Логотип
Хәбәрләр

Канәгать түгелмен!

Әнием кешене кешедән аера белә, сизгерлеге көчле, никахыбыз алдыннан кара күлмәкле килеш кара чокырга егылганымны, мине кисәк югалтканын төшендә күрүен сөйләгән иде. Язмышымны шул егет белән бәйләп, күрәчәгемә ашкынуым шул булгандыр.

 

Халыкара конкурслар лауреаты, музыкант, җырчы, продюсер Айгөл Зәйнуллинаны бал кортына тиңлисем килә – тырыш, булдыклы, сабыр, һәрчак шат күңелле. Асыл затыбыз бүген укучыларыбыз белән уңышка ирешү юлы, катлаулы замананың үзенчәлекләре, иҗат хакында фикерләрен уртаклаша.

Тормыш баскычлары

Иҗади гаиләдә тууым белән бик бәхетлемен, әти-әниемә миңа якты тормыш, яхшы тәрбия биргәннәре өчен рәхмәтләрем чиксез. Әнием Заһидә хормейстер, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать интститутында укыган, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Мактау билгесе» ордены кавалеры. Башта Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә, аннары озак еллар «Төзүчеләр» мәдәният сараенда (хәзерге «Сәйдәш» мәдәният үзәге) эшләде, 40 ел «Ялкын» ансамблен җитәкләде, анда йөрүчеләрнең күбесе киләчәктә күренекле шәхесләр булып җитеште. Мәсәлән, Нәфкать Нигъмәтуллин, Зөфәр Хәйретдинов, Фәннүр Хәсәнов, Асаф Вәлиев, Айгөл Бариева һ.б. Төрле чараларда, концертларда очрашканда алар һәрчак әнигә сәлам әйтеп, минем аша да рәхмәтләрен җиткереп торалар.

Әтием Камил һөнәре буенча актер, режиссёр, Мәскәүдә ГИТИСта белем алган, фильмнар төшерә иде, 90 елларда телевидениедә баш режиссёр булып эшләде. Әти-әнием татар сәнгате үсешенә зур өлеш керткән кешеләр, алар белән бик горурланам, алар юлын дәвам итәргә, сынатмаска  тырышам. Бертуган апам Камилә дә тормышын музыка белән бәйләде, бүгенге көндә мәктәптә белем бирә.

30 еллык тарихы булган «Болгар кызлары» триосын әнием белән апам оештырды, ул безнең гаилә традициясе, төркемне башта әнием, аннары апам җитәкләде, соңгы унбиш елда иҗади эшебез минем кулда. Әлбәттә, еш кына якыннарым белән киңәшләшәм. Өч яшьтән сәхнәдә булуым, репертуарны кечкенәдән белүем бик булыша. Әнием башта «Алчәчәк» балалар төркемен оештырды, анда мин дә җырладым. Кызлар үскәч, «Ялкын» ансамблендә шөгыльләнделәр, соңрак «Болгар кызлары»ның беренче составында эшләргә насыйп булды.  Күтәрелеш чоры, өмет тулы күңел, күтәренке рухта идек, азатлыкка ирешү өчен демонстрацияләргә йөрдек. Шуңа күрә көннәрдән бер көнне «Болгар кызлары»на кушылып китүем дә бик тиз булды – ашыгыч рәвештә солистканы алыштырырга кирәк иде. Репетицияләр еш кына өйдә узганлыктан, җырларны яттан белүем, кечкенәдән шул тирәдә бөтерелүем ситауциядән чыгарга ярдәм итте. Халыкта барлык артистлар да уч тутырып акча эшли дигән фикер яшәсә дә, беркайчан да бу проекттан керем алу, коммерция максатлары куйганыбыз булмады. Күңел түребездә һәрчак иҗат белән шөгыльләнү, шатлык өләшү, профессионализм һәм сыйфатны күтәрү, татар җырын үстерү, аны халыкка җиткерү уйлары яши. Мин үземне дә, «Болгар кызлары»н да шоу-бизнес категориясенә кертмим. 

Без үскән вакытта бик авыр, болганчык еллар иде, хезмәт хакларын айлар буена бирмиләр, интегеп яшәдек. Әти-әнием аерылышканнар иде. Әниемә бик тырыш, шул авырлыкларга карамастан, ул мине Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе каршындагы махсус урта музыка мәктәбенә укырга йөртте, тормышын миңа багышлады. Мин анда танылган композитор Мәсхүдә Шәмсетдинованың киңәше буенча килдем, аларга кунакка баргач, сәләтемне күреп алды да киләчәгемә юнәлеш бирде. Аннары Консерваториягә укырга кердем, беренче курста ук анда концертмейстер булып эшли башладым. 17 ел дәвамында эшләдем, укытучымның юлламасы буенча миңа ышаныч белдереп кабул иткәннәре өчен рәхмәтлемен, моның белән бик горурланам. Шул ук вакытта музыка училищесында да концертмейстер булып эшләдем, укырга да, бәйгеләрдә катнашырга да өлгерә идем. Мәктәптә укыганда да, Консерваториядә белем алганда да пианистка буларак конкурсларда призлы урыннар ала идем, күпсанлы Бөтенроссия һәм Халыкара конкуслар лауреаты булдым.

Җилкәннәр җилдә сынала

Еллар дәвамында тормыш йөген җигелеп тартырга, берничә эштә эшләргә туры килә. Мин моңа ияләшкән идем дә инде, хәзер бер өлешеннән баш тарттым, чөнки сәламәтлеккә зыянын тоям. Шөкер, кая гына барсам да һөнәремә, шәхесемә карата хөрмәтле караш, кадеремне беләләр. Төрлесе булды инде, язмыш хезмәтемне бәяләмәүчеләр белән дә очраштырды. Хәзер андыйларны аерырга, урап узарга өйрәндем. Әниемнән күчкән сыйфатлардыр, күрәсең, мин дә тынгысыз, беркайчан да үземнән канәгать түгелмен, һәрчак тагын да яхшырак булырга омтылам. Ләкин бөтен җирдә дә теләктәшлек булмый, янәшәмдәге кешеләргә мондый өлге кирәкми  икәнен күрәм. Ә мин эшне чиле-пешле хәлдә калдырып, кул селти алмыйм шул, рухым андый түгел. Безне мәктәптә кечкенәдән югары дәрәҗәгә җиткергәнче эшләргә өйрәттеләр. Эш мәсьәләсендә мине берни дә куркытмый, барысына да тотынам, булдырам. Тормышта бердәнбер нәрсәдән куркам – якын кешеләремне югалтудан. Күпләргә мәгълүм, бер юньсез адәм «Болгар кызлары»ның солисткасы Диләрәбезне харап итте. Бу фаҗига барыбыз өчен дә бик тирән йөрәк ярасы... Чәчәктәй кызыбызның гомерен кайтарып булмый, ә ул җинаятьче инде иреккә чыкты, берни булмагандай яшәп ята. Тормышта гаделсезлекләр еш очрый шул. Элекке ирем улларымны урлап Казахстан республикасына алып киткән чакта да мин чарасызлыктан нишләргә белмәдем. Безнең гаилә өчен бик зур сынау булды бу. Бала кайгыларын беркемгә дә күрергә язмасын дип телим. Ул вакытта миңа ярдәм иткән һәркемгә олы рәхмәтемне җиткерәм. Күптән түгел Казанның 175 номерлы гимназиясендә килеп чыккан канлы вакыйгалар күңелемдәге шул хатирәләрне, җөйләрне актарып чыгарды. Мондый хәлләр салган күңел ярасы беркайчан да төзәлмәс, гел әрнеп торачак. 

Элекке ирем Тимур белән без Зур концерт залында таныштык, ул артиллерия училищесында укый иде, концерт карарга килгәннәр. Минем исә гашыйк булган кешем белән аралар суынган, моңсуланып йөргән чак, аңа әллә игътибар да итмәдем, үз хәлем хәл иде. Ләкин танышудан баш тартмадым. Аралаша башладык. Тимур дус буларак янәшәдә йөрде, кайгыртучан, бик игътибарлы булуы белән әкренләп үзенә каратты. Әнисе, туганнары минем сәнгать өлкәсеннән булуым белән горурланалар иде. Башта барысы да әйбәт тоелды, өйләнешеп яши башлагач холкын күрсәтә башлады, чыгышларыма каршы булуын белдерә, хәтта әнием белән талаша башлады. Әни безнең өйләнешүебезгә башта ук каршы иде. Ләкин яшь чакта өлкәннәр сүзен ишетмисең, мөһимен күрмисең, күрсәң дә кабул итәргә теләмисең. Мәхәббәт хисе, якты өметләр белән кияүгә чыктым, тормышта үземә бик тә әти җитмәде, шуңа күрә үз балаларымның тулы гаиләдә үсүен теләдем. Сабыр булдым, гаиләне саклап калу өчен нык тырыштым. Әнием кешене кешедән аера белә, сизгерлеге көчле, никахыбыз алдыннан кара күлмәкле килеш кара чокырга егылганымны, мине кисәк югалтканын төшендә күрүен сөйләгән иде. Язмышымны шул егет белән бәйләп, күрәчәгемә ашкынуым шул булгандыр. Без аның белән алты ел яшәгәннән соң аерылыштык, чөнки ул миңа һәм әниемә кул күтәрә башлады, мондый хәлләргә түзеп яшәргә ярамый. Музыкант, иҗат кешесе булганга, минем үз матур дөньям, яхшылыкны гына күрергә тырыша идем,  минем белән шундый коточкыч хәлләр булыр дип күз алдына да китермәдем. Ике ел элек шул ирем миңа каршы сугыш башлады, балаларымны тартып алырга теләде. Тәҗрибәм булмагач, үземне, якыннарымны ничек якларга белми югалып калдым, өзгәләндем. Тимур балаларның музыка белән шөгыльләнүенә катгый каршы иде, олы улымны миңа каршы котырта башлады, мин биргән тәрбия дөрес түгел дип инандырырга тырышты. Чыннан да улым миннән читләшә башлаган иде, чөнки күңеленә курку кереп оялаган. Бер ай баланы кайтармады, миңа нахак гаепләр ташлады. Шул вакытта мин мөрәҗәгать иткән инстанцияләрдә хөкем сөргән битарафлык белән очраштым. Тәмам өметсезлеккә бирелгән идем. Әнинең ансамблендә эшләгән Венера исемле ханым бу хәл турында ишеткәч ярдәм кулы сузды, киңәшләрен биреп, юл күрсәтте. Ул мине коткарды, аңа рәхмәтләрем чиксез, татар артистлары да бердәмлек күрсәтеп, миңа нык булышты. Опека органнары урнашкан бина яныннан узып киткәндә чакларда шул вакыйгаларны искә төшереп, йөрәгем әле дә чеметеп куя. Аллага шөкер, Президентыбыз ярдәме белән без бу хәлләрне ерып чыктык.

Артист булу – зур җаваплылык ул

Без, артистлар, халыкка рухи көч җиткерергә, шатлык өләшергә, башкаларга үрнәк булырга тиеш. Нинди генә хәлдә калсак та, сәхнәгә чыгып, безгә тапшырылган югары миссияне җиткерергә тырышабыз, музыка ярдәмендә күңелдәге давыллар, борчулар беразга булса да тынып тора, онытыласың. Шуңа күрә кайгы кичергән артистларның сәхнәдә кояш кебек балкып чыгыш ясавын гаеп итеп сөйләгән тамашачыларны мин аңламыйм, андый артистларга, киресенчә, сокланырга кирәк. Бу профессиональлекнең иң югары ноктасы дигән сүз.

Мин бик эзләнүчән кеше, планнарым күп, үз шәхси эшемне дә ачарга телим, әлегә моны ничек булдырырга икәнен белмим. Кайбер эшмәкләрләрнең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә: «Без лидерлар, без барысын да «ашап бетерәчәкбез», – дигән сүзләрне ишетеп имәнеп китәм, һич килешмим, мондый заманда ничек яшәргә икәнен аңламыйм. Уңышка ирешү башкаларны таптау, алар өлешен тартып алуга нигезләнергә тиеш түгел. Әйе, конкурентлык һәр өлкәдә бар, әмма ул агрессив булырга тиеш түгел. Мөмкинлекләр күп кебек тоела, ләкин аерым кешеләргә генә. Тормышымда үзгәрешләрдән, югалтулардан курка идем. Бу хәлләр чыныктырды, хәзер мин беркайчан да үземне, якыннарымны рәнҗетүгә юл куймыйм. Соңрак минем хәл белән очрашкан күп кеше киңәш сорап шалтыратты. Мин аларга бик теләп, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыштым.

Соңгы вакытта Казанның берничә ресторанында һәм Агропаркта эшлим. Агропаркка чакыргач, мин башта аптырап киттем, буталчык килеп чыкмадымы икән дип. Һәр шимбәдә сатып алучылар алдында өч сәгать рояльдә уйныйм. Алар да башта моңа гаҗәпсенеп карады, аннары рәхәтләнеп тыңлап, рәхмәтләрен әйтеп, киләсе атнада да киләбез әле дип китәләр. Мин дә анда сөенә-сөенә барам, чөнки шатлыклы йөзләрне күрү яшәү көче өсти. Кайвакыт тамашачыларымның күзләрендә яшьләр дә күренә, үзем дә елап куям. Чөнки музыка күңелне нечкәртә, кайвакыт хисләр ташып чыга.

«Болгар кызлары» составында Айгөл Гардисламова, Гөлүзә Кашапова булганда барлык иҗади хыялларымны тормышка ашырдым. Без бертуганнар кебек булдык, сөенечләребез-көенечләребез барысы да уртак иде, шуңа күрә аларның төркемнән кисәк китүенә бик нык борчылдым, әле тынычланып кына киләм. Килешәм, һәркемнең үз юлын сайларга, үзенчә карар кылырга хакы бар, ләкин моны әкренләп, үзеңә алмаш тапканны  көтебрәк тә эшләргә була иде. Хәзерге вакытта мин кызлар белән аралашмыйм, берничә елдан икесе дә миннән гафу үтенде, «Барысы да үткәндә калды», – дип җавап бирсәм дә, үпкә хисе юылмаган иде. Нишләп шулай икән, белмим, күңелемне биреп, нык якын иткән кешеләрне тормыш миннән тартып ала. Диләрә белән бик дус идек, тагын бер якын дустым бар иде, без аның белән ун ел аралашып яшәдек. Эш мәсьәләсендә килеп чыккан хәл аркасында арабызны бутадылар, ул мине тыңлап та тормады, дуслыгыбызны өзде. «Болгар кызлары» составы күп тапкырлар алышынды. Бәлки мин артык  таләпчән кешедер, анысын да уйлыйм инде, ләкин эш процессы шундый булуны таләп итә. Барысы да коллективка килгәч эшләргә өйрәнәләр, тәртип, кагыйдәләр булмаса, алга китеш мөмкин түгел. Әзер шартларга килгәнгә күрә, моның кадере дә булмыйдыр. Кеше үзе  авырлыклар аша узса, башкача булыр иде. Күзәтүләрем буенча, хәзер яшьләр артык тырышлык куймыйча гына бик тиз акча, дан-шөһрәткә ирешергә тели. «Болгар» сүзенең ниндидер тискәре йогынтысы бар, бәлки исемне алыштырып карарсыз дигән тәкъдимнәр дә булды. Ләкин мин моңа бара алмыйм. Кеше алышынган саен коллективка кереп китә алсын өчен тагын зур хезмәт куярга кирәк, бу вакыт, көч, финанс ресурсларын ала. Пандемия шартлары да безгә бик каты китереп бәрде. Мин әкрен генә яңа фикерләр, яңа идеяләр туплау белән мәшгульмен, коллективның нинди булачагын киләчәк күрсәтер. Иҗат бит ул бер төрле юнәлештә генә бармый, төрлелек булуы кызыклы. Бервакыт күптәнге дустым, скрипкада уйнаучы  Иркә Гайнелмөхәммәтова белән бер чарада чыгыш ясарга чакырдылар. Уйлаштык-уйлаштык та, ә нигә бергә эшләп карамаска дигән фикер туды. Шулай итеп безнең шоу-дуэт «Juice» барлыкка килде. Бездә бергә эшләве шундый рәхәт! Фикердәшләрем белән яңадан-яңа проектлар уйлап табып торабыз, бигрәк тә классик музыканы пропагандалау мөһим. Татар китабы йорты, Казан шәһәр филармониясе белән тамашачылар яратып кабул иткән уңышлы чаралар оештырдык. Хәзерге вакытта мин Казан шәһәр филармониясендә концертмейстер булып эшлим, шулай ук башкалабызда узучы күңелемә хуш килә торган зур проектларны оештыруда бик теләп катнашам. Өлкән буын артистларыбызга карата җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтәсем, алар белән бергәләп тагын да күбрәк матур, җылы проектлар эшләргә теләгем көчле.

Авыр хәлдә калган кешеләргә мөрәҗәгатем бар. Ни генә булуга карамастан, өметсезлеккә бирелмәскә, боларның барысы да вакытлыча булуын истән чыгармаска кирәк. Барлык сабырлыкны җыеп, моны кичерергә тырышасы. Табигатькә чыгарга, күңелгә ятышлы тавышлар, моңнар белән ләззәтләнергә, китаплар укырга кирәк. Яхшылыкка өмет булсын. Ә менә дингә карата мин бик сак мөнәсәбәттә. Ул бик шәхси нәрсә, аны мәҗбүри тагарга ярамый. Кеше аңа күңел таләбе белән үзе килергә тиеш дип саныйм. Иң мөһиме, дөрес тормыш кыйммәтләренә ия булырга, начарлык кылмаска кирәк. Дөньяга бары тик яхшылык китерергә омтылырга, башкаларга карата мәрхәмәтле булырга. Аллаһы Тәгалә ул мәхәббәт, яхшылык, ул берничек тә яманлык белән бәйле була алмый. Хәзер социаль челтәрләрдә, махсус тренингларда «Син иң мөһим кеше, үзең турында уйла!» дигән фикерне алга сөрәләр. Әлбәттә, үзеңне яратырга кирәк, ләкин чамасын белеп кенә. Улларымны сәнгать белән тәрбияләргә тырышам, аларның матурлыкны, мәдәниятне аңлап үсүен телим. Пандемия вакытында да музыка, сәнгать рухыбызны күтәрде бит. Хәзерге белем бирү системасын тамырдан үзгәртергә кирәк. Балалар бик интегеп укыйлар, аларны гел имтиханнар белән куркытып торалар. Аларны хәзер кешелеклелеккә, әдәплелеккә өйрәтү юк, мәдәни чараларда катнашырга да вакытлары калмый, әрсезлек, нәтиҗәгә ирешү артыннан куу, укучыларны байга-ярлыга бүлгәләү дисеңме, дөрес юлдан китмәдек. Хаталарны төзәтүгә дәррәү тотынсак иде, алга таба бу рәвешле яшәү һич мөмкин түгел.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк