Логотип
Хәбәрләр

Инсаф Абдулла сәхнәләрдә яңгыраган әдәби телне сарай теле дип атады

(Казан, 14 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның атказанган артисты Инсаф Абдулла сәхнәдә әдәби тел яңгырарга тиеш дигән фикердә. Ул "Интертат" электрон газетасында Рәмис Латыйповның...

(Казан, 14 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның атказанган артисты Инсаф Абдулла сәхнәдә әдәби тел яңгырарга тиеш дигән фикердә. Ул "Интертат" электрон газетасында Рәмис Латыйповның блогына җавап бирде.

Искәртеп үтик, "Интертат" электрон газетасында ясалма, уйлап чыгарылган телне әдәби тел дип атау дөрес түгел, дигән фикер әйтелде. Андый куштырнаклар эчендәге “Әдәби тел" татар теле үсешенә тормоз, дип саный автор.

"Әдәби тел берничек тә тормоз була алмый “, - ди Инсаф Абдулла, әдәби тел мәсьәләсендә барган бәхәсләргә үз фикерен белдереп.

Кичә Казан театр училищесының уку театрында сәхнә теле укытучысы Инсаф Абдулланың укучылары – татар эстрадасы бүлегенең чыгарылыш курс студентлары әдәби-музыкаль композиция тәкъдим иттеләр. Бу – студентларның сәхнә теле дәресләре буенча үзенчәлекле имтиханнары да иде. Студентлар бер сәгать дәвамында Тукайның дини һәм милли шигырьләрен сөйләде, шигъриятне Тукайчы галимнәрнең шагыйрь турындагы фәнни фикерләре белән кушып барды. “Татар-информ” хәбәрчесе укучыларын чиста әдәби телдә сөйләшергә һәм чыгыш ясарга өйрәткән укытучыдан әдәби тел киләчәге буенча фикерләрен белеште.

“Сәхнәдә, спектакльләрдә яңгыраган тел үле дигән фикерләр бар. Россиядә урам сөйләмен сәхнәгә алып менә торган аванград дип аталган театрлар да барлыкка килде, - ди Инсаф Абдулла. - Ә бит сәхнәнең максаты бөтенләй икенче. Ул матурлыкны тәкъдим итәргә тиеш. Матур итеп киенеп, яхшы кәеф белән театрга киләм дә, сәхнәдән миңа пычрак телне атсыннармы? Миңа калса, кеше яхшылыкка омтылырга тиеш. Әдәби тел ул булган һәм бар. Сарай теле дибез аны! Ул югары сәнгать! Югары катлам сәнгатенә омтылырга кирәк”.

“Әлбәттә, “твоя моя не понимай” белән бик җиңел. “Твоя китте, моя пошел” дип сөйләшкәннәр элек тә булган, хәзер дә бар, миңа калса, булачактыр да, - дип дәвам итә Инсаф Абдулла. - Әмма әдәби норма салынган, аны бозарга ярамый”.

Ә инде әдәбиятка килгәндә: “Язучылар нинди вакыйганы тәкъдим итүенә карап, жанрыннан чыгып, шул телдә яза. Ул элек тә булган, хәзер дә бар”, - ди ул.
 

татар-информ

Фото: Александр Эшкинин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк