Казанда табибларның уртача хезмәт хакы билгеле булды
(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Казанда табибларның уртача хезмәт хакы 38,7 мең сумга тигез, дип хәбәр итә HeadHunter сервисының матбугат хезмәте. 2018 ел башында Чаллыда медицина хезмәткәрләренең...
(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Казанда табибларның уртача хезмәт хакы 38,7 мең сумга тигез, дип хәбәр итә HeadHunter сервисының матбугат хезмәте.
2018 ел башында Чаллыда медицина хезмәткәрләренең уртача эш хакы – 31,8 мең, Әлмәттә – 36,5 мең, Түбән Камада 34,7 мең сум булган.
Татарстан башкаласында табибларның минималь хезмәт хакы 5,5 мең сум тәшкил итә. Иң зур хезмәт хакын (80-180 мең) психиатр-наркологлар ала.
Быел Казанда фельдшерларның максималь эш хакы 50 мең сум тәшкил иткән. Кандидаттан тиешле белгечлеккә ия икәнлеген раслаган сертификат һәм өч елдан да ким булмаган эш тәҗрибәсе таләп ителә.
Эшкә яңа гына урнашкан (бу очракта урта медицина белеме дә җитә) фельдшерларның хезмәт хакы 15-17 мең сумга тигез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк