Казан – сугышчыларны коткарган шәһәр. Сәнгать аша - Җиңүгә!
Сугышка кадәр һәм сугыш елларында Казан химфармзаводы Профсоюз урамындагы 19/15 һәм 21 йортларда, XIX гасыр уртасында нигез салынган Казан фармацевтикасының мәркәзе булган урыннарда урнашкан. Сугыш башланганда Казанда фармацевтика препаратлары һәм медицина материаллары: кетгут һәм химик-фармацевтика эшләнмәләре җитештергән ике предприятие эшләгән. 1941 елның 22 июненнән соң җитештерүне арттырырга һәм үзгәртергә туры килгән.
Сугышның икенче елы, мөгаен, ике завод өчен дә иң авыры булгандыр. Чимал зур өзеклекләр белән керә башлаган. Бигрәк тә электр энергиясе һәм ягулык белән тәэмин итү начар булган. РСФСР Наркомздравының 1942 елның 14 сентябрендәге 875 нче боерыгы нигезендә, завод җирле ягулык белән тәэмин итүгә күчерелгән. Сугыш елларында заводта 19 ир-ат һәм 199 хатын-кыз эшләгән: хезмәткәрләрне мобилизацияләү турында беренче боерыклар 1941 елның 24 июнендә үк килгән.
Бөек Ватан сугышы вакытында хирургия җөй материалы – кетгут җепләре илдә бердәнбер предприятиедә җитештерелгән. «Кетгут» сүзе инглиз теленнән «мөгезле эре терлекләр эчәгесе» дигәнне аңлата. Бу – хирургиядә үзеннән-үзе тарала торган тегү материалы, ул сыер яки сарык эчәклегенең лайлалы тышчасыннан алынган тоташтыргыч тукымадан эшләнә.
1941 елда заводта махсус химик цех оештырыла, ул яраланган сугышчыларны дәвалау һәм анестезияләү өчен кирәкле препаратлар чыгарган. Җитештерү киңәйтелгән, дезинфекция өчен препаратлар чыгару арткан.
Галимнәр Г. К.Камай, М. И.Беляева ярдәмендә кетгут заводы бик кыска вакыт эчендә хирургик тегү материалларының күп кенә төрләрен җитештерүне үзләштергән һәм алар белән госпитальләр һәм илнең барлык медицина учреждениеләрен тәэмин иткән.
Хатын-кызлар фидакарьләрчә, үзләре һәм фронтка киткән кешеләр өчен эшләгәннәр. Алар слесарь да, электромонтёр да, аппаратчик та, шофёр да, йөк ташучылар да булган.
Сугыш елларында яңа дарулар чыгаруны үзләштереп кенә калмыйча, мөмкин булганча җирле чималда эшләргә дә туры килә: технологияләр дә, материаллар эзләү дә, хәтта станоклар конструкциясе дә үзгәрә.
Комсомол-яшьләр бригадалары колхозларда һәм агач хәзерләү эшләрендә эшли, санитария эшен һәм һавага каршы оборонаны өйрәнә.
Завод хәрби эш режимына күчеп, З. Пеплованың бер бригадасы тәүлегенә 50 мең кетгут ампулын җитештерә башлый. Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен завод эшчеләренең зур төркемен 1946 елда «Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медальләре белән бүләкләгәннәр.
Татарстан Республикасы Милли музееның мәдәни-агарту бүлегенең фәнни хезмәткәре – Данис Рәмис улы Хисмәтуллин.
Фото Татарстан Республикасы Милли музее архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
Комментарий юк