Логотип
Хәбәрләр

Казанда 25-31 август XXXV Татар яшьләре көннәре узачак

35 нче Татар яшьләре көннәре Россиянең 27 төбәгеннән һәм Казахстан Республикасыннан 150 делегат җыячак.

Программада катнашучылар өчен кызыклы, эчтәлекле лекцияләр, татар теле һәм тарих дәресләре, кичке чаралар каралган. Моннан тыш, делегатлар вокал, бию, актерлык осталыгы, кул эшләре буенча белем ала алачак. Сәясәт, сәнгать, журналистика, дин, спорт һәм башка өлкәләрдәге танылган һәм абруйлы шәхесләр белән очрашулар программасы планлаштырылган. Очрашулар лекцияләр, мастер-класслар, панель дискуссияләр форматында узачак һәм катнашучыларга сораулар бирергә, үз идеяләре белән уртаклашырга һәм файдалы элемтәләр урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк. «Идел кызы», «Идел егете», «Танцпол йолдызы» һәм «Идел моңы» конкурслары үткәреләчәк.

Чараны оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021