Казан зоопаркыннан тавислар качкан
Зооботаника бакчасында әлеге мәгълүматны кире кактылар. Бүген иртән Казан зоопаркыннан тавислар качкан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды. Иртәнге биштә зоопарк х...
Зооботаника бакчасында әлеге мәгълүматны кире кактылар.
Бүген иртән Казан зоопаркыннан тавислар качкан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.
Иртәнге биштә зоопарк хезмәткәрләре качкан кошларны аулауда ярдәм сорап коткаручыларга мөрәҗәгать иткән.
Әмма зоопаркның матбугат хезмәтендә әлеге мәгълүматны кире кактылар.
«Кошлар зоопарк территориясе буйлап иркенләп йөри, кайчагында аннан читкә чыгып, тукталышка кадәр барып җитәләр. Безнең хезмәткәрләр аларны кабат зоопарк территориясенә куып кертә. Без махсус хезмәтләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәдек, бәлки зооботаника бакчасына килгән берәр кеше шалтыратып әйткәндер», - диде зоопаркның матбугат сәркатибе Илсөя Вәлиева.
Хәзерге вакытта зоопаркта 11гә якын тавис яши, диде ул.
Фото: Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк