«Ирең дә юк бит инде, Зөлфия, фингалны кем куйды?»
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Җырчы Рәфинә Ганиуллина инстаграмында үзе белән булган хәлләр белән уртаклаша. Кичә ул балачак хатирәсен язып чыкты. Без биш бертуган кыз, яшь араларыбыз якын, шуңа күрә олыбыз-кечебез юк диярлек. Əн...
Җырчы Рәфинә Ганиуллина инстаграмында үзе белән булган хәлләр белән уртаклаша. Кичә ул балачак хатирәсен язып чыкты.
Без биш бертуган кыз, яшь араларыбыз якын, шуңа күрә олыбыз-кечебез юк диярлек. Əни безгә мәктәптән кайтышка өйдә эшлисе эшләр списогын язып куер иде дә, үзе районга эшләр белән чыгып китәр иде. Əлбәттә әни әйләнеп кайтканчы, без бу пунктларны ялт итеп үтәргә тиеш! Тиеш, ләкин ул көнне без телевизор карап, бер-беребезгә салынып, өйнең астын өскә китереп, вакытның узганын сизми дә калганбыз.. Əни кайтты.. Өй җыештырылмаган, дәресләр. әзерләнмәгән, сарыклар, кош-корт каралмаган, кыскасы әнинең ачуы кабарды. Безгә күчтәнәчкә дип алган бананнарны сарыкларга ашатам дип чыгып китте, аннары йөгереп керде дә уклау таягын тотып безгә таба килә башлады, безгә бик оят иде, куркудан елый башладык. Əни аптырагач, тиз арада үзен кулга алып, бар ачуыннан уклау белән бусаганы төя башлады.. һәм шул уклавы белән ялгыш кына сул як күзенә китереп тә тартты.. үзе дә үксеп еларга тотынды.. Шундый авыр мизгел иде бу, гафу үтенеп әнине юатасы, кочаклыйсы килә, әмма әни бик горур!!! Без шыпырт кына ярты сәгать эчендә, бөтен эшләрне эшләп аттык, ул арада әни дә суынып өлгерде, аннары бергәләп утырып чәйләр эчтек, теге бананнарны да үзебез ашадык, дуслаштык. Икенче көнне әнинең күзе кара көйгән иде.. Күргән бер кеше: «Ирең дә юк бит инде, Зөлфия, фингалны кем куйды?» ‒ дип сорап аптыраттылар. Əни нәрсә дип җавап бирә иде дип уйлыйсыз? Дөрес җавапка әниебез ‒ Зөлфия Мансурның китабы «Мин көтәрмен, тик син... ашыкма».
Автор: Г.Шәрәпова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
16 августа 2025 - 14:44
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
14 августа 2025 - 15:00
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
Комментарий юк