып керүчеләр, аңа карата мәхәббәтне көчәйтүчеләр дип, режиссёр-педагог Рамазан Гардисламовны, сәхнә теле укытучысы Найлә Низамованы атадылар әңгәмәдәшләрем. Аңлашыла ки, алар үзләренең остазларына чиксез рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк