Логотип
Хәбәрләр

Кариев театрының яңа директоры үз вазифаларына кереште

Бүген, 5 сентябрьдә, ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Шулай итеп,...

Бүген, 5 сентябрьдә, ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Шулай итеп, Кариев театрының яңа директоры итеп Гүзәл Рәмзил кызы Сәгыйтова билгеләнде.

Гүзәл Сәгыйтова моңарчы киң җәмәгатьчелеккә театр, әдәбият өлкәсендәге казанышлары аша таныш һәм фән эшлеклесе, журналист, “Калеб” яңа буын хәрәкәте җитәкчесе буларак билгеле иде. Соңгысына килгәндә, ул оештырган “Калеб” татар театрына да яңа юнәлеш күрсәтте дип әйтә алабыз. Яшь тамашачы тарафыннан күптән көтелгән үзгәреш җиле буларак та кабул ителде әлеге хәрәкәт. Мөгаен, Гүзәл Сәгыйтованың нәкъ менә мәдәнияткә, сәнгатькә заманча, креатив карашы, бу өлкәдәге кыю адымнары бүгенге билгеләнүгә җирлек тә булып торадыр.

Эльвира Камалова коллектив белән очрашуда Кариев исемендәге театрның киләчәктә заманча яшь тамашачы театрына әверелергә тиешлегенә дә басым ясады һәм бу уңайдан коллектив алдына зур бурычлар куйды.  “Президентыбызның театрның яңа бинасын ачканда коллективның иҗатына биргән зур бәясен  барыгыз да беләсез. Инде менә бүгенге көннән сездә яңа директор да. Гүзәл Рәмзил кызы яшьләр белән актив эш алып барып, танылып, инде сезнең коллективка шәхес булып килде. Эшчәнлек гөрләп торсын, тамашачылар сезгә тагын да якынрак булсын иде”, - дип ассызыклады Эльвира Рафаил кызы.

Бүгенге чарада шулай ук ТР Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтәев һәм Г.Камал театрының директоры  Илфир Илшат улы Якупов та катнаштылар. Фәрит Рәфкать улы, үз чиратында, “Театр җитәкчесе иҗат кешесе булырга тиеш. Директор белән режиссер тату яшәсәләр, бары театр турында гына уйласалар, театрның киләчәге бар һәм ул алга барачак”, - дип уңышлар теләде.

Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов яңа җитәкчегә: “Мин барыбызга да уңышлар телим. Гүзәл ханым безнең өчен күптән якын, театрыбыз да аңа чит түгел. Матур итеп, бер команда булып эшләргә язсын, Алла боерса! Төкле аягың белән, Гүзәл”, - диде.

Гүзәл Рәмзил кызы Сәгыйтова исә үзенә бик җаваплы вазыйфа ышанып тапшырылуын билгеләп үтте һәм күрсәтелгән ышанычны аклар өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышачагын белдерде. “Тапшыруларыбыз аша коллектив белән үзара тыгыз эшчәнлек барган иде. Хәзер сезнең белән тагын да якыннанрак танышырбыз. Без хәзер бер гаилә”, - диде ул.

ТР мәдәният министрының беренче урынбасары шулай ук Кариев театрында 2013 елдан директор булып эшләгән Мансур Зиннур улы Ярмиевка театр сәгатенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.

 

 

Чыганак: Г. Кариев исемендәге яшь тамашачы театры

Фотолар: Театрның шәхси архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк