Логотип
Хәбәрләр

Камал театрының легендар директоры Шамил Закиров турында хатирәләр китабы чыкты

(Казан, 25 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Камал театрының легендар директоры һәм татарның милләтпәрвәр шәхесе Шамил Закиров истәлегенә багышланган "Балкыш. Шамил Закировка бер дога" исем...

(Казан, 25 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Камал театрының легендар директоры һәм татарның милләтпәрвәр шәхесе Шамил Закиров истәлегенә багышланган "Балкыш. Шамил Закировка бер дога" исемле хатирәләр җыентыгы сатуга чыкты. Китап 2000 данә тираж белән бастырылган һәм Татарстан буенча таратылган.

Кичә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Кече сәхнәсендә Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, күренекле театр һәм җәмәгать эшлеклесе, Камал театрының алыштыргысыз директоры Шамил Закировның (1945-2012) истәлегенә багышланган китап киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде.

Китапның идея авторы – Шамил Закировның бертуган энесе, Бөтендөнья татар киногрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров. Төзүче – язучы һәм “Сәхнә” журналының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр.

“Мәрхәмәт төшенчәсе дефицит булган вакытта, хөсетлек, ялагайлык модага кергән вакытта монды игелекле, изге күңелле кеше турында китап чыгуы бик вакытлы”, - диде Зиннур Хөснияр һәм әлеге кичәне оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде.

“Әзи турында уйланып, күп нәрсәләрен фикерләргә вакыт бар иде – алты ел үтеп китте, - диде сәхнәгә чыккан Ринат Закиров, Шамил Закировның бертуганы энесе. – Мин бу дөньяда терәгең булуның нинди зур нәрсә икәнен аңладым. Әзи ул минем өчен дөньяны аңларга өйрәткән кешеләрнең берсе дип саныйм. Аның милләткә булган ихтирамы белән безгә йогынтысы зур булган икән. Мин шуны төшендем”.

“Без бик ишле гаиләдә үстек. Зур булмаган йортта бик бәхетле яшәдек. Шушы матур гаиләдә алган рухның тора-бара милләтебезне ярату хисенә әйләнүе табигый. Бер-береңә ярдәмләшү гаиләдән килә. Әзи гаиләбезнең горурлыгы булды. Ул мәктәп тарихында беренче “Алтын медаль” алган кеше. Миңа гел аны үрнәк итеп куялар иде. Авылда әтисе белән сайлауга килгән 4 яшьлек Шамилне урындыкка менгезеп бастырып газета укытуларын искә алып сөйлиләр иде”, - дип гаилә хатирәләрен дә сагынып искә алды ул.

“Мин Камал театрының аның тормышында нинди роль уйнавын сөйләп тормыйм – аны бөтенегез белә. Камал театры аның тормышының мәгънәсенә әверелде. Алар Марсель Сәлимҗанов белән бер булып коллективны шундый рухта яшәтүләре зур нәрсә. Камал театрының абруе җитәкчеләрнең шәхси абруеннан да торгандыр, - диде ул. - Мин озак еллар Бөтендөнья конгрессында халкыбызның бердәмлеген булдыру белән шөгыльләнәм. Шамил абыйның аеруча беренче елларда фикердәшем булуы терәк булды. Кайсы гына төбәккә барып чыксам да, аның турында сөйлиләр иде. Туксанынчы еллардан башлап ул бәхетле кеше иде. Ул халкыбызгы хезмәт итүне иң югары дәрәҗәгә җиткерде. Уд бу дөньяда бик зур омтылышлар белән яшәде һәм шуның белән бакыйлыкка китте. Ул бәхетле булып киткәндер дип уйлыйм”.

Язучы Фәүзия Бәйрәмова Шамил Закировның бөтен гамәленә милләт күзлегеннән каравына басым ясады. “Ул кагылган җирдә милләт күтәрелә. Ул эшләгән чараларда милләт өчен оялып утырмыйсың. Мин әле аның милләтнең көрәш тарихын чыгарган “Идегәй”, “Зөләйха”ларын әйтмим – аларны үзегез дә беләсез. “Исхакый укулары”н карагыз – ул галимнәр белән бергә аны милләткә кайтарган кешеләрнең берсе. Яуширмә авылында 10ар мең кешене җыя иде. Ул китте - бу бетте. “Сәйдәш аланы”н карагыз. Сәйдәшне бөтен матурлыгы белән кайтарды. Ни өчен милли каһарманнарны кайтарды? Алар аша милләтне күрсәтте. 26 апрельдә шигырь бәйрәме үткәргәч, кич тагын бер кат Камал театры янында бәйрәм башлана иде...”

Фәүзия Бәйрәмова Шамил Зиннуровның тагын бер яхшы сыйфатын искә алды: “Ул ярдәмчел иде. Ул урамга чыгып кемгә ярдәм итим икән дип үзе эзләп йөрде ахрысы. Бу бит савап җыюның бер юлы”, - диде Фәүзия Бәйрәмова.

“Мин Шамил Зиннуровиичның ни өчен бу сыйфатларга ия булуын аңладым. Мин моны өйрәндем. Монда утырган татар-мишәрләр – Болгар-Биләр ханлыкларының дәвамчылары. Алар бит шәһәр культурасына ия кешеләр. Алар бит дәүләтләр тоткан кешеләр. Шуңа ул матурлыкны да белде, эчендә гайрәте дә кайнап торды, милләткә дә хезмәт итте”, - дип тәмамлады Фәүзия Бәйрәмова.

Шамил Закиров белән бергә театр училищесында укыган Казан мәдәният институты педагогы Фирдания Садриева, Камал театры музее җитәкчесе Луара Шакирҗанова, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ренат Таҗетдинов, Камал театрының сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев та кадерле истәлекләре белән уртаклаштылар. Фирдания Садриева бергәләп институтта актерлар курсы ачып йөрүләрен сагынып искә алды. Луара Шакирҗанова Шамил Закиров белән эшләү бик зур бәхет булуын ассызыклады. Ренат Таҗетдинов Шамил Закировның ярдәмчел булуын искә төшерде, аның спектакльләрне бик яратып сәхнә артыннан басып карап торуларын сагынып искә алды.

Фәрит Бикчәнтәев хатирәләрен туксанынчы еллардан 2012 елга кадәр Шамил Зиннурович белән бергә эшләүләреннән башлады. “Аның кебек күп кырлы, күп сыйфатлы кешене күргәнен юк. Ул усал да була белә иде, ул йомшак та була белә иде. Ул бала кебек тә иде. Бер кешегә ул сыйфатлар ничек сыйгандыр?!, - диде Фәрит Бикчәнтәев. - Марсель Сәлимҗановтан аерылгач бик кыен чаклар булды. Ярый әле, ул вакытта Шамил Закиров бар иде. Алар икесе дә труппаны таркатмаска тырыштылар. Яраткан сүзләре бар иде: “Труппа ул бүре өере кебек”, - дия иде. Бүреләр баралар бит бер эзгә басып баралар бит. Шуңа ничә бүре узганын да белеп булмый. Алар да труппаны бер итеп тотырга тырыштылар”.

Фәрит Бикчәнтәев сүзләрен раслап гастрольләргә йөрүләрен һәм шуңа бәйле мәзәк хәлләрне искә төшерде. “Вокзалга килеп төшәбез. Поезд китергә биш сәгать вакыт булса да, җыеп бастыра, үзе дә басып тора. Беркемне беркая җибәрми иде. Шамил Закиров коллективны беренче тапкыр чит илгә алып чыкты. Германиягә килдек. Кытай ресторанына алып бардылар. Бөтен ресторанга таралышып утырдык. Бөтен залны тутырып кычкырып аралашып меню сайлый башладык. И гөрләшәбез. Шул вакыт, Шамил Зиннурович, мәрхүмкәй, сикереп тә торды да: “Прекратите, всем курицу с рисом”, - диде. Ул күрәсең безнең таралудан курыкты. Бу аның гениаль сүзе. Аның төп максаты театрны таркатмау иде”.

“Шамил Зиннуровичның үлеме шок булды. Үлем хәбәрен ишеткәч Люция белән өенә киттек. Аның йөзендә елмаю иде, тынычланып калган иде. Ул бүгенге буталчык заманда ничек яшәр иде дип уйландыра. Рухы шат булсын!” – дип тәмамлады сүзләрен күренекле театр режиссеры.

Кичәнең сценарий авторы һәм алып баручысы – Фәнис Җиһанша.

Китапны тәкъдим итү кичәсе Казан шәһәр филармониясенең Камал театрына дусларча десанты форматында оештырылган иде – һәр истәлек чыгышы филармония җырчылары белән бизәлде. Зиннур Хөснияр чыгыәыннан соң Зөләйлә кызлары җырлады, Ринат Закиров чыгышыннан соң – Фәридә-Алсу дуэты, Фәүзия Бәйрәмовадан соң – “Болгар кызлары”, Луара Шакирҗанова белән Фирдания Садриевадан соң – “Казан” бию ансамбле, Ренат Таҗетдиновтан соң – Ринат Вәлиев...

Хатирәләр җыентыгын тәкъдим итү кичәсе Коръән аятьләре белән тәмамланды. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк